поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2022 Язмыш

«Син миңа өйләнәчәксең! Башка чараң юк!»

Юлдашларым еш кына бәхетсезлек бәласен хәмер колы булудан, эчкечелектән дип саный. Бик күпләре, өметсезлек-чарасызлыктан, багучыларга юл тота. Ә андыйлар хәзер буа буарлык.

Үзен Эльвира дип таныштырган юлдашым да, букчасыннан фотоларын чыгарып:
 
— Күрәзәчедән кайтып киләм! - дип сүз башлады. - Энем Зиннур язмышын бәлаләрдән саклау өчен бардым. Сөлек кебек энемне хатын-кызлар бүлешә башлады. Армиягә киткәнче, Зиннур Алияне яратты. Алия генә, сөйгәне хәрби хезмәткә киткәч, егетләрне перчатка урынына алмаштырып «уйнады». Бер ел эчендә кияүгә дә «чыгып керде». Энем гомерлеккә китмәгән, кайтты да, күрше авылның иң чибәр кызы белән очраша башлады. Менә шулвакыт Алия Зиннурны исенә төшергән дә инде. Туктаусыз шалтырату, очрашу эзләп эзәрлекләү башланды. «Бер генә тапкыр күземә карап яратмыйм дип әйт тә, башка борчымам», - дигән СМСны мин дә укыдым. «Бар, аңлашып кайт», - дип, энемне әнә шул «елан» янына үзем җибәрдем. Шуңа күрә, гаебемне төзәтү өчен, энемә хәлемнән килгәнчә ярдәм итәсем килә. Ул шул төндә кайтмады. Икенче көнне сораша башлагач: «Капка төбендә басып сыра эчтек тә, мин хушлашып китеп бардым. Таң атканда гына авыл башында уянып киттем. Анда ничек барганымны, ни эшләгәнемне бөтенләй хәтерләмим», - диде. Ике атнадан безнең өйгә Алия үзе килде. Йөклелеккә тест һәм медицина белешмәсе күтәреп килгән «кәләш» энемә «тәкъдим» ясады.
 
Әти-әни алдында: «Син миңа өйләнәчәксең! Башка чараң юк!» - дип шәрран ярды.
Без телсез калдык. Энем, ярымпышылдап: «Ярар», - дип кенә әйтә алды. Туй мәшәкатьләрен кызның әти-әнисе үз өсләренә алдылар. Энем исә, өйләнгәч, хатынына якын да килмәде. Бала тугач та йөрәге йомшармады аның. Үзенеке түгеллеген белеп тора бит инде. Кара бөдрә чәчле, шомырт күзлеләр безнең җиде буын нәселдә дә юк. Энем баланың атасы шулдыр, дип шикләнеп йөргән Рөстәмнең фотосурәтләрен алып багучыга бардым менә. Энем аерылышырга карар кылды. Алия Зиннурны алимент түләтү өчен судка биргән икән. «Бала минеке түгел», - дигәч, ДНК анализы тапшырдылар. Анализ нәтиҗәләре энемнең сүзләренең дөреслеген раслады. Алия тагын судка биреп, безне: «Табибларны сатып алгансыз!» - дип гаепләде.
 
Энем өйләнде инде. Күрәзәче дә: «Зиннур акланачак. Бу бала аныкы түгел», - диде, аңлатыгыз әле, зинһар, бу Алиягә ни җитми: ни өчен ул Зиннур тормышын болгата икән?!
Бу сорау Эльвираның йөрәк әрнүе булып яңгырады.
 
Эльвира
Казан
Фото: https://unsplash.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.11.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»