|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2011 Дин
Мәүлид аенда татар җырчылары дини концертта катнашачакМәүлид аенда дини җырлар кичәсе уздыру матур гадәткә керде. Аны менә инде дүртенче ел рәттән “Аксу” студиясе оештыра. Быел “Мәүлид кичәсе” 18 февраль көнне Татар дәүләт филармониясе бинасында узачак. Концерта катнашалар: “Сорнай”, “Райян”, “Мәрҗәни” төркемнәре, Зөһрә Сәхәбиева, Газинур Таҗиәхмәтов, Эльвира Галимәрдәнова, Алинә Корбангалиева һ.б. Моңарчы “Мәүлид кичәсе” инде Азнакай, Пермь, Екатеринбург якларында булган. “Сер түгел, кайбер концертларга билетларны оешмалар аша саталар. Шунысы куандыра: бу чарага билетлар бары тик касса аша гына тарала. Дини җырлар, мөнәҗәтләр, вәгазьләр белән кызыксынучылар бик күп”, - ди концертны оештыручылар. “Мәүлид кичәсе”нә рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|