|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2022 Мәдәният
Әдәби кафеда «Асылбикә күз яшьләре» китабы тәкъдим ителә28 октябрь көнне Әдәби кафеда (Казан, Декабристлар урамы, 2, «Татмедиа», 1 кат) 13.00 сәгатьтә «Асылбикә күз яшьләре» китабын тәкъдим итү чарасы узачак. Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллин үзенең яңа китабында халкыбызның әдәби һәм тарихи елъязмасын тәкъдим итә. XX гасыр барышында илебездә барган үсеш-үзгәрешләрнең данлы да, фаҗигале дә сәхифәләрен бер үк вакытта аянычлы һәм мавыктыргыч итеп, аерым шәхесләр һәм кешеләр язмышына төреп сурәтли. Җыентыкта тупланган язмалар үзләренең хакыйкый чынлыгы, фактларның төгәллеге, хис-кичерешләрнең тирәнлеге белән укучыны җәлеп итә. Һәммәгезне әлеге чарага чакырабыз!
--- |
Иң күп укылган
|