|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2022 Мәдәният
Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачакТатарстан һәм Россия төбәкләре театрлары, татар һәм рус телләрендә 15тән күбрәк спектакль, танылган театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар, кызыклы һәм файдалы белем бирү программасы һәм, әлбәттә, яңа эмоцияләр, танышулар, онытылмаслык мизгелләр... Болар барысы да 5-10 декабрь көннәрендә узачак «Һөнәр» фестивалендә булачак. Бер серне дә чишик: фестиваль кысаларында ике премьера көтелә, аның берсен Кариев театры әзерли! Бүгеннән башлап, фестиваль яңалыклары белән таныштырып барачакбыз. Тиздән тулы афишаны, катнашучыларны, тәнкыйтьчеләрне дә игълан итәчәкбез.
--- |
Иң күп укылган
|