|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2022 Шоу-бизнес
Азат Фазлыев: "Мин өйдән чыгып китеп, Алсу ике бала белән берүзе яшәде"Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаилә серләре белән уртаклашуын дәвам итә. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрләрендә яза. "15 ел бергә яшәү дәверендә бик күп серләребез җыелды, без аны беркайчан да тамашачыга чыгып сөйләмәдек.
Өйләнгәнче бурычка алган 10.000 сумны Алсу миңа кайтардымы-юкмы... Булды бит безнең төрле вакытлар. Мин өйдән чыгып китеп, Алсуның ике бала белән берүзе яшәгән чаклары... Мин башка кеше белән диңгезгә китеп, сагынуга түзә алмаган чакларым... Булды Алсуның... минем аркада больницада йөргәне…
"Миңа кыз алып кайтсаң, бер бүләгем булачак", - дидем. Нинди бүләк ул? Алып бирә алдыммы мин аны?!. Сөйлисе сүзләр күп җыелды!
Вакыт үтте, бар да үзгәрде һәм без, уртак фикергә килеп, Алсу белән килешеп, моның барысын да сезгә сөйләргә булдык. Концерт тамашабызда сез бу серләрне беренчеләрдән булып ишетәчәксез", - дип уртаклаша Азат Фазлыев.
--- |
Иң күп укылган
|