|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2022 Могҗиза
60 елдан артык юынмаган ир, юынгач, 94 яшендә үлеп киткәнИранда яшәүче дөньяда иң пычрак дип саналган (50 елдан артык юынмаган) дәрвиш 94 яшендә үлгән. Аму Хаджи Фарс провинциясенең Дейга авылында 23 октябрьдә дөнья куйган. Шлакоблоклардан төзелгән алачыкта яшәүче тәне корым белән капланган ир 60 елдан артык су белән дә, сабын белән дә юынмаган. Яшь чагында ирнең ниндидер уңышсызлыкларга таруы аны душ керүдән баш тартуга китергән, ди авыл халкы аның турында. Бермәлне авылдашлары ирне елгага су керергә илтергә була, әмма моны аңлап калган Хаджи машинадан сикереп төшеп кала.
2014 елда Хаджи чисталык аны авыру итәчәк дип уйлавын язганнар. Шулай да берничә ай элек аны юынырга күндергәннәр.
Фото:tgstat.ru
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|