поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.11.2022 Хәвеф-хәтәр

Азнакай тәрбиячесе ярамны кузгалтты. «Кыйналасы көнне кызымның йокысы килмәгән…»

Азнакай шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияченең кечкенә сабыйларны кыйнавы моннан 15 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерде. Теге социаль челтәрләрдә йөрүче тынгы бирми торган видеоны ахырына кадәр карап та бетерә алмыйм. Йөрәк әрни. Шул кечкенә бер гөнаһсыз сабыйларны җилтерәткәнен күреп, ирексездән күзләр яшьләнә. Үземнең хис-кичерешләрем кабат яңарды.

Ул вакытта олы кызыма 3 яшь тулып киткән иде. Икенчесен алып кайткач, без аны бакчага йөртә башладык. Бик ияләнәсе килмәде. Елап та кала иде. Өйдә сеңлекәше булгач, әнисенең беркая да китмәвен аңлагач, шулай эшләгәндер инде. Әмма соңрак еламый башлады. Бер тәрбияче булганда төркемгә бик  теләп кереп китә, икенчесе булганда елый иде. Яшь, тәҗрибәсез булуым сәбәпледер  инде. Юкса, әллә сине сүгәләрме, дип сорашасы гына бит. Башыма да китермәдем. Кешеләр бит әле сабыйларын көн буена  калдырып эшкә китә. Ә минекен иртәрәк тә алам әле.
 
Кыйналасы көнне кызымның йокысы килмәгән.  Ул күзләрен ачып ятканга, тәрбиячесенең ачуы чыккан, башта баланы караңгы бүлмәгә бикләп куйган, соңрак йокы бүлмәсенә кертеп ташлаган. Сабый аякларына киеп качмакчы да булган. Шуны күреп, аяк киемнәрен карават астына очырган. Моны кызым хәзер сөйли. Ә мин баламның кыйналып, тырналып кайтканын соң белдем.
 
Мин тәрбиячеләрне алдан ук кисәтә идем. Әгәр мине сагынып еласа, шалтыратыгыз, килеп алам, ди торган идем. Ул көнне дә булды ул шалтырату. Тәрбияче, кызыгыз елый, килеп алыгыз, диде. Мин шундук бакчага йөгердем. Берәү дә берни сиздермәде. Өйгә кайткач, кызымның күт битенә күзем төште. Ул биш бармак белән тырналып, канаган иде. Нишләргә? Тизрәк тәрбиячегә шалтыраттым. Алмый трубкасын. Нянечкасы алды да, әйе, бүген кызыгызны Фәлән Фәләновна кыйнады, дип җавап бирде. Мөдир дә трубкасын алды. «50 яшьлек башым белән гафу үтенәм, эшне зурга җибәрмәгез», – диде ул. Телефон куйгач, эчемдәге җенем уянды. Бирәм мин сезгә кирәгегезне! «Ашыгыч ярдәм» һәм полиция хезмәткәрләрен чакырттым. Ничек башым эшләгәндер, әйтү кыен. Ана инстинкты шулай эшләргә кушкандыр, мөгаен. Алар килгәндә, караңгы төшкән иде инде. Яраларны табиблар карап, белешмә бирде, хокук сакчылары гариза яздырып алды.
 
Иртәгесен без кызым белән бакчага килергә тиеш идек. Сабыемны алдалап алып бардым. Таң белән тәрбияче эштән куылган иде инде. Әмма мин моңа гына риза була алмадым. Полиция бүлегендә «телсез» тәрбияченең теле ачылды. Гафу үтенергә булды ул. Мин исә, кызым гафу итә алса, кичерербез, дидем. Берничә көннән бер сәүдә үзәгендә йомшак уенчык тотып сабыемны рәнҗетүче басып тора иде. Алар кызым белән нидер сөйләштеләр. Кайту юлында бүләк итеп бирелгән йомшак чучка баласы чүп савытына очты. Сабый бу хәлне тиз онытты. Әмма аны яңадан бакчага ияләндерү өчен психолог юлын таптарга туры килде. Шөкер, аннан соң икенче кызым да шул бакчага рәхәтләнеп йөрде. Бала кыйнаучы башка тәрбиячеләр хакында ишетмәдек.
 
Мин кызымны рәнҗеткән ханымга, башта үзегез бала табып карагыз да, аннан аны башка бер кешегә кыйнатып торырсыз, дигәнемне хәтерлим. Ул кеше җәзасын алган кебек инде. Үзенең баласын сөя алмаган, диләр. Балалар бакчасыннан киткәч, кибетче булып эшләвен белдем. Бераздан безнең йорт янындагы кибеткә эшкә урнашты ул. Карашлар тагын очрашты. Ул исендә тотадырмы-юкмы, ә мин оныта алмадым. Азнакай тәрбиячесе үз кыланмышы белән тагын бөтен дөньямны айкады.
Фото: пиксабай
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.11.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»