поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.11.2022 Җәмгыять

Рәхмәт сиңа, тормыш! (Булган хәл)

Без аның белән өч ел буе бер сыйныфта укыдык, бер парта артында утырдык. Мәктәптә генә түгел, дәресләрдән соң да көннәр буе бер дә аерылышмый идек. Малай-шалайларның сугыш-сугыш уеннарында алыштыргысыз юлдашыбыз һәм искиткеч тугрылыклы бик әйбәт иптәшебез иде ул. Аңа мин үземә ышанган кебек ышана идем. Аның белән бер генә мәртәбә бәхәсләшкәнемне дә хәтерләмим.

Мәктәпне тәмамлагач ул авылда калды, ә безне язмыш илебезнең төрле почмакларына таратты. Ул вакытларда хатлар язышу гадәте юк иде әле, чөнки без яшүсмерләр генә идек. Җиде еллык мәктәпне тә-мамлаганда безгә нибары 13 - 14 яшь кенә тулган иде бит. 
 
Дустым белән биш ел вакыт узганнан соң очраштык. Җәй¬нең бик матур бер көнендә, Пекарня елгасы буенда булды бу хәл. Ул чакта хәзерге кебек кочак¬лашып күрешү гадәте юк иде. Бик якын дуслар булгангамы, без шунда ук, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, хәл-әхвәл со¬рашырга тотындык. Ул кияүгә дә чыккан икән инде, әмма бер дә үзгәрмәгән кебек күренде миңа. Шундый ук көр күңелле, ачык йөзле - укыгандагы кебек үк. Аның шат күңелен тормыш мәшәкатьләре дә сүндерә алмаган. Дустымның инде баласы да бар икән. Сабые да үзе кебек үк зур күзле, чибәр бала. Без мәктәп елларын, дусларыбызны, шуклыкларыбызны ис¬кә төшереп, рәхәтләнеп көлеш¬тек.  Ул шатлыклы мизгелләрдә бу күрешүем соңгысы булыр дигән уй башыма да килмәде...
 
...Авылыма мин кабат бары тик 17 елдан соң гына кайта алдым. Кызганычка, ике елга гына. 17 ел эчендә авылда бик күп үзгәрешләр булган, билгеле. Дус-танышларымның кайсысы күчеп киткән, минем кебек кире кайтучылар бик аз - юк диярлек. Минем якын дустым, сабакташ кызым да авылда юк иде. Ул авылда гына түгел, бөтенләй дөньяда да юк иде инде. Чәчәк кебек яшь гомере кинәт кенә фаҗигале рәвештә өзелеп, өч баласын ятим калдырып, вафат булган диделәр... Балалары гына түгел, утырткан каеннары да аны юксына иде кебек.
 
Миңа да авылдан 11 яшем¬дә чыгып китеп, туган авы¬лыма 22 елдан соң гына әй¬ләнеп кайтырга язган булган. Шулай, 1972 елның августында, бер уйламаган җирдән, Челно-Вер¬шины районы, Совет Иглае авы-лының тугызъеллык мәктәбе директоры булып куйдым. Беренче эш көнемдә үк мәктәп укучылары белән кызыклы да, бераз моңсу да очрашу-танышу булды. Чөн¬ки минем йөрәгем, бу балалар арасында синең дустыңның балалары да бардыр дип, дулкынланып типте. Мин аларның фамилияләрен белештем. Дә¬рес¬ләр башлану белән мин таныш булмаган сыйныфка юнәл¬дем. Егермедән артык пар күз мине басып каршы алдылар. Мин сүзсез генә парта артында басып торган балаларны карап үтәм. Кинәт, таныш күзләр миңа күтерелеп карадылар... Шул ук сызылып киткән кара кашлар һәм кызыксынучан караш. Икенче дәресем башка сыйныфта иде. Дустымның баласы белән очрашудан соңгы дулкынланудан каләмемне таба алмыйча азапландым. Шунда ук берничә бала миңа карандашлар һәм каләмнәр тәкъдим итә башладылар. Рәхмәт әйтеп алдым да кемгә кайтарып бирергә дип күтәрелеп карасам... Йә, Аллам! Бераз кыенсынып басып торган кыз бала минем сый¬ныф¬ташымның, дустымның кы¬зы икәнлеген аңлап алдым. Кыска гына вакыт эчендә ике дулкынландыргыч очрашу. Мин якын дустымның балаларын күреп, бер яктан, шатлансам, икенче яктан, аны мәңгелеккә югалту хисе йөрәгемне телгәләде. 
 
Бу көнне эш сәгатем соң гына тәмамланды. Аның нәтиҗәләренә канәгатьләнеп, мине тагын нинди яңалыклар көтә икән дип уйлый-уйлый, әти-әнием янына кайтам, ә таң атуга мин инде мәктәптә. Бала-чага мине, яңа директорны, көтеп тора сыман. Тирә-якка балаларның шат көлүе, шау-гөр килеп йөгерешүе ишетелә. Ә ачык ишек янында бер ир бала басып тора. 
 
- Исәнмесез, - диде ул кыюсыз гына.
- Исәнмесез, - дим. Балалар һәм укытучылар коллективы миңа әле бик үк таныш түгел. Бу сабый минем җан дустымның өченче сабые булып чыкты һәм ул миңа хәерле иртә теләде. 
- Бик зур рәхмәт сиңа, улым!
Укытучылар бүлмәсенә ашы¬гам. Әлегә беркем дә юк әле, Аллага шөкер! Уйларыма чумып бераз утырганнан соң, бүлмәгә физика укытучысы килеп керде: 
- Исәнмесез, - диде бугай.
- Рәхмәт, - дидем аңа, уйламыйча гына. Соңрак аңлап, гафу үтендем. Мөһим түгел... Башымда бер генә уй: «Аллаһының рәхмәте яусын сиңа, Тормыш! Буыннардан-буыннарга күчеп килгән үлемсезлек өчен рәхмәт»...
 
Әйе, югалтулар һич көт¬мәгәндә килеп чыга шул. Якыннарыбызны, туганнарыбызны, яшьли сөйгән ярларны югалтабыз. Андый чакларда йөрәк хуҗасына буйсынмый, әрнүгә түзә алмыйча, сыкрануларын скрипка кылларыдай дөньяга, табигатькә шигырь юллары аша тарата:
Кояштан да алда 
                   болыннарга чыгам,
Анда эзлим синең эзләрне.
Эзең генә түгел, үзең дә юк,
                                        иркәм,
Ник соң үпкәләдең син бу
                                    дөньяга?
Ә балаларының юксынуы го¬мерлеккә кала. «Ата - ата каз икән, әнкә - ана каз икән... Әнкә каз үлеп, ата каз гына калса, бәбкәләрен талый икән”...  
 
Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ.
Челно-Вершины авылы.
 
Быелгы көз
 
Быелгы көз бигрәк моңсу,
Күкләр елый да елый...
Бүген бар да, кул күтәреп,
Аллаһтан ярдәм сорый.
 
Тынычлык бетте дөньяда,
Дошманнар корал ташый.
Берәүләр - китә сугышка,
Берәүләр - Илен ташлый!
 
Билгесезлек хөкем сөрә,
Кем алдана, кем алдый.
Авыр йөк төялгән тормыш
Арбасы гына калмый.
 
Хәбәрен дә аерып булмый,
Кайсы - чын, кайсы - ялган.
Тик аңлыйбыз - Илебезгә
Бик авыр сынау язган.
 
Бигрәк шомлы ел булды бу,
Бардырмы киләчәге?
Инде Раббым язмасын ла
Башларга күрәчәген!
 
Әле тыныч яши идек,
Елмаеп, көлеп кенә,
Булганына шөкер итеп,
Хәлләрне белеп кенә.
 
Сары көзнең сарылыгы
Сарылмасын җаннарга,
Сау-сәламәт төнгә керик,
Исән торыйк таңнарда.
 
Ачы кайгы, хәсрәт җиле
Капкаларны какмасын,
Илнең батыр егетләрен
Раббым үзе сакласын!
 
Быелгы көз никтер моңсу,
Кәефсез генә елый.
Сугышлар тукталсын диеп,
Барыбыз да өмет итеп,
Аллаһтан ярдәм сорый!
Рушания ӘХМӘДУЛЛИНА.
* * *
Кирәкми безгә сугыш
 
Урманнарга барсам - исем
                                           китә
Чәчәкләрнең хуш исенә.
Күзем карап туймас, ахыры,
                                       бер дә
Болыннарда пешкән җиләккә.
 
Кояш нурларында чык
                                  җемелди,
Брильянт кебек төшә
                                    тәгәрәп.
Чүт-чүт итеп сандугачлар 
                                     сайрый,
Туган көнне шулай сәламләп.
 
Ә дөньяда тагын сугыш
                                       бара...
Кирәкми ул сугыш беркемгә!
Шартлаулардан сабый
                          сискәнеп уяна,
Тәмле төштән шартлау 
                                          аера.
 
Ул кычкыра: «Туктатыгыз,
                                      зинһар, 
Кирәкмәгән канлы сугышны!
Уйнап-көлеп яшиселәрем бар,
Теләмим мин ятим 
                               язмышны».
 
Алда булган сугышлар да
                                    җиткән,
Карт-корылар, гарип-
                                    гораба...
Әтием дә ятим үскән булган,
Инде оныгы да ятим 
                                каламы?
 
Үткән сугышлар да 
                              йөрәкләрдә
Яра булып саркый, тынмаган, 
Яшисебез килә тынычлыкта
                                           диеп,
Елый бүген тагын балалар...
Җария ЯҺУДИНА.
Яңа Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
 
 

Әсхәт ГАЙНЕТДИНОВ
Бердәмлек
№ --- | 04.11.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»