|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2022 Хәвеф-хәтәр
44 фил кешеләргә фил баласы өчен үч итәргә килгәнҺиндстанның Корба шәһәре янында филләр көтүе бер яшьлек фил баласын үтергәннәре өчен кешеләргә үч итәргә килгән. 44 фил авылларның берсенә кергән һәм көтү көткән Питавара исемле ирне таптап үтергән. Ул гына түгел, ике көн дәвамында филләр көтүе 9 гектарга якын басуларны таптаган. Ферма утарында властьлар җирләнгән фил баласы гәүдәсен тапканнар. Ферма хуҗасын кулга алганнар. Фил баласын үтерүгә аның катнашлыгы бармы, юкмы икәнлеге билгесез.
“Һичшиксез, филләр көтүе аларның баласын үтергән кешегә карата үч алу гамәлләрен кылган. Алар үч итәр өчен аны яисә якын тирәдәге кешеләрне эзләгән”, – ди адвокат һәм Азия филләрен коткару буенча хәйрия фондына нигез салучы Дункан МакНэйр.
МакНэйр филләр гаять акыллы һәм яхшы хәтерле, дип ассызыклый. Аның сүзләренчә, бу вакыйга филләрдә яшь буынны саклау инстинкты үсешүен аермачык күрсәтә.
Фото:Sebastian Willnow/Global Look Press
--- |
Иң күп укылган
|