поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.10.2022 Җәмгыять

Мәетне җирләү өчен урын сатып алынмый. Әгәр акча сорыйлар икән, бу закон бозу булып санала

Мәетне җирләү хезмәтләренә үлгән кешеләр турындагы мәгълүмат тарату, мәрхүмнәрнең якыннарыннан өстәмә акча алу, җир бүлеп бирүдә закон бозу очраклары. Татарстанның Иҗтимагый палатасында халыктан килгән сорауларны кабул иткәндә шушы һәм башка проблемалар калкып чыкты. Иҗтимагый палатаның җәмәгать контроле буенча комиссия рәисе Артур Мустаев табу мәсьәләгә юктан гына игътибар бирмәгәннәрен әйтте – бу өлкәдә халыкны борчыган, кызыксындырган сораулар күп.

Шалтыратучыларның берсе башкаладагы Арча зиратының ябылу-ябылмавы белән кызыксынды. Аның соравына Казанның ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин ачыклык кертте.

– Ул тулы булса да, ябылмады, – диде ул. – Әгәр ябылган дигән статусы булса, бөтенләй беркемне дә җирләргә ярамас иде. Хәзерге вакытта анда моңа кадәр урын алып калган кешеләрне яки 15 ел элек мәрхүм булганнарның каберләре өстенә җирлиләр. 15 ел эчендә мәет таркала, шул вакыт узгач, башка кешене җирләргә ярый. Шуннан да иртәрәк ярамый. Һәм бу бары тик кабер өчен җаваплы кешенең рөхсәте белән генә эшләнә. Ягъни ул мәетне җирләүне үз өстенә алган яки каберне саклауны үзенә рәсмиләштергән кеше була ала. Кайбер кешеләр зираттагы агачларны чистартып, мәрхүмне ул урынга да җирли ала. Тик бу очракта ул агач чистарту чыгымнарын үзе күтәрә.
 
Ә менә билгеле булмаган, ташландык хәлдәге каберләргә кагылырга ярамый. Чөнки бу беренче чиратта куркынычсызлык белән бәйле. Беренчедән, анда кем, нинди шартларда җирләнгән булуы, ни сәбәпле үлүе билгеле түгел.
 
– Бәлки анда куркыныч авырулы кеше күмелгәндер? Казып алган очракта, ул тирә-юньгә таралып, тагын да күбрәк кеше үлеменә китерергә мөмкин. Мәетне  казып алу бары тик Роспотребнадзор рөхсәте белән генә башкарыла, – диде Ленар Абдуллин.
 
Чаллыда яшәүчене кеше мәрхүм булуга ук аның якыннарына бер-бер артлы төрле ритуал агентлыкларның үз хезмәтләрен тәкъдим итеп шалтыратуы борчый булып чыкты.
 
– Якынын югалткан кешенең аңы болай да томаланган була, җитмәсә, аңа берничә агентлык шалтыратып, баш катыра. Димәк, кешенең үлүе турындагы мәгълүмат кемнәндер тарала булып чыга бит? Моның өчен кем җаваплы? – дип сорады ул.
 
Халык сорауларын кабул итүчеләр ханымның соравына ачык кына җавап бирмәсәләр дә, мондый очраклар булуын инкарь итмәделәр. Бер эш хәтта судка кадәр барып җиткән. Ул вакытта үлгән кеше турындагы мәгълүматны полициянең участок хезмәткәре тапшырган булып чыккан.
 
– Һәр очракны аерым карарга кирәк. Әйтик, кайгыдан югалып калган кешеләргә ярдәм итәргә теләп, полиция хезмәткәре мәетне җирләү хезмәтенең телефоннарын да бирергә мөмкин. Шуңа күрә без полиция һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре уңга-сулга мәгълүмат тарата, дип берничек тә әйтә алмыйбыз. Гомумән алганда, республикада мәетне җирләүдә коррупция очраклары аз, – диде Ленар Абдуллин.
 
Закон бозу очраклары димәктән, Татарстан Прокуратурасының социаль өлкәдә законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Галимов әйтүенчә, республиканың 30 районында мәетләрне җирләү белән шөгыльләнүче махсус хезмәтләр юк. Закон бозу очраклары шулай ук җир бүлеп бирүдә, бер кабергә берничә мәетне күмүдә күзәтелә. Татарстан Прокуратурасы уздырган тикшерү нәтиҗәләре бу өлкәдә 128 закон бозу очрагын ачыклаган. Аларның 46сы хәл ителгән. 5 эш судка тапшырылган, бер очрак буенча җинаять эше ачылган.
 
Татарстанның суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе Марат Тимерҗанов әйтүенчә, мәетләрне ярдыру буенча да халыктан сораулар күп килә. Шалтыратучылар арасында да бу мәсьәлә белән кызыксынучы кеше булды. Марат Тимерҗанов сүзләренчә, әгәр дәвалау учреждениесендә кешенең диагнозында ачыклык юк икән (әйтик, яшьли кинәт үлсә яки моңа кадәр табибларга күренмәгән булса), яки көч кулланып үтерүдә шик булса, мәетне һичшиксез яралар. Бу хезмәтләр бушлай эшләнелә. Әгәр кеше өлкән яшьтә булса, һәм хроник авырулары үлү турындагы белешмә бирер өчен җитәрлек дип табылган очракта, белешмәне мәетне беркая да алып бармыйча гына бирәләр. Ниндидер шик туса яки диагноз куйганда билгесезлек килеп чыкса, мәетне яралар. Хокук саклау органнарының көч кулланып үтерүдә шиге туса, суд-медицина экспертизасына юллыйлар.
 
Ленар Абдуллин, якын кешесен югалткан очракта, махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итүчеләр артуын әйтте. Алар документларны җыю һәм мәетне җирләү буенча барлык мәшәкатьләрне үз өсләренә ала. Ә инде бәяләргә килгәндә, һәркем юрганына карап аягын суза. Якынын югалтучылар арасында 10 меңлеккә дә, 120 мең сумлык табутка да заказ бирүчеләр бар.
 
– Якынын җирләргә финанс мөмкинлеге булмаган кешеләр дә бар. Кызганыч, андыйлар шактый. Андый очракта, мәрхүмне махсус агентлыклар иң аз чыгымнар белән җирли. Бүген аның бәясе – 6964 сум. Һәм бу очракта, мәрхүм, нинди милләт вәкиле булуына карамастан, бары тик табутта җиргә иңдерелә. Шуны да әйтеп узасым килә: мәетне җирләү өчен урын сатып алынмый. Әгәр җир өчен акча сорыйлар икән, бу закон бозу булып санала, – дип аңлатты ул.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 31.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»