|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Балалар бакчасында ике ана сугышканВладимир өлкәсендә балалар бакчасының киенү-чишенү бүлмәсендә ата-аналар сугышып киткән. Бу хәл Гусь-Хрустальныйда булган. “Дәгъвачы судка иск белән мөрәҗәгать итте. Анда быел мартта балалар бакчасының киенү-чишенү бүлмәсендә конфликт чыгу сәбәпле Б. дәгъвачыга авырттырып арт санына китереп сукты дип белдерелә”, – диелгән суд хәбәрендә. Кул күтәрү очрагы башка ата-аналар һәм балаларның күз алдында булган. Һөҗүм итүче хатын бу хакта мессенджерда язган һәм шаһитлар алдында гафу үтенгән. Шулай да ул үзенең гамәлләрен аклый, сугуына үкенми, чөнки каза күргән ана һөҗүм итүче ананың баласын кимсеткән, сугышуга да үзе котырткан.
Судта конфликтның сәбәбе дип сугышуны котырткан ана каза күргән хатын белән бер-берсе арасындагы күрәлмаучанлыкны атаган.
Чыганак: lenta.ru
Фото: пиксабай
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|