поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2011 Мәдәният

Мансур Гыйләҗев: "Дөньяга кабат килсәм, күп нәрсәне үзгәртер идем"

Ул үзеннән канәгать түгел. Һаман да эзләнә, яңалыкка омтыла. Аның бер генә минут та тик торганы юк. Ялкау кешеләрне җене сөйми. Иҗат кешесе шундый булырга тиештер инде ул. Аңа һаман да нәрсәдер җитмәскә, рухи азыкка сусап тору кирәк. Танылган драматург Мансур Гыйләҗев – әнә шундый тынгысыз җан.

Төрле жанрдагы пьесалары белән килеп кергән драматургның театр дөньясында үзгә урыны бар. Ә "Күктау", "Бабай", "Бөркетләр", "Кышкы сабантуй" фильмнарының авторлары буларак, кино өлкәсенә яңалык алып килгән Мансур Гыйләҗев соңгы елларда күпкырлы талант икәнлеген тагын бер кат дәлилләде. Ә Аяз Гыйләҗев әсәре буенча иҗат ителгән "Бибинур" фильмы татар милли кино сәнгатендә зур ачыш булды. Шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче драматургның иҗаты укучыларыбызга да кызык булыр дип уйлыйбыз.

 

– Мансур абый, сезне драматургиядә авангард стилендә иҗат итүче драматург, диләр. Бу үзгәлек сезгә балачактан ук салынганмы?

 

– Мине алдан баручы драматург дип саныйлар икән, димәк, моңа шатланырга кирәк. Тормышта мин, чыннан да, тынгысыз кеше, һәрвакыт яңалыкка омтылам, эзләнергә яратам. Хәзер инде яшь барган саен классикага тартыла башладым. Күрәсең, өлкәнәя башлаганмын (көлә). Дөньяны аңлый башлагач һәм тәҗрибә туплагач, үзеннән-үзе классик стильгә кереп китәсең, ә яшь вакытта үзенчәлекле җанр табарга омтыласың икән. Иҗат итә-итә классикадан да биегрәк күтәрелеп булмаганын аңлыйсың, мәңгелек темалар белән кызыксына башлыйсың. Авангард язучылар исә сәнгать бер урында таптанып тормасын өчен зарур. Ә тарихка кереп калу өчен, әлбәттә, классика кирәк.

 

– Бервакыт: "Яшьләр спектакль карамый башлагач, артык уйландырмый торган, фәлсәфи эчтәлеккә ия булмаган "Казан егетләре" пьесасын язарга булдым", – дип әйткән идегез. Әсәрнең сюжеты тирән фикерле булмаса да, Камал сәхнәсендә иң озын гомерле спектакльләр рәтендә булды...

 

– "Казан егетләре" спектакле бөтен театр тарихында зур роль уйнады. Әлеге спектакль яшьләрне театрга тартып китерде. Тамашачыны шулай әкренләп тәрбиялисең инде. Буш залда уйнау – фаҗига бит ул. Ә мин татар театрын милли сәнгатебезнең бердәнбер учагы дип саныйм. Чөнки бүген китап укымыйлар. Җырчылар үпкәлә­мәсен, әмма җыр сәнгатен олы мәдәниятебезнең бер үрнәге дип әйтеп булмый. Милли операбыз, балетыбыз юк диярлек. Алайса, нинди милли сәнгать сакланды соң? Театр. Бүген татар театры музей да, мәктәп ролен дә үти. Безнең чит ил кунакларына күрсәтерлек милли сәнгатебез – театр һәм сабантуй гына калды бугай инде. Шуңа күрә театрдагы тамашачыбызны төрле юллар белән саклап калырга кирәк. "Казан егетләре" әнә шул максатларны күздә тотып язылган спектакль иде.

 

– Миңа калса, сез тамашачыга "Бичура" пьесагыз белән танылдыгыз. Гомумән, әлеге спектаклегез белән драматургиягә яңалык алып килдегез...

 

– Ул спектакль миңа бик тә якын. Ләкин аны режиссерлар аңламады. Бу әсәр минем яшемә күрә иртәрәк язылгандыр, бәлки. Марсель Сәлимҗанов та аны кабул итмәде. Рәхмәт, танылган артистка Наилә Гәрәева аңлап, Фәрит Бикчәнтәевкә тәкъдим итеп карады. "Бичура"ны театрда биш-алты мәртәбә генә уйнадылар. Тамашачы телевидение экраннары аша карый башлаганнан соң гына спектакльнең эчтәлегенә төшенә башлады.

 

– Тирән уйланырга ирек бирмичә, тамашачыны бер көнлек спектакльләр куеп өйрәтеп бетермәдекме икән?

 

– Тамашачыны бик нык хөрмәт итәргә кирәк. Аны беркайчан да алдап булмый. Без хәзер генә тамашачыны үзгәртә алмыйбыз. Милләтне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Чит илдән тамашачы китереп утырта алмыйбыз бит инде хәзер. Һәр милли театрның үз сәя­сәте булырга тиеш. Комедия белән тамашачыны театрга тартып китерергә, аннан әкренләп кенә икенче формаларга күчәргә кирәк. Мәскәү театрларында тәрбияләнгән тамашачы йөри. Алар пьесаны укып килә. Башкала тамашачысы спектакльне поп-корн ашап карарга күнекмәгән. Мин доктринага туры кил­гән спектакльләр арасында тирән фикерле, тамашачыны уйландыра торган пье­са­ларымнан "Ахырзаман"ны санар идем. Халык билетны аңа чират торып ала иде һәм заллар һәрвакыт тулы булды. Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп, Ризван Хәмид белән бергәләп язган "Курчак туе" спектакле дә зур уңыш белән бара. Аның эчтәлеге бит комик күренешләрдән тормый. Бу әсәр – авыр, җитди, фәлсәфи эчтәлеккә ия. Тамашачылар арасында, без моның төбенә төшеп җитмәдек әле, дип, "Курчак туе"н өчәр-дүртәр мәртәбә барып караучылар бар.

 

– Мансур абый, Г.Исхакыйның "Кәләпүшче кыз", "Ике йөз елдан соң инкыйраз" ("Курчак туе"), ә Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм "Өч аршин җир" әсәр­ләренә нигезләнеп пьесалар яздыгыз. Драматургиядән бөтенләй китмисездер бит? Үзегездән "ваз кичү"нең сәбәбе нәрсәдә?

 

– Әдәбиятыбызда бик көчле һәм дөньяви мәгънәгә ия булган сюжетлар бар. Мөселман дөньясында фәхишә турында язу – үзе бер батырлык. Гарәбстан илләрендә фәхишә турында спектакль куюны күз алдына китерәсезме? Гаяз Исхакый исеме булмаса, әлеге пьесаны бездә дә куярга рөхсәт итмәсләр иде. Ә бит язучының әсәрендә әлеге персонажларның барысы да юк. Сәлим бай образын Ризван Хәмид белән без уйлап таптык. Гаяз Исхакый әсәрендә Камәр турында да әллә ни мәгълүмат юк, аның язмышы нибары дүрт битлек хикәягә кереп беткән. Ә Аяз Гыйләҗев әсәрләренә килгәндә, минем аның бай мирасын ачып бирәсе килә. Әти бит мәңгелек темалар хакында язды һәм еллар узгач та әлеге әсәрләр үзләренең асылын җуймаячак. Әйтик, өч аршин җир – дөньядагы бөтен кешеләрне берләштерә торган тема. Кабатлап әйтәм, бүген кеше китап укымый. Тамашачы спектакльләрне, фильмнарны карарга зал тутырып килә икән, ул киң тарала дигән сүз. Шуны да әйтәсем килә, әлеге әсәрләр моңа бик тә лаек. Чөнки без шул темалар аша татар дөньясын, аның язмышын күрсәтә алабыз. Мәсәлән, бүген "Бибинур" фильмы бөтен дөнья конкурсларында җиңеп йөри. Әле күптән түгел Франциядә "Иң яхшы сценарий" дигән номинациядә җиңү яулады. Ә Америкадагы фестивальдә Фирдәвес Әхтәмова тагын бер тапкыр "Иң яхшы хатын-кыз роле"нә лаек булды.

 

– Кино сәнгате сезнең иҗатта үзенә бер аерым роль алып тора. Мансур Гыйләҗев сценарие нигезендә, бүген биш: "Күктау", "Бөркетләр", "Бабай", "Кышкы сабантуй" һәм "Бибинур" фильмнары төшерелде. Шулар арасында иң уңышлысы, әлбәттә, "Бибинур". Әлеге фильмның уңышы нәрсәдә дип уйлыйсыз? Бәлки аның сәбәбе режиссердадыр?

 

– Бибинурның үзендә. Аның образы шулкадәр бай, катлаулы. Тормышта андый образ була алмый, ул – синтез. Аяз Гыйләҗев тарафыннан бик җитди һәм уңышлы эшләнгән образ бу. Әлбәттә, әсәрнең кайбер өлешләренә яңалык керттек, әмма Бибинурны язучы ничек язган булса, шул килеш калды. Әби образы шулкадәр тирән һәм бөтен кешенең күңеленә якын. Уңышы шунда.

 

– Бәлки безгә кино төшерү өчен образларны шулай тирәнтен ачып бирү җитми торгандыр?

 

– Проблемабыз образларда түгел. Татар әдәбияты шулкадәр бай бит ул. Акчага да сылтамасыннар. Аны да табып була. Төп сәбәп – режиссер юклыкта. Киноның авторы һәрвакыт режиссер булды. Әгәр яхшы язылган сценарий һәм талантлы режиссер бар икән, акчаны табып була. Әйтик, минем фильмнарны Мәскәү финанслады бит.

 

– Әтиегез Аяз Гыйләҗев сез язган пьесаларны кабул итеп бетермәгән. Сез өйдә бу хакта бәхәсләшә идегезме?

 

– Аяз Гыйләҗев белән бәхәсләшеп була иде дип уйлыйсызмы? Әти безнең фикерне кабул итмәде һәм, гомумән, аның белән бәхәс куертып булмады. Әмма әтинең минем пьесаларны өнәп бетермәвен белә идем. Беренче тапкыр пьеса яза башлагач та: "Ризван Хәмид синең пьесаларыңа бәя бирсен", – дип әйткәнен хәтерлим. Яшь чагымда мин Ризван абый белән эшләдем һәм драматургиядә остазым дип аны саныйм.

 

– Сез иҗатыгыздан канәгатьме?

 

– Ялганлыйсым килми. Мин тормыштан да, үземнән дә канәгать түгел. Кайбер кеше, әгәр дөньяга тагын бер кабат килсәм, бернәрсәне дә үзгәртмичә яшәр идем, ди. Алар шулкадәр бәхетле кешеләрдер инде. Ә мин бу дөньяда күп нәрсәне үзгәртер идем.

 

 – Ир ат өчен 50 яшь – егет чак, диләр. Егетлектән олыгаюга таба барган язучы киләчәктә нинди темаларны колачларга җыена?

 

 – Язу теләге кимемәде. Беләсезме, мин 40 яшьләр тирәсендә кризис кичереп яшәдем һәм 50 яшь тулганны түземсезлек белән көттем. Күп кенә дусларымны югалттым. Әйтик, Камил Камал, Дамир Сираҗиев бик яшьли китеп барды. Әти: "Иллегә җитсәң, аннан соң яшәргә җиңеләя", – дип әйтә торган иде. Алга таба да кешеләргә кызыклы темалар хакында язарга иде исәп. Соңгы вакытта чын мәхәббәт турында, "Ромео һәм Джульетта" кебек пьеса язылганы юк. Шундый әсәрләр язасым килә.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ | 11.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»