|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2022 Медицина
Табиблар ирнең аягын саклап калганБашкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләренә үзенчәлекле хәл турында язма урнаштырган. Аның әйтүенчә, агымдагы елның июлендә Ашыгыч медицина ярдәме клиник дәваханәсе нигезендә аяклар ишемиясе клиник үзәге эшли башлаган. Монда табиблар пациентларның чирләрен ачыклый, консультацияләр үткәрә. Яңарак 46 яшьлек пациент, каты чирләп, Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр дәваханәсенә эләккән. Аның сул аягында үтә дә хәвефле ишемия ачыкланган. Дәвалый башлаганнар, әмма алга китеш күзәтелмәгән. Аякны кисү мәсьәләсе килеп туган.
“Яңа ачылган үзәк белән фикер алышкач, 30 октябрьдә пациентны тиз арада Уфадагы Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә алып киләләр. Тирәнтен тикшерү үктәргәч, аякта кан әйләнеше бөтенләй юк икәнлеге ачыклана. Пациентны шунда ук операция бүлмәсенә алып китәләр. Анда хирурглар бик катлаулы операция ясый. Ул берничә сәгать бара. Нәтиҗәдә пациентның аягын саклап калуга ирешәләр”, – дип язган министр.
Фото: Айрат Рәхмәтуллинның телеграм-каналы
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|