поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2022 Фаҗига

Өч бала әнисез калды: сатучыны үтереп чыкканнар

Күп кенә авылдашлары өчен Ольга якты һәм игелекле кеше булып мәңгегә хәтерләрендә калачак. "Мин Оля белән аның үлеменә ике сәгать кала сөйләштем. Ул сатып алучылар күп булуы, утырып ял итәргә бер генә минут та булмавыннан зарланды..."

Юлия Денисова күз яшьләрен тыя алмый. Бурятиянең Иске Онхой авылында килеп чыккан фаҗига аның гаиләсен генә түгел, башка авылдашларын да тетрәндергән. Ул көнне, 31 октябрьдә, Ольга Сергейчева сменага чыккан – ул авылларындагы азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләгән. Гәүдәсен дә прилавка артында тапканнар... Ольганың тәнендә пычак белән кадалган яралар күп булган.
 
– Бөтен җирле халык Оляны белә иде һәм нәкъ менә аның сменасына килергә яраттылар. Ул анда күптәннән эшләгән, – дип сөйли аның туганы Юлия Денисова. Мин соңгы сөйләшүебездә нәрсәдер сизенгән идем булса кирәк... Олядан кинәт кенә: «Бу кибеттә эшләргә ничек куркыныч түгел сиңа? Өйдән дә ерак бит", – дидем. Кибет авыл читендә урнашкан. Икенчедән, анда бик үзенчәлекле контингент кергәли. Ә аларның видеокүзәтү камерасы эшләми иде, каравыл төймәләре дә юк. Ә Оля: «Кемнән куркырга? Бу бит авыл, монда бит барысы да үзебезнеке! Мин килүченең кем икәнлеген һәм ни өчен килгәнен беләм", – диде. Ә берничә сәгатьтән соң миңа апамның үлүе турында хәбәр иттеләр...
 
Аны кем үтергән? Ни өчен? Әлегә мәгълүмат юк. Килеп чыккан хәл турында рәсми рәвештә тикшерү органнары аңлатма бирми. Авылда исә һөҗүмне сатып алучыларның берсе эшләгән дигән сүзләр йөри. Янәсе, аракы эчәргә акча җитмәгән, ә Ольга бурычка бирүдән баш тарткан. Шуннан соң ул пычак чыгарган... Тик әлегә бу имеш-мимешләр генә. Шунысы билгеле: Ольга «112» гә шалтыратып, булган хәл турында хәбәр итәргә өлгергән, шуннан соң аңын югалткан. Ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.
 
Ольга Сергейчеваның өч баласы калган – ике кызы һәм улы. Аларның берсенә дә 18 яшь юк әле, иң кечесенә бары биш кенә яшь. Әниләре аларны үзе генә тәрбияләгән. 
 
–  Абый гәүдәсен күрде. Кулы, аягы, күкрәгендә һәм аркасында  яралар бар ди. Күрәсең, каршы торырга яки качарга тырышкандыр. Коточкыч! – ди Юлия. – Оля бит кече кызын да еш кына үзе белән эшкә ала иде. Ә хәзер каникуллар һәм ул аны өлкән балалары белән калдырган. Әгәр боларның барысы да бала күз алдында булган булса!
Хәзер һәлак булучының туганнары опекунлык мәсьәләсен хәл итәчәк. Алар Ольганың балаларын тәрбияләүне үз өсләренә алырга әзер. Шулай ук балаларның әтисе, Ольганың элеккеге ире булуы билгеле. 
 
(“Комсомольская правда”дан)
Фото: пиксабай
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»