|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Иркә мобилизацияләнгән ире турында: «Син елап утырсаң, миңа да авыр булачак, диде» (ВИДЕО)Өлешчә мобилизацияләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур да булуы хакында хәбәр иткән идек. Аңа сентябрьдә повестка килә. Диңгез пехотасында хезмәт иткән Артур ике уйлап тормый: шунда ук военкоматка килә. ТНВ хәбәрчесе Иркә белән аралашкан. Җырчы ире белән горурлануы хакында әйткән.
«Мин иремнең чын, нык ир-ат булуына инандым. Горурланам моның белән. Безнең шулай ук ике вариант бар: моңсуланып елап утырырга, яисә позитивта булырга. Ирем әйткәнчә, син елап утырасың икән, миңа да авыр булачак. Балаларга да дөрес итеп аңлатырга тырыштык бу әйберне. Күп ир-атлар киттеләр, ә әтиегез өйдә утырып тора алмый. Безнең илне сакларга кирәк. Ул, әлбәттә, кайтачак, җиңү белән кайтачак. Ул кайткач зур бәйрәм оештырабыз», – дигән җырчы.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|