|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2022 Шоу-бизнес
Лилия Муллагалиева 25 ел буе күңел түрендә йөрткән серен чиштеТатарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева күңел түрендә йөрткән серен чиште: җырчы 25 ел буе көткән хыялын тормышка ашырган. Сөенечле хәбәре белән ул үзе уртаклаша. «Ниһаять, мин бүген әле беркемгә дә әйтмәгән олы яңалыгым, күптәнге хыялымның тормышка ашуы белән бүлешәм. Мин моңа 25 ел килдем. Бары тере музыка коралларына кушылып җырлыйсы килү, инструменталь ансамбль төзү теләге белән яшәдем. Еллар арты еллар узды. Быел минем иҗатыма, олы сәхнә юлыма аяк басуыма 25 ел тулды. Безнең яраткан җырчыларыбыз: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Винера Ганиева, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Вәфирә Гыйззатуллина,Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, «Заман» төркеме һәм милләтебезнең башка асыл ташларының инструменталь ансамбльгә кушылып җырлауларын мәңге онытмыйм. Һәм аларның үрнәгендә, зур әзерлек һәм җаваплылык белән, үзем дә «Илһам» ансамбле төзергә булдым. Әлеге хыялымның тормышка ашуына сәбәпче булган, музыкантлар эзләүдә ярдәм иткән, гомумән күп кенә киңәшләрен бирүче хезмәттәшем, талантлы җырчы Рифат Хөснияровка рәхмәтлемен. Әлбәттә концертта сез шулай ук Рифатның да җырларын ишетерсез. Төрле телләрдә җырлаучы, Үзбәкстанда туган, Азнакайда үскән татар җырын яратучы егет ул», – дип уртаклашты Лилия Муллагалиева "Матбугат.ру" порталы белән.
«Илһам» вокал инструменталь ансамблен тәкъдир итү концерты 25 ноябрьдә Казанда узачак. Билетлар Кассир.ру сайтында һәм "Пирамида" концертлар залы кассасында.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Лилия Муллагалиева белән Рифат Хөснияровның өр-яңа җыры дөнья күрде. Ул "Югалма, табылма да" дип атала. Сүзләрен Гөлүсә Шаһбан, көен Лилия Муллагалиева иҗат иткән. Әлеге җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була.
Фото: https://vk.com/lmullagalieva 6+
Реклама. Лилия Муллагалиева.
--- |
Иң күп укылган
|