|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2022 Җәмгыять
Кирәкме икән мондый “корбаннар”?Күрше кызы Әминә шәхси сәүдә үзәкләренең берсенә сатучы булып урнашты. “Кайта да, аякларын, уттай кызуларына чыдый алмыйча, өскә күтәреп ята”, – дип борчылып сөйләде әнисе. Ничек арымасын: унике сәгать буе аяк өстендә торып кара әле! Берничә секундка утырып хәл алырга да рөхсәт ителми икән, хәтта сатып алучылар белән исәп-хисапны да касса артында баскан көе ясыйсы. Мондый эш шартларына риза түгелсең икән, дүрт ягың кыйбла. Табиблар бит озак вакытлар басып торуның сәламәтлеккә гаять зыянлы икәнен кисәтәләр. Аякның кан тамырлары киңәеп, йөри алмаслык хәлгә килүгә, ахыр чиктә хәтта баш миенә кан савуга китерергә мөмкин икән.
Бөек Ватан сугышы вакытында фашист илбасарлары әсирләргә карата шундый җәзаны юкка гына кулланмаганнар, ягъни, аларны сәгатьләр буе бастырып тотканнар. Аңнарын югалтып егылучыларны шунда ук атып үтергәннәр. Дөрес, хәзерге тук, ирекле тормышыбызны әсирләр язмышы белән чагыштырып булмый. Шулай да кайбер шәхси оешма хуҗалары, байлык артыннан куып, кул астындагы кешеләргә карата ни өчен рәхимсез кыланалар икән? Хәзер һәр сорауга җавапны интернет челтәреннән эзләргә гадәтләндек бит, мин дә аңа “мөрәҗәгать иттем” һәм андагы моң-зарга исем китте. Кемдер аяклары шешеп, бу эшкә “төкереп” китеп барган, кемдер бер минутка гына утырган булган, ә хуҗасы шуның өчен кара тавыш чыгарган, икенче берәүгә шушындый “гаебе” өчен штраф салганнар.
Эш шунда, янәсе: сатучы, бигрәк тә консультант-киңәшче, кибеткә керүчеләрне үрә катып каршы алырга, сәламләргә, киңәшләр бирү һәм ярдәм итү өчен һәрчак әзер торырга тиеш икән. Унике сәгать буе шулай. Моңа шәхси даруханәләрдә эшләүчеләрне, барменнарны һәм бүтәннәрне өстәргә була.
“Эш бирүчеләр кеше хокукларын бозалар, хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен какшаталар. Хезмәт Кодексы үтәлми, профсоюзлар дәшми. Мондый хуҗалар өстеннән судка мөрәҗәгать итәргә була, әмма...” – дип язган берәү. Әйе шул, җиңеп чыгу икеле. “Югары”да бу мәсьәләнең күтәрелүе турында да ишеткәнем юк.
Баксаң, аягөсте эшләүне популярлаштыру бара икән ләбаса: моны телевизордан да күрергә була. Дикторлар да һәрчак утырган көе генә сөйләми. Сәяси вакыйгалар уңаеннан фикер алышулар белән бәйле кайбер тапшыруларда сәясәтчеләр өстәл артына баскан көе сүз көрәштерәләр. Алар арасында инде шактый өлкән яшьтәгеләре дә очрый һәм аларының арыганлыгы күренеп тора: кайсы өстәлгә таянып карый, кайсы гәүдәсен чалыштыра. Кызганып куям үзләрен. Кирәкме икән мондый “корбаннар”? Әллә аягөсте торганда баш мие яхшырак эшли микән?
Әйе, мондый халәттә кешенең активлыгы арта, эш нәтиҗәсе яхшыра, дип раслый интернеттагы икенче бер табиблар. Баскан хәлдә калорияләр дә күбрәк яна, бу ябыгырга да ярдәм итә икән. Өстәвенә сәламәтлеккә бик файдалы: арка, муен, йөрәк, бөер авыртуларыннан саклый, янәсе. Байтак кына күренекле кешеләр аягөсте эшләгәннәр һәм бу үрнәк җәмгыятькә яңадан әйләнеп кайта, күп кенә илләр үзләрендә әлеге тәҗрибәне куллана икән. Моның өчен инде күптән махсус өстәлләр уйлап чыгарылган.
– Сез аягүрә эшләргә ризамы? – дип сорадым үземнән күпкә яшь хезмәттәшләремнән.
– Кушсалар, каршы килмәс идек, иң мөһиме – акча түләсеннәр, – дип җавап бирделәр.
Ә менә күрше кызы Әминә эшеннән китте. Хәлсезләнә, авырый башлаган чөнки. Гомере буе станок артында торып эшләүчеләр бар бит, дияр кайберәүләр. Әмма барлык кешене дә бер калыпка салып карап булмый бит: һәркемнең организмы үзенә бер төрле.
Галиябану ХУҖИЕВА. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|