|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2011 Мәдәният
Чаллы театрында «Сигезле биюе»н өйрәнәләрКызыклы һәм бик тә үзенчәлекле спектакль куеп яталар Чаллы театрында. Хикмәт шунда ки, «Сигезле биюе» дип аталган моңсу комедиядә сигез актриса уйный, ә ир-атлар өчен рольләр бөтенләй юк. Премьера 8 март бәйрәме алдыннан булыр дип көтелә. Театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов бу эшкә тотынуын болай дип аңлатты:
– Барлык театрлар өчен дә таныш проблема инде ул: артисткаларга эш табуы авыр, драматурглар нигездә ирләр катнашкан пьесалар язарга ярата. Аллага шөкер, хәзер безнең үз драматургыбыз бар, Равил Сабыр бу мәсьәләне чишеп бирде – кызларыбыз өчен менә дигән пьеса язды.
– Башта, Фаил абый «хатын-кызлар күбрәк катнашкан пьеса кирәк» дигәч, миңа бу идея бик үк ошап бетмәде. Соңрак, ничектер очраклы рәвештә генә Теннесси Уильямсның дүрт актриса өчен язылган бер пьесасы кулга эләкте. Исемен тәрҗемә итү шактый авыр, инглизчә «A Lovely Sunday for Creve Coeur» дип атала. Шуны укыгач, моны татар сәхнәсенә яраклаштырырга була бит, дип уйладым. Тора-бара сюжет сызыгы да борылып әллә кайларга кереп китте, яңа персонажлар да килеп керде, җыеп әйткәндә, тәкълид формасындагы бер яңа әсәр туды, – дип уртаклашты пьесаның авторы.
Төп героиня Ләйлә дус кызы Сәйдә белән бергә шәһәр читендәге бер очсызлы фатирда торалар. Ләйлә Робертны сөя, Сәйдәнең исә аны игезәк сыңары Сәеткә кияүгә бирәсе килә. Алар янына өске катта яшәүче Нурлыбәян әби төшеп йөри. Әбекәй инде бик карт, ни сөйләгәнен үзе дә аңламый, ахры. Якшәмбе иртәсендә болар янына Ләйлә белән бергә колледжта укытучы Эля һәм аның дус кызы Гуля киләләр. Ул да булмый, квартира хуҗасы Зөһрә иң кирәкмәгән вакытта хәл белергә дип килеп керә, аның артыннан Ләйләнең әнисе Люция килә, Мәрьямгә дә нидер кирәк...
«Сигезле биюе» – эчтәлеген сөйләп булмый торган, сюжетсыз диярлек, тик шул ук вакытта беренче минутлардан ук үзенә тамашачы игътибарын җәлеп итеп, финалга кадәр бер тында көлә-көлә дә, бераз елап та карый торган спектакль булырга ошаган. Бирсен Ходай! Әйткәнебезчә, пьеса авторы – Равил Сабыр, режиссер – Фаил Ибраһимов, композитор – Юрий Чаплин, рәссам – Булат Ибраһимов, Ләйлә ролендә – Татарстанның атказанган артисткасы Энҗе Шиһапова.
Сулдан уңга: Нурлыбәян – Гөлфия Фәйзерахманова, Сәйдә – Нурия Сәләхова.
Сулдан уңга: Ләйлә – Энҗе Шиһапова, режиссер – Фаил Ибраһимов.
Өстәге фотода сулдан уңга: Эля – Миләүшә Имамова, Ләйлә – Энҗе Шиһапова, Гуля – Чулпан Казанлы.
«СИГЕЗЛЕ БИЮЕ»
(моңсу комедиядән өзек)
ЗӨҺРӘ. Менә нәрсә, Ләйлә! Син бүген минем күңелемне кайтардың бик нык. Моңа кадәр синең кебек квартирантка тапканыма сөенеп йөри идем, ләкин бүген...
ЛӘЙЛӘ. Чыннан да, ис китәрлек берни дә булмады, Зөһрә ханым.
ЗӨҺРӘ. Ничек булмасын инде?! Бөтен дөньяга су тулган, кухняда янгын чыга язган, өй тулы халык, өстәлеп торалар әле тагын җитмәсә!
ЭЛЯ. Монда Ләйләнең бер гаебе дә юк. Тик шулай да сез хаклы, Зөһрә ханым. Теге бүлмәгә кереп киткән ике исәр эһ тә итмичә квартирагызның көлен күккә очырырга мөмкин.
ГУЛЯ. Как два пальца об асфальт! Эта сумашедшая бабка точно что-нибудь устроит.
ЛӘЙЛӘ. Кызлар! Сез ни сөйлисез? Зөһрә ханым...
ЛЮЦИЯ. Ник шуңа ялынып торасың, кызым?! Үз өең бар бит синең! Әйдә, тиз генә җыен да, кайттык та киттек. Мин сине алырга дип килдем.
ЛӘЙЛӘ. Зинһар өчен, туктагыз! Бөтенегез белән дә берьюлы сөйләшергә хәлем дә юк, әллә нишләп башым да эшләми бүген.
ГУЛЯ. Еще бы, три таблетки разом жахнула!
ЛӘЙЛӘ. Зөһрә ханым, чынлыкта бу фатирда кунакларның бөтенләй булганы юк, без монда Сәйдә белән һәрвакыт икебез генә. Нурлыбәян әбинең кызы үлеп китте, берүзе генә калды. Ул үзенә чәй дә ясап эчә алмый, шуңа без аңа кайвакыт төшкәләп йөрергә рөхсәт итәбез. Ул болай тыныч, зарарсыз карчык үзе. Әни дә, Мәрьям апа да, Эля белән Гуля да – барысы да бу фатирга бүген беренче мәртәбә килделәр. Һәм дөресен әйткәндә, (Зөһрәдән кала башкаларга) гафу итегез инде, (Зөһрәгә) мин аларның берсен дә чакырмаган да, көтмәгән дә идем. Шулай килеп чыкты. Кичерегез инде, зинһар, Зөһрә ханым?! Мин сезгә сүз бирәм, мондый хәл башка беркайчан да кабатланмас!
СӘЙДӘ (йокы бүлмәсеннән чыгып). Бала-чага кебек инде бу карт кешеләр, яту белән йоклап та китте Нурлыбәян әби.
ЗӨҺРӘ. Белмим инде, бер дә белмим. Ә Сәет?
СӘЙДӘ. Сәет?
ЛӘЙЛӘ. Ә нәрсә Сәет?
ЗӨҺРӘ. Сәет еш киләме бирегә?
ЛӘЙЛӘ. Аның монда бөтенләй килгәне юк.
СӘЙДӘ. Бер мәртәбә дә!
ЛӘЙЛӘ. Без бары тик якшәмбе көнне Сагыш күле буенда гына очрашабыз.
ЛЮЦИЯ. Аһ, сез, димәк, очрашасыз?
ЛӘЙЛӘ. Юк, әни, син уйлаган мәгънәдә түгел, без бары тик дусларча гына.
ЛЮЦИЯ. Ышанмыйм мин ир-атның дус була алуына. Кабахәтләр алар, печәр идем җыеп барысын да, көчемнән килсә, билләһи!
СӘЙДӘ. Чәй әзер, әйдәгез, бераз чәйләп алыйк. Тамакларыгыз да ачыккандыр инде, кыздырылган тавык белән сыйланырбыз.
ЛЮЦИЯ. Мин монда тавык ашарга килмәдем. Ләйлә, әйдә җыен, өйгә кайтабыз.
ЛӘЙЛӘ. Юк, әни, мин өйгә кайтмыйм.
ЛЮЦИЯ. Ничек инде кайтмыйсың?
ЛӘЙЛӘ. Без синең белән бу турыда күп мәртәбә сөйләштек инде.
ЛЮЦИЯ. Әйдә, тагын бер сөйләшик.
ЛӘЙЛӘ. Ни мәгънә соң тагын бер сөйләшеп? Барыбер ул сөйләшү чираттагы ачуланышу, җәнҗал, үпкәләш белән генә бетә.
ЛЮЦИЯ. Ә син мине үпкәләтмә! Мин бит сиңа явызлык теләмим. Мин синнән күбрәк яшәгән, күбрәк күргән, күбрәк кичергән, синең минем хаталарымны кабатлавыңны гына теләмим.
ЛӘЙЛӘ. Ә минем үз тормышымны үзем теләгәнчә корасым килә! Үзем теләгәнчә, аңлыйсыңмы син, юкмы?! Бәлки хаталарым да булыр, ләкин алар минем хаталарым булачак. Миңа тулы тормыш кирәк, әни! Тулы гаилә, бәхетле гаилә корасым килә минем.
ЛЮЦИЯ. Синең гаиләң – ми-и-ин! Кызым, аңла инде, бәгырькәем, кирәк түгел сиңа бернинди ир дә! Ул сиңа хәсрәттән башка бүтән берни дә китермәс. Ник белә торып башыңны михнәт базына тыгасың икән?
ГУЛЯ. Какие-то взгляды у вас странные, мужененавистнические!
МӘРЬЯМ. Люция ханым, сез дөрес әйтмисез. Ләйләнең үз тормышын үзе теләгәнчә корырга хакы бар.
ЭЛЯ. Монысы бердән. Ә икенчедән, табигать шулай корылган бит, кешеләр дә, башка хайваннар да ике җенесле – ирләр һәм хатыннар. Алар парлашканда гына тормыш дәвам итәргә мөмкин. Ләйләне ир-атсыз гына алып кайтмагансыздыр бит инде? Бардыр бит аның әтисе.
ЛЮЦИЯ. Юк аның бернинди әтисе дә!
ГУЛЯ. Ну, конечно!
ЛЮЦИЯ. Әнә беркөнне телевизордан күрсәтеп яталар иде әле. Галимнәр ике ана тычканның күзәнәкләрен кушып бала тычканнар ясаган булганнар. Табигый юл белән, атадан туган тычканнарга караганда болары сәламәтрәк тә булган, озаграк та яшәгәннәр.
ГУЛЯ. Вы что, собираетесь дочку клонировать?
ЛЮЦИЯ. Не собираюсь! Бәбәй ясарга гына бер кичкә ир-атны теләсә каян табып була ул. Бер күз кыссаң, көтүләре белән килеп җитәләр. Шуннан соң бүтән кирәкләре юк инде аларның.
ЛӘЙЛӘ. Әни! Ну, нәрсә сөйлисең инде син?!
МӘРЬЯМ. Карагыз әле, сез беркемне дә яратмыйсыз, ахры?
ЛЮЦИЯ. Ә нишләп әле мин кемнедер яратырга тиеш ди? Бигрәк тә ир-атларны!
ЗӨҺРӘ. Әллә ир-атлардан бик күп кайгы-михнәт күрдегезме?
ЛЮЦИЯ. Әйтегез әле миңа, кайсы хатын-кызның ир-аттан рәхәт күргәне бар?
ЛӘЙЛӘ. Ә мәхәббәт?
ЛЮЦИЯ. Кеше көлдермә инде шул мәхәббәтең белән!
Нурлыбәян килеп чыга, ул матур халат киергә өлгергән.
НУРЛЫБӘЯН. Мәхәббәт тә юк хәзер, бәхет тә, моң да...
ЭЛЯ. Әби түгел бу, Ванька-встанька какуйты!
НУРЛЫБӘЯН. Сигезле биемиләр бит хәзер, шуңа шулай.
СӘЙДӘ. Нәрсә дисең, Нурлыбәян әби?
НУРЛЫБӘЯН. Сигезле биемиләр, сигезле! Кая биесеннәр аны, хәзер бит кичке уеннар юк?! Ә без яшь чакта йөри торган идек уенга. И-и-и, сыздырып гармун уйнарлар иде! Гармунчы ялындырып торган булыр иде башта. Аңа болай дип җырларга кирәк.
Әй дүдәме, дүдәме, Гармунчыгыз өйдәме? Өйдә булса килсен әле, Биетеп китсен әле.
ГУЛЯ. Может хватит уже концерт народного творчества устраивать тут?!
НУРЛЫБӘЯН (Гуляга).
Француз яулык өчпочмак, Уртасында - өч борчак. Минем җырны ошатмасаң, Үзең җырла, буш корсак.
Такмаклар әйтешкәч, дүрт егет, дүрт кыз кара-каршы килеп сигезле санын ясап бии торганнар иде аннан соң.
МӘРЬЯМ. Без яшь чакта да бар иде әле ул туйларда сигезле биюләр...
ЗӨҺРӘ. Ә мин беркөнне туйда карап тордым – тамада сигезле биюен оештырырга тырышып интекте. Тәки биетә алмады мужикларны, сигез хатын-кыз тырышып йөргән булды инде шунда.
НУРЛЫБӘЯН. Сигезлене көчләп биетмиләр шул аны.
МӘРЬЯМ. Әйе, сигезлене күңелең шатланганда гына, йөрәгең дә биегәндә генә биеп була шул... НУРЛЫБӘЯН. Киләчәк гомереңә бәхет эзләү биюе ул сигезле! Ә хәзер сигезле биемиләр. Бөтенләй! Шуңа бөтенегез дә бәхетсез!
ГУЛЯ. Что она бормочет, а? Кто-нибудь понимает?!
СӘЙДӘ. Их, кысылмыйча гына утыра беләсеңме син олылар сөйләшкәндә?!
ЗӨҺРӘ. Белсәгез иде, ничек кызганыч ул сигез хатын-кыз биюен карап тору!
МӘРЬЯМ. Нидер дөрес түгел инде, нәрсәдер бозылган. Әллә нишләп бер дә рәте юк бу дөньяның.
НУРЛЫБӘЯН. Ә җәбрәй хатынының күтен кисеп апкиттеләр... Кире сары йортка илтергә кирәк...
|
Иң күп укылган
|