поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.10.2022 Авыл

Яз белән көз буталды: авылда яшәүче уйланулары

Авыл тулаем (кешеләре генә түгел) кышкы, язгы, җәйге режимнарда яши. Язгысы карлар эрү белән башланса, җәйгесе көтү чыккач, көзгесе бәрәңгеләр алгач, кышкысы кар төшкәч башлана. Якынча шулай. Аларның озынлыгы табигать шартларына бәйле. Араларында иң көтелгәне кышкы режим кебек тоела.

Көзге караңгылыктан, салкын яңгырлардан күңел дә күшеккән чорда бигрәк тә тансык ул. Беренче кар төшүгә  башка елны күңелләр күтәрелеп, җаннар тынычланып китә иде. Быел үзгәрәк шул. Карлар гына әрнү-борчуларны киметерме?.. Әмма карны көткән күңел барыбер могҗиза көтә, яхшыга өметләнә.
 
Арада күчеш чорлары да бар. Менә әле дә авыл көздән кышка күчү чорында яши. Кышкы режим турында сүз чыкса, шаянраклар: «Нинди кыш?! Әле әбиләр чуагы да булмады бит», – ди. Дөрестән дә, быел әллә булмады ул, әллә күрми калдык шунда. Әбиләр чуагы дигән чор авылда сизелмәде. Башка елны иртә әбиләр чуагы, соңгы әбиләр чуагы дигән фараз бирүчеләр дә быел никтер дәшмәде (бәлки мин ишетмәгәнмендер). Хәер, сары-чуар яфраклары белән балкып утырган, дистәләрчә көнгә сузылган җылы, матур әбиләр чуагын да, без, авылныкылар, күп чакта урамда, бакчада эшләргә рәхәт көннәр дип сөенеп кенә үткәрәбез шул. Аннан инде: «Шул яфраклар сап-сары булып утырган чакта табигатькә дә чыгып булмады», – дип уфтана күбебез. Икенче елга һич тә алай итмәбез, бөтен эшне ташлап, ярты сәгатькә генә булса да, авыллардан әллә ни ерак урнашмаган (хәзер олы юл буйларына ике яклап кардан ышыклау өчен агачлыклар утыртып бетерделәр, араларында каеннар күп – чыршылар белән чиратлашканга, көзен искитмәле булып утыралар) урман полосаларына (посадкаларга) булса да барырбыз дип җыенабыз. Яфраклар коелып беткәч, шулай дип план корсак та, тик икенче, өченче елы да шулай үтә. Каеннар арасында коры сары яфракларны кыштырдатып йөрү күпләребез өчен чынга ашмас матур бер хыял булып кала бирә…
 
Быел табигатьтә күп нәрсә үзгә булды. Елы елга охшамый дисәләр дә, ул чакларда елның бер фасылы гына үзгәрәк була иде, быел башта язны, аннан җәйне көтеп үткәрдек, августта тоташ булган челләдән шактый туксырган идек, сентябрьдә үк башланган төссез көннәр дә күпкә китте кебек. Бер эшне дә иркенләп, тәмләп, үз вакытында, тынычлап эшләп булмады. Язын һәм көзен авылда эш аеруча күп була. Һәм аларның һәркайсының үз чираты бар. Быел исә язын да, көзен дә әлеге чиратлар буталды. Язы да, көзе дә бер чама килде шул. Шуңа күрә ай буена дип планлаштырылган эшләрне аяз торган санаулы көн эчендә эшләп өлгерергә кирәк булды. Язгысында, әйдә, җәй озын әле, эшләрбез, дип юансак, хәзер инде, менә-менә суыта, туңдыра,  дип, ашыгырга туры килә. Без генәмени, күмәк хуҗалыкларга да мондый яз-көз шактый кыенга туры килә. Аларда да бит барысын да үзвакытында эшләргә кирәк. Кайбер елларны инде бу вакытка барлык техниканы кышкы саклауга куеп өлгерсәләр, быел әле басуларда эш бетмәде: орлыкка дигән кукуруз-рапсның өлгерүенә кояшы, җылысы җитмәде, алар соңарды, җир эшкәртүләр дә тоткарланды. Бүген техникалар куәтле дисәң дә, һава шартлары мөмкинлек бирмәгәндә алар да берни эшли алмый шул.
 
Башка елны бу чорда инде, быел кыш аномаль салкын булачак икән,  дип фаразлап, куркыта башлыйлар  иде. Быел әле бу турыда әллә ни фикерләр ишетелми. Әллә фаразларының чынга ашмавын аңлаганнар, әллә башка сәбәп… Тик шунысы хак: табигать тә үзгә быел. Әллә шулай тоела гынамы, бөтен хикмәт күңелдәме?..
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»