|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2022 Шоу-бизнес
“Кирәкме икән?”: Гөлназ Сәфәрова кибет ачаТележурналист, алып баручы Гөлназ Сәфәрова яңалыгы белән уртаклаша. Шушы көннәрдә генә Дубайдан кайтып төшкән Гөлназ үз кибетен ачып җибәргән. Заманалар авыр булса да, тырышырга булдым, ди ул. — Дубайда булып кайттык. Анда ял итәргә дип кенә түгел, беренче чиратта эш буенча бардык. 1 ноябрьдә үз кибетемне ачам. Бу өй һәм йокы өчен киемнәр кибете булачак. “Кирәкме икән?” — дип бераз борчылам да. Заманалар авыр булса да, тырышып карарга уйладым. Мин — өй кешесе, җайлылык, уңайлылык яратам. Шуңа бу эшкә тартылдым. Кибет “Safar home” дип аталачак. Анда Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай — өч илдән алып кайтылган киемнәр булачак. Алга таба үзебездә тектерергә дә исәп бар. Спортка кайттым. Физик көч белән стресс та юкка чыга.
--- |
Иң күп укылган
|