поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.10.2022 Шоу-бизнес

Азалия Вәлиева: “Иң авыры - әнием белән әтиемнең бер-бер артлы үлеп китүе булды”

Татар эстрадасы сәхнәсенә бер-бер артлы моңлы җырлары, үзенчәлекле тавышы, харизмасы белән килеп кергән җырчы Азалия Вәлиева белән әңгәмә кордык.

- Азалия, узган туган көнегез белән! Түгәрәк дата дип беләм. Хатын-кыз яшен яшерергә ярата. Сез яшерәсезме?
- Рәхмәт бик зур! Юк ла, 45 яшь тулды! Юбилей Уфада узды. Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин, Мс Баш һәм популяр артист Зәйнетдин килеп котлап китте. Бер дә көтмәгән идем! Якыннарыма, дусларыма ихлас рәхмәтлемен!
 
- Татар эстрадасына ничек аяк бастыгыз? 
- Дөресен генә әйткәндә, һәр жырым тормышым белән бәйләнгән. Зур сәхнәләргә чыгып, җырларга уемда да юк иде. Гомеремнең иң авыр чоры - әнием белән әтиемне бер-бер артлы соңгы юлга озату булды. Беркемгә дә әлеге кайгыны кичерергә теләмим. Мәрхүм әнием Рәмилә мине һәрчак иҗатка өндәде. Аны бакый дөньяга озаткач, төшемдә ул, чәчәкләр тотып, җырлавымны сорады. Икенче тапкыр төшемә кергәч, “Ярар, әнием, җырлармын!” – дип сүз бирдем. Шул рәвешле 2017 елда, үземдә көч табып, сәхнәгә чыктым. Татар эстрадасына мине җырчы-композитор Гүзәлия чакырды. “Бәхетле бул” дип исемләнгән татарча җыр белән чыгарды ул мине. Аңа рәхмәтләрем чиксез. 
 
Әнисе Рәмилә, әтисе Азат
 
- Казанга сольный концерт белән килмисезме?
- Киләм! Алла боерса, беренче сольный концерт быел 1 декабрьдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узачак.
 
- Димәк, татар тамашачы сезнең җырларны тыңлый...
- Татар тамашачысының мине үз итүенә бик шатмын. Алар җырларымны күңеле белән кереп китеп тыңлый. Бу хакта үземә дә язалар. Җырларым тормыштан алынып иҗат ителгән. Күбесенең сүзләрен үзем язам. Нәкъ менә Татарстанда зур җырчы, йолдыз булам дип, сәхнәгә менмәдем. Әниемә биргән вәгъдәне үтәр өчен алга баруым гына. 

- Башкортстанда бу ниятегезне кабул иттеләрме?
- Әлбәттә, Башкортстан халкы мине күптән белә. Озак еллар Башкортстан радиосында туры эфирда алып баручы булып эшләдем. Кемдер сәхнәгә менүемне тәнкыйтьләде, ә кемдер шатланды. Әмма үз юлымны үзем генә беләм. Акча эшләү уемда да юк. Киресенчә, чыгымнары күп. Мин бит 3 яшемнән сәхнәдә. Әтием Азат белән әнием Рәмилә дә жырларга яратты. Икесе дә Башкортстанның Бөрҗән районында радио җитәкләделәр. Әнием диктор, әтием язучы булды. Радиода эшләгән чакларында иртәнге сигездә мине баянчы белән җырларга алып китә торганнар иде. Чөнки 80 нче елларда туры эфирда алдан әзерләнгән записьләр куелмады. 
 
Бертуганнары (сулдан-уңга): Физалия, Азамат, Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева үзе
 
- Иҗаттан кала, бизнесыгыз да бар дип беләм. Ул да иҗат эшенә ярдәм итми калмыйдыр?
- Әйе, йорт җиһазлары сатабыз. Бизнес дигән нәрсә кәефең бармы, юкмы дип сорап тормый. Һәрчак хәрәкәттә булуны таләп итә. Мин үзем бик күңелле, ачык кешемен. Миндә беркайчан да начар уйлар булмый. Бүген кул астымда 10 кеше эшли. Коллективны алыштырып торырга яратмыйм. Шуңа да алар минем белән унышар ел хезмәт итә. 

- Гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде. Сеңлегез Гүзәлия Вәлиеваның җырларын ишетеп беләм. 
- Без гаиләдә 4 бала үстек. Тумышыбыз белән Башкортстанның Бөрҗән районыннан. Сеңелләрем – Гүзәлия, Физалия, энем - Азамат. Барыбыз да җырчы-блогерлар. Аларның барысының да чыгышларын минем концертта күрерсез. Мин башкарган җырларның күбесен бертуган сеңлем, композитор Гүзәлия Вәлиева яза. Ул татар эстрадасында да популярлык яулап өлгерде. Аның җырларына чират зур. Әмма сеңлем язган җырларга иң беренче мин анализ ясыйм. Ахырдан гына җырчыларга тапшырабыз. 
 
Ирем Артур белән инде 26 ел бергә. Ул башта Уфада конвой начальнигы булып эшләде. Соңрак минем үтенечем белән ул эшеннән китте. Чөнки бизнесны алып барырга бер үземнең генә хәлем җитми башлады. Гүзәл исемле кызыбызга 25 яшь. Ул икътисад өлкәсен сайлады, үз бизнесы бар.
 
Ире Артур белән
 
- Татар телендә альбом чыгарам дип әйткән идегез. 
- Әйе, беренче тапкыр татар телендә альбом әзерләп йөрим. Анда 20 дән артык җыр керәчәк. Башкорт милләтеннән булсам да, татарча җырлый алуым белән горурланам. Чөнки репертуарымдагы җырларымны татар тамашачы кабул итте. Гомумән, милләт, тел аермыйм. Ә менә татар телендә дөрес итеп җырларга TMTV телеканалында эшләүче яраткан дустым Айгөл Хәсбиева өйрәтте. Татарстан сәхнәсенә дә ул чакырган иде. Аңа рәхмәтләрем чиксез зур! Альбомның исеме “Елмай-елмай” дип аталачак. “Рәнҗетмә җанымны”, “Елмай-елмай” җырлары хит булып китте. Татарстанга банкетларга шактый чакыралар. Әмма һәр чакырган җиргә барып булмый. Бизнес та зур җаваплылык һәм вакыт таләп итә. Әлбәттә, иҗатым белән бергә анысын да алып барырга тырышам. Әлеге вакытта декабрь аенда Казанда узачак сольный концертыма әзерлек эшләре бара.
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 27.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»