поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.02.2011 Мәдәният

Киндердәге күңел халәте (ФОТО)

Рәссам Вәкил Шәйхетдинов белән әңгәмә

Уфадагы дустым, танылган кылкаләм остасы, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Гайнелгыйлем улы Шәйхетдинов элегрәк бер очрашуыбызда яңа бер иҗат проекты өстендә эшли башлавын әйткән иде. «Милләтебезнең асыл затлары, атаклы шәхесләренең портретлары галереясен эшли башладым. Вакытың булганда, бер кереп чык, киңәшләшәсе нәрсәләр дә бар, бәлки, үзеңнең дә тәкъдимнәрең булыр», – диде ул. Бер ел чамасы элек булган ул очрашудан соң озакламый кереп чыктым талант иясенең остаханәсенә.

 

Рәссамның остаханәсе урнашкан 13 нче кат тәрәзәләреннән күзне камаштырырлык кояш нурлары үтеп керә. Биредә рәхәт бер иҗади рух, рәсем буяулары исе борынны кытыклый, димәк, биредә яңа әсәрләр өстендә өзлексез эш бара. Диварлар әлегәчә мин күрмәгән портретлар белән тулган. Кайсылары эшләнеп беткән, әзер, ә кайберләрен, рәссам үзе әйтмешли, «шомартып, җиренә җиткереп куясы бар».

 

Рәссам язган портретлар арасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, шагыйрь Зиннур Мансуров, мәшһүр Фәридә Кудашева, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Уфа «Нур» татар театры актрисасы Резеда Фәхруллина, галим Мәрҗани, шагыйрь Әнгам Атнабай һәм башкалар бар иде. Шул чакта Вәкил әфәнде бу портретлар тупланмасын әле тагын да камилрәк итәчәген әйтте. Күргәзмәсен исә иң әүвәле рухи мәркәзебез Казанда оештырачагын да «тишеп» куйды. Ул вакытта Вәкил әфәнденең өстәлендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары хакында язылган китаплар һәм журналлар да күзгә чалынды. Минем сораулы карашыма рәссам шунда ук җавабын да кайтарды: «Алдагы эшләрем алтмышынчы еллар башында Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә бар татар-башкорт дөньясына танылган артистларга багышланачак».

 

Яңарак бер очрашуыбызда Вәкил Шәйхетдинов янәдән остаханәсенә чакырды: «Портретларым тагын да артты. Соңгы ике-өч ай Г.Камал театрының күренекле артистлары – щепкинчыларның портретларын да яздым. Кереп, үз бәяңне дә бирсәң иде», – диде ул.

 

Вәкил әфәнденең төрле жанрларда бердәй оста иҗат иткәне мәгълүм. Пейзажлар остасы да ул, жанр сурәтләре маһиры да, монументаль-декоратив юнәлештә дә искитмәле әсәрләре бар. Шулай ук портретлар язу остасы да В.Шәйхетдинов. Бу эшкә ифрат та иҗади карый торган талантлы рәссам. Кайберәүләр кебек, теге яки бу кешене фотосурәткә төшергән кебек кенә язмый ул киндер өслегенә, бәлки шәхеснең күңеленә керә, аның рухиятен дә чагылдыра.

 

Бу юлы остаханәгә килүемә Вәкил әфәнде щепкинчы артистларның портретларын матур итеп бер рәткә тезеп куйган. Җанга якын күркәм шәхесләр: Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, күренекле әдип Туфан Миңнуллин. Болары эшләнеп беткәннәре. Башланганнары арасында – Рабит Батулла, Ринат Таҗетдинов портретлары бар. Бу очрашуыбызда кылкаләм остасыннан портретлар язуның нечкәлекләре хакында тәфсиллерәк белергә булдым.

 

– Вәкил әфәнде, белүемчә, портретлар язуга һәр рәссам да тотынмый. Әлеге юнәлеш белән кызыксыну юклыктанмы бу, әллә инде һәркемнең дә бу жанрда маһирлыгы булмауданмы?

 

– Монда икесе бергә бәйләнгәндер дип уйлым. Теге яки бу эшкә «тешең үтсә» генә дәртләнеп эшлисе килә ич. Шунда кызыксыну да була. Ә минем үземә килгәндә, портретларны гел эшләдем. Биюче дә бии-бии остара, дигәндәй, портретлар эшләүдә дә тәҗрибә туплана.

 

– Ә бер портретны эшләү чама белән күпмегә сузыла?

 

– Төрлечә була. Кайчак бер-ике атнада да эшләп бетереп була, ә кайбер эш айларга да сузылырга мөмкин. Катлаулы иҗат ул. Табигать күренешләрен, йә булмаса, натюрморт кебек сурәтләрне төшерү җиңелрәк. Кешене төшерү исә иҗатчыны бөтенләй башка халәткә куя. Чөнки син үзең язган кешенең холык-фигылен дә, күңел кичерешләрен дә тотып ала белергә тиешсең. Аның белән бер бәйләнеш килеп туа. Хәтта портрет хуҗасы, шул бәйләнешне туктатып, тәнәфес ясарга мәҗбүр итәргә дә мөмкин. Менә бер генә мисал. Озак кына эчке бер әзерлектә йөргәннән соң Фәридә апа Кудашеваның портретын яза башладым. Ләкин гомер булмаган сәер бер хәл булды бу иҗат башында. Киндерне тарттырып, инде портретны шактый язганнан соң, киндерем «җебеде» дә куйды. Шуннан соң киндернең яңасын тарттырып эшне кабат башладым. Шулай да килеп чыккалый.

 

– Бер сөйләшүебездә Сез портрет язганда, кешенең үзен дә якыннан яхшы белү нык ярдәм итә, дигән идегез…

 

– Әлбәттә, шулай. Кайчагында үзем белмәгән кешеләрнең портретларын фотосурәтләрдән генә дә язарга туры килә. Менә анысы иң кыены. Әгәр кешене берничә тапкыр гына булса да күреп, аның белән ихлас сөйләшсәң, эш җиңел, рәхәт, тиз бара. Менә мисал өчен күренекле актерыбыз Әзһәр Шакиров портретын гына алыйк. Мин Әзһәр аганы телевидение аша һәм сәхнәләрдә генә күреп белә идем. Ә былтыр, Казанда чираттагы күргәзмәмне ачканда, аның белән якыннан аралашу бәхете тиде. Искиткеч талант иясе генә түгел, ә оста оратор да, милләт язмышы өчен җан атып йөрүче олуг шәхес тә бит ул. Аның бик матур тел белән язылган хатирәләр китабын да зур соклану белән укып чыктым. Шуңа да аның портретын язу зур канәгатьлек бирде. Аның сәнгатьтәге юлы да, үзенең тормыш юлы кебек үк, салкын кышлар аша, кечкенә авылдан чыккан, авырлыкларны җиңеп үз максатына атлап барган тырыш малай кичерешләрен хәтерләтә. Никадәр катлаулы рольләрне үзенә генә хас осталык белән башкарган зур шәхес булуына карамастан, аның әле тагын да кызыклырак образларны тудырырга мөмкинлеге бар. Һәрхәлдә, минемчә, артист буларак аның иҗат диапазоны ифрат киң.

 

Равил Шәрәфиевне язу да җиңел бирелде миңа. Фәридә Кудашева вафат булгач, Казаннан аны соңгы юлга озатырга килгән төркемдә ул да бар иде. Шунда якыннан таныштык. Равил Шәрәфиев, күбрәк комик образларны гәүдәләндерсә дә, тормышта аның шактый җитди, уйланучан, хисчән, фәлсәфи сагышлы кеше икәнлеген яхшы беләм. Фәридә апаны озаткандагы хәсрәтле йөзен хәтеремә салдым. Шуннан аның образы киндер өслегендә уңышлы гына чыкты, дип уйлыйм. Равил аганың иҗат юлындагы кыенлыклар хакында да яхшы беләм. Минемчә, ул әле һаман да үзе теләгән рольләрне башкара алмады. Иң әйбәт образларны тудырыр көннәре алдадыр, дип уйлыйм. Артистларның язмышы хакында уйлана-уйлана язылды инде аларның портретлары да.

 

– Менә Нәҗибә Ихсанова портретын алыйк. Яраткан актрисабыз шау чәчкәләр эчендә утырган кебек. Аның да үз мәгънәсе бармы?

 

– Нәҗибә ханым катнашындагы спектакльләрне Уфада караганым бар иде. Портретын эшләгәндә артистлык таланты белән дә, нурлы йөзе, матур күңелле хатын-кыз булуы белән дә аны театр залын хуш исле чәчкәләргә күмә торган зат итеп кабул иттем. Шунлыктан да сурәттә, театр залы аның аша ак чәчкәләргә төрелеп бирелде. Нәҗибә ханым үзенең сихри елмаюы белән чәчкәләргә, ә чәчкәләр болай да нур бөркеп торган ханымның йөзенә тагын да күбрәк гүзәллек өстәп тора.

 

Туфан Миңнуллинны йә телевизордан, йә үзе ниндидер премьерасын күрергә дип Уфага килгәндә, сәхнәдән генә күргәнем бар иде. Шуңа да карамастан, аның портретын эшләү дә шактый җиңел барды. Туфан ага үзенең әдәби казанышлары белән генә түгел, ә бар булмышы – дәүләти һәм җәмәгать эшләре белән дә олпат шәхес. Минемчә, Туфан аганың җилкәсенә халкыбыз хакына салган йөге галәмгә тиң. Портретта шуны да чагылдыру үзеннән-үзе килеп чыкты. Атаклы драматургыбызның күңел авазын, музыка коралы – орган торбаларына хас булган моң белән, Кол Шәриф мәчетенең күккә омтылган манаралары берникадәр әйтә аладыр. Галәм түрендә яңа туып килгән ай Туфанның иң мөһим башлангычы – «Татар милләте кодексы»ның гамәлгә ашуына ышаныч булып тора. Ә портретның арткы сызыгында урын алган Сөембикә манарасы бу шәхеснең халкыбызның үткәненә карата төпле карашы булуын чагылдыра.

 

– Төрле һөнәр ияләре сурәтләрен язганда ниндидер үзенчәлекләр бармы?

 

– Әлбәттә, бар. Мәсәлән, язучыларны, дәүләт эшлеклеләрен, йә башка һөнәр ияләрен язу белән менә шушы күренекле щепкинчы артистларны иҗат итү барышын чагыштырып карасак та күренә бу үзгәлек. Артистларны мин күпкырлы шәхесләр итеп күрәм. Дистәләрчә, йөзләрчә образлар тудыра алар. Һәм алар бер-берсенә охшамаган рольләр була. Шуңа да мин аларны язганда, скульптура эшләгәндәге кебек, төрле яклап «капшап» карадым, яхшылап өйрәндем. Артистлар үзләре язган китапларны һәм мәкаләләрне дә, алар хакында басылган язмаларны да укыдым. Шулай итеп атаклы сәнгать әһелләребезне әйбәтрәк белдем, күңелләренә үтеп кердем, дип ышанам.

 

– Чынлап та, артистларның портретлары гына түгел, ә башка һөнәр ияләренең сурәтләре дә үзләре аерым образ кебек гәүдәләндерелгән. Һәр кешенең күңел түрендәге уй-хиссиятләрен аңлаганлыгыгыз турында фикер туа.

 

– Дөрестән дә шулай ул. Мин үземнең шушы эшләрдән торган күргәзмәмне дә, шартлы рәвештә, «Атаклы татарларның психологик портретлары» дип атарга булдым. Портретларым геройларының психологиясен, күңел халәтен бирергә тырышам. Югыйсә, кайбер рәссамнар, портрет язабыз дип уйлап, гап-гади фотосурәтләр күчермәләрен генә эшләп куялар. Андый сурәтләр исә һич кенә дә чын сәнгать әсәре була алмый.

 

– Милләтебезнең дистәләгән асыл затларының портретлары тупланган чираттагы күргәзмәне кайчан көтик?

 

– Алла теләсә, чираттагы күргәзмәм фәкать шушы портретлар галереясеннән һәм Казанның гүзәл күренешләреннән генә торачак. Бу иҗат җимешләремне иң башта март аенда Казанда, апрельдә исә Уфада оештырачакмын. Татарстандагы һәм Башкортстандагы атаклы шәхесләребез сурәтләрен күбрәк эшләп, замандашларыбызга да, яшь буынга да җиткерәсе иде. Бәлки ул эшләрдән киләчәктә мәктәпләр, китапханәләр өчен репродукцияләр эшләргә алынучылар да булыр.

 

Автордан:

 

Вәкил Шәйхетдиновның уй-ниятләре тормышка ашар, иншалла. Максатына ирешми калганы юк әле аның. Рәссамның соклангыч картиналары Башкортстанда гына түгел, ә Русиянең данлыклы музейларында да, чит илләрдә дә саклана. 2009 елның февралендә Вәкил әфәнде рухи мәркәзебез Казанда үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен ачкан иде. Күргәзмә Казан милли-мәдәни үзәгенең зур залында урнаштырылды һәм ай ярым буена күрсәтелде. Анда олуг талант иясе үзенең иллегә якын картинасын куйды. Шуларның күпчелеге ислам динебезгә кагылышлы «Икърар» дигән цикл эшләре һәм татар белән башкорт халыкларының борынгы иҗатына нигезләнеп язылган әсәрләр булды.

 

2001 елда «ТӨРЕКСОЙ» халыкара оешмасы тарафыннан рәссамнарның Төркиядә оештырган иҗат остаханәсендә дә эшләп кайтты талантлы милләттәшебез. Анда алган хисләрдән һәм туплаган эскизлардан Вәкил әфәнде Төркия Республикасына, аның гаҗәеп матур архитектура һәйкәлләренә багышланган әсәрләр сериясен дә иҗат итте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фәнис ФӘТХИ
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»