поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2011 Экология

Бүре эзеннән аучы йортына

Күршебез мылтык асып ауга киткән саен, мин аның артыннан: «Бер нәрсә дә ата алмаса ярар иде», – дип теләп кала идем. Бу күңел тарлыгыннан түгел, аучының мылтыгына эләгергә тиешле җәнлек минем өчен бик кызганыч. Ләкин шул ук вакытта аучы кеше табигатьнең, аның җәнлекләренең холкын бик яхшы беләдер дигән уй, шул серләргә үземнең дә төшенәсе килү һәрчак күңелне кытыклап тора. Сәбәбе булса, сәгате суга, диләрме әле. Авыллар тирәсендә бүре эзләрен күргәннәр икән дигән сүз мине Балтач районы аучысы Азат ЗЫЯТДИНОВ янына китерде.

Аучы дисәм дә, бу аның өчен һөнәр түгел, үзенә күрә бер шөгыль, хобби гына. Азат район хастаханәләренең берсендә теш табибы булып эшли. Аучылык белән мавыгу бабасыннан ук килгән. Ул хәтта ауга йөрү өчен сугыштан соң Германиядән мылтык та алып кайтырга теләгән, тик рөхсәт кенә бирмәгәннәр. Әтисе Рәис тә бүгенгә хәтле ауга йөрергә бик ярата. Шулай да яшь барган саен, ауга йөрү авырлаша, дип аңлатты Азат әтисе турында. Ә Азат үзе кече яшьтән, Көек авылыннан Балтач мәктәбенә укырга йөргән елларда ук җәнлекләрнең эзләрен өйрәнеп, олы юлдан әллә кая хәтле кереп китә торган була. Аның тәҗрибәсе дә, осталыгы да аучылык турында зурдан кубып сөйләшергә җитә дип уйлыйм.

 

Аучыларга карата фикеремне язма башында ук әйтеп киткән идем, ә менә Азат белән сөйләшә башлауга диярлек, «кансыз аучылар» турындагы уем үзгәрде. Шулай да кулына корал тоткан кешенең җәнлекләргә карата миһербанлы булуына бик үк ышанып бетәсе килми. Мәсәлән, теге яки бу җәнлекне атуга рөхсәт кәгазенең, ягъни лицензиянең шартлары үтәлүе мине шикләндерә.

 

– Әгәр дә һәр аучы күпме кирәк, шул тикле җәнлек атса, урманнарда берни калмаган булыр иде. Күз алдына китерегез, безнең Балтач районында гына 200гә якын аучы бар. Рөхсәт кәгазе булып ауга чыккан кеше дә бер көнгә бер генә куян ата ала, ә сезонга – дүртне.

 

– Аучылар әлеге шартларны үти, дияргә телисез инде.

 

– Үзен чын аучы дип санаган кеше беркайчан да бетерәм дип атмый. Ул киләчәк турында да кайгырта. Безнең сөйләмдә үтердем дигән сүз дә юк, алдык, таптык дип сөйләшәбез. Шул ук куяннарның теге яки бу участокта күпме икәнлеген билгеләүче кешеләр дә – аучылар. Мин үземнең умарталык тирәсендә ничә куян эзе барлыгын күзәтәм, саныйм. Бер атнадан янәдән кабатлыйм, иске эзләр инде кар белән капланган була. Әлеге күрсәткечләр районга, аннан соң Казанга тапшырылып, куяннарның саны турында уртача күрсәткеч чыгарыла.

 

– Җәнлекләрне аулау өчен рөхсәт кәгазьләре алу мәшәкатьлеме?

 

– Җәнлекнең төренә карап, мәсәлән, кабанга, пошига Казаннан алырга кирәк. Башкаларына җирле оешмадан аласың. Үзебезнең районнан читкә китеп ауга чыгарга уйлыйм икән, рөхсәтне алардан алам. Шулай ук безгә дә чит районнардан киләләр. Әйтик, Казаннан рөхсәт алып, кабан атарга киләләр икән, алар иң элек райондагы җаваплы кешене күреп теркәләләр. Хокук саклау органнары туктатса да, иң беренче чиратта, җирле җитәкчелек хәбәрдармы икәнлеген белешә.

 

– Аучы куянны куса, ә аның үзен милиционер да ауларга мөмкин, димәк...

 

– Браконьерлар, хокуксыз корал йөртүчеләр булмаска тиеш. Шунысына да игътибар итәргә кирәк: тәҗрибәле милиционер беркайчан да, урман эченә кереп, аучыларны куып йөрми. Рөхсәте булган кешеләрне, аларның машиналарын яттан белә, шикле кешене әллә каян таный ул. Аллам сакласын, саксызлык аркасында, аучы мылтыгына эләгеп, бәлагә дучар булуың да бар.

 

Үгез алыргамы, ауга чыгаргамы?

 

– Ауга йөрүнең шөгыль генә икәнлеген аңлагандай булдым. Ләкин, ни генә димик, ул анда фотосунарчы кебек күңел ачу өчен генә йөрми, табыш алып кайта. Бүгенге көндә ит бик очсыз түгел.

 

– Аучы өчен ул буш түгел, пошины аулауга рөхсәт алу 21 000 сум тора. Без лицензияне 10 кеше җыйналып алдык һәм быел сезон ябылганчы аулый да алмый калдык. Кабанның бер яшькә кадәргесен аулау өчен 5 500 сум акча түләргә кирәк.

 

– Ау мылтыгын, аңа кирәк булган патроннарны да исәпләсәк, ауга йөрү бик кыйммәткә төшә икән. Әле ул киек хайваннарның итен тәмле итеп әзерли белергә дә кирәктер.

 

– Монысы инде хуҗабикәнең уңганлыгыннан, осталыгыннан тора. Кырда йөргән җәнлекләрнең итендә ниндидер үзгә тәм була. Тормыш иптәшем Илсөяр ризык әзерләргә бик оста, һәрвакыт телеңне йотарлык итеп пешерә.

 

– Җәнлекләрнең тиресе дә бар бит әле. Анысын кулланасызмы?

 

– Бүгенге көндә тирене эшкәртеп сату юк диярлек. Бу эш җайга салынмаган, шуңа күрә тире өчен генә сунарчылык белән шөгыльләнүчеләр юк.

 

– Киекнең кайдалыгын белү осталык сораса, аны эзләп табар өчен физик яктан ныклы әзерлек тә кирәктер.

 

– Урман эченнән яисә басудан чаңгы тагып, карга бата-чума йөрү өчен, әлбәттә, сәламәт булырга кирәк. Чаңгы белән 30-40 чакрымга хәтле араны үтәргә туры килә кайчак. Икенче бик кирәк сыйфат – сабырлык. Урман эченнән сәгатьләр буе барасың да барасың, гел шул ук агачлар кебек. Төшенкелеккә бирелергә дә озак түгел. Депрессиягә бик тиз бирелүче кешеләр бар, сунарчылык андый кешеләр өчен түгел.

 

«Бүреләр алай ук әшәке түгелләр...»

 

– Сезнең белән очрашуга китергән төп сәбәп – бүреләр. Безнең редакциягә авылларда бүреләр күренә башлаган икән дигән хәбәр килгән иде. «Мари авылларында балалар каршына бүреләр чыккан икән», дигән хәбәрне дә ишеттек. Әлеге сүзләр нигезлеме, бүре белән очрашканыгыз бармы?

 

– Берәр атна элек эзен күргән идем. Уйлавымча, бу ялгыз ата бүренең эзе булырга тиеш. Мөгаен, ул узып баручы бүре генә булгандыр, бүтән бер дә күрмәдем. Бүре өчен бер төнгә 50-60 километр ара узу берни түгел. Соңгы елларда безнең як урманнарында бүреләрнең бер дә очраганы юк. Җәйге чорда мари урманнарында булган янгыннарга бәйле рәвештә, бүреләрнең күренә башлаулары мөмкин. Кешеләр өчен бүгенге көндә кыргый этләр бүреләрдән дә куркынычрактыр дип уйлыйм. Алар кешеләрдән курыкмыйлар, кешеләр дә, эт кенә, дип, саксызлык күрсәтергә мөмкиннәр. Кемнәрнеңдер үз эшенә салкын каравы, вакытында аларны аттырмавы аркасында, халык, бигрәк тә балалар зыян күрә икән, бу аяныч. Ә аучының авыл урамында корал кулланып, эт атып йөрергә хокукы юк.

 

PS. Азат Зыятдинов белән әңгәмәне шушы урында туктатып торыйк, аучылар турында азмы-күпме теоретик белем тупладык, үзебезне борчыган сорауларга җавап таптык. Киләсе язманы әзерләү өчен, ауга чыгарга исәп. Куян ук атмасак та, һич югында эзен фотога төшереп булса да кайтырбыз.

 

Киек кошны әзерләү

 

Кыр казын иң элек кайнап чыккан суда 15 минут тирәсе пешереп алырга кирәк. Аннан соң гына судан алып, тәмләткечләр өстәп, йорт казын пешергән кебек фольгага төреп, духовкага куябыз.

 

 Әлеге уңайдан иптәш кызымның сөйләгәннәре искә төште. Аның да ире бик тырышып кына, көне буе йөреп, бер үрдәк алып кайткан. Дустым бу табышны кабул итәргә теше-тырнагы белән каршы булып, үрдәкне кире иренең кулына тоттырган. Киткән «аучы» авыл буйлап үрдәк тотып һәм кыз туганының ишеген шакыган. «Бишләп үрдәк аткан идек, сез дә авыз итегез дип алып килдем», – дип, күчтәнәчен тапшырган ул. Монысы да үзенә күрә бер ысул, истә тоту зыян итмәс.

 

Аучы белән балыкчы турында нинди генә мәзәкләр юк. Азат Зыятдиновның рәсемдәге кабан дуңгызын аулавы, мәзәк булса да, чынбарлык. Урман эчендә кабан белән шактый гына качышлы уйнаганнан соң, алар бер-берсен югалталар. Кабан дуңгызы, аучылардан котылдым дип, чыршы төбенә качкан җиреннән атылып чыга да табышны югалттым дип аптырашта калган Азатның ике аяк арасыннан выжылдап уза. «Гади кешеләр моны аңлап бетерми, ә аучыларның ышанасы килми», – ди Азат. Нишлисең, иптәшләрен эзләрне күрсәтә-күрсәтә ышандырырга туры килә инде.

 

Балтач – Казан


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»