поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.10.2022 Җәмгыять

Казанда татар шрифтларын ясаучы Мөхәммәд Идрисовка багышланган күргәзмә ачыла

Татар шрифтларын ясаучы һәм язу машиналарын уйлап табучы галим Мөхәммәд Идрисинең тормышы һәм эшчәнлеге беренче тапкыр махсус күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Мөхәммәд Идрисинең (1882— 1948) хезмәте киңкырлыгы белән таң калдыра: ул полиграфия белгече дә, рәссам һәм гравер, татар китапларын бизәүче дә, глобуслар һәм атласлар төзегән картограф та.

Галимгә багышланган «Мөхәммәд Идрисов: шрифтлар остасы» күргәзмәсен ачу һәм шул исемдәге китапны тәкъдим итү 28 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында үткәреләчәк.

Мөхәммәд Идрисов 1882 елда матбагачы Ибраһим Идрисов гаиләсендә туа, шуңа күрә балачактан ук китап бастыру эшләренең үзәгендә кайный һәм полиграфия белән кызыксына башлый. Казанда ул Иван Харитонов басмаханәсендә тәҗрибә туплый, шунда гравюра ясау, картография һәм хәреф кою һөнәрләрен үзләштерә.

Алмания, Төркия, Ливан һәм Мисырда белемен ныгыта, китап бастыруның заманча технологияләрен һәм гарәп каллиграфиясе стильләрен җентекләп өйрәнә.

Төрледән-төрле китап иллюстрацияләре, шәкертләр өчен географик карталар, басмаханәләр өчен яңа хәреф калыплары – болар барысы да Идрисинең тынгысыз иҗаты нәтиҗәләре. 1920-елларда ул гарәп шрифтын реформалауда катнаша. Казанда гарәп хәрефләре өчен язу машинасын ясауга да ул күп көч түгә. Милли музей фондында Идрисинең “Ундервуд” язу машинасы нигезендә яңа төрки әлифба өчен клавиатура ясау схемалары саклана. Идриси уйлап тапкан шрифтлар Якын Көнчыгыш һәм Урта Азия басмаханәләрендә һәм язу машиналарында кулланыла, ул якларда ул “Нәсхи Мөхәммәд Идриси” бренды белән билгеле була.

Милли музей фондларында танылган галим белән бәйле предметлар коллекциясе саклана. Бу материаллар быел дөнья күргән “Мөхәммәд Идриси: шрифтлар остасы” китабына да кертелде. Китапны төзүдә китапчылык эше, татар китабы тарихы, полиграфия сәнгате белгечләре катнашты.

Мөхәммәд Идрисовка багышланган күргәзмәне ачу һәм китапны тәкъдим итү чарасы 28 октябрьдә 14:00 сәгатьтә Татар китабы йортында үтәчәк. Шулай ук бу көнне музейда басмачылык тарихын чагылдырган остаханәләр үтәчәк. Мәктәп укучылары һәм студентлар үзләрен каллиграф, машинистка һәм верстка остасы вазыйфаларында сыный алачак.

 


---
Милли Музей
№ --- | 27.10.2022
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»