|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2022 Җәмгыять
Наил Дунаев Курган зиратында җирләнәКамал театры фойесында легендар щепкинчы артистларның берсе Наил Дунаевны соңгы юлга озату мәрасиме бара. «Аның сәхнәдәге йолдызы сүнсә дә, ул халык күңелендә озак яшәячәк», – диде ТР Дүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов. Ул тамашачыга күренекле артистның иҗатын җиткерү юнәлешендә телевидение белән эшләячәген әйтте. Хушлашу сүзләрен театрның ветераннары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Əзһәр Шакиров һәм Наилә Гәрәева әйтте, дип яза Татар-информ.
«Без бик гомерле халык булып чыктык. Бүген иң нык сәламәт курсташыбызны озатабыз. Димәк, имәннәргә дә чират җитте. Бәхил бул, Коля», – диде Равил Шәрәфиев.
Наил (Николай) Дунаев Курган зиратында җирләнә.
--- |
Иң күп укылган
|