|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2022 Криминал
30дан артык хатын-кыз үлгән, өчесе могҗиза белән исән калганТатарстан Югары судында 30дан артык әбине үтерүгә бәйле шау-шу кузгаткан эш буенча суд процессы башланды. Казанда яшәүче 40 яшьлек ир-ат Радик Таһиров гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырды. Таһировка карата берничә маддә (кеше үтерү һәм үтерергә омтылу, шулай ук кеше талау) буенча гаепләү белдерелде. Эш 847 том һәм 60тан артык эпизодтан гыйбарәт. Тикшерү версиясе буенча, аның корбаннары арасында Казан, Уфа, Самара һәм Үзәк, Идел буе, Урал федераль округларының башка шәһәрләреннән 30дан артык өлкән яшьтәге хатын-кыз бар. Тагын өчесе могҗиза белән исән калган, дип яза Татар-информ.
Җинаятьче әбиләрне 2011-2013 елларда үтереп йөргән. Тикшерү ачыклаганча, Таһиров бер схема буенча эш иткән – үзен социаль хезмәткәр яки слесарь дип таныштырып пенсионерларның фатирына кергән, аларны буып үтергән һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыгып киткән.
Бүген прокурор гаепләү карарын укый башлаячак. Бу берничә көнгә сузылыр дип көтелә, шуннан соң суд һәлак булучыларның туганнарыннан сорау алырга керешә.
Искәртеп узабыз, Радик Таһировны 2020 елның декабрендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә тоткарладылар. Ул корал саклаган һәм урлау өчен хөкем ителгән булган инде. Әгәр гаебе расланса, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәчәкләр.
Кичә Татарстан Югары суды Таһировны сак астында тоту вакытын тагын ярты елга озайтты.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|