поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2022 Җәмгыять

Авыр вакытларда үз илең белән булырга кирәк

Тарих фәннәре докторы, профессор, Россия фәннәр академиясенең Самара федераль тикшеренү үзәгенең фәнни редакторы Наилә Таһирова белән әңгәмә.

- Наилә Фәридовна, “Forbes” журналы мәгълүматларына караганда, Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, илебездән миллионга якын кеше киткән. Тарихи мәчет ачылышына багышланган конференциядә Сез үз илеңнең тарихына таяну мөһимлеге турында сөйләгән идегез. Ил өчен авыр вакытта качып киткән кеше башка җирдә бәхет табармы?

- Минемчә, язмыштан узмыш юк. Катаклизмнардан, Россиядәге яки дөньякүләм масштабта булган вакыйгалардан һич тә котылып булмый. Хәтта башкаларга ияреп китеп барган очракта да, һәркем үз позициясен билгеләргә, киләчәген сайларга тиеш. Минем фикеремчә, авырлыкларны бергәләп җиңәргә кирәк. Авыр заманнарда гражданин үз халкы, үз иле белән бердәм булырга тиеш.

Китүчеләр, әлбәттә, күп, ләкин ул кешеләр илебез юлын билгеләүчеләрдән түгел. Бу очракта ничек эшләргә кирәк иде, ничек кирәкмәс иде дигән со¬рау¬га җавап табуы кыен. Һәр кеше үз нияте буенча эш итә, эчке халәте аның үзенә һәм Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле. Аллаһы каршында һәркем үзе җавап тота, һәм без аңа хөкемдар була алмыйбыз. Кемдер китәр һәм күпмедер вакыт рәхәттә яшәр, ә кемдер чит-ят җирләрдә бә¬хетсез булыр. Һәркем үз эше өчен үзе җавап бирә. Кемнең йөрәгендә ни булганын беркем дә белми, нинди ниятләр белән йөргәнен беркем дә аңламый. Шуңа күрә миллионлаган сәбәпләр табып, кемдер китә, ә кемдер кала.
 
- Үзләрен «дөнья кешесе» буларак таныткан затлар бар. Бу, бер яктан, яхшы, әлбәттә, тик ул үзенең тамырларыннан аерыла бит. Сез бу турыда нәрсә әйтә аласыз?
- Без барыбыз да бер плане¬та кешеләре. Син кайда телисең, шунда йөрисең, сәяхәт итәсең, дөньяны танырга өйрәнәсең, аңа сокланасың. Җир шары - ул безнең бердәнбер зур өебез. Шулай ук туган-үскән йортыбыз да бар. Сабый чагында ата-анасы баланы яратып үстерә, тәмле ашата, матур киендерә, нәкъ чәчәк үстергән кебек карый. Ә «Чәчәк», үсеп җиткәч, ата-анасын да, туган-үскән җирен дә оныта, алар старт биргән казанышларын, уңышларын үзе булдырган дип саный. Ул акыллы, яшь, көчле, бар нәрсәне дә аңлый, бөтен дөньяны карап йөрергә тели. Ә бу вакытта бөтен җанын, малын, яратуын аңа биргән әти-әниләре көчсез һәм олыгайган булалар инде. Рәхмәтең кайда соң синең, «дөнья кешесе»? Ата-аналар тормышында авыр чаклар җиткән вакытта да үз туганнарың һәм якыннарың белән бергә булырга кирәк.
 
Бу, әлбәттә, минем фикерем һәм мин аны беркемгә дә тагып бирмим. Кешене чәчәк белән чагыштыра башлаганбыз икән, бу чагыштыруны дәвам итик инде. Гүзәл чәчәк бәллүр вазада да тора ала. Ләкин озак түгел. Кеше туган йортыннан беразга гына киткән вакытта да үзе белән бер уч җир алып киткән. Бу гореф-гадәт бөтен халыкларда да бар иде. Ә соңгы вакытта башка девизлар туды. Иң яхшысын - балаларга! Әти-әниләребез безне шулай тәрбияләгәннәр - иң тәмле кисәкне балаларына биргәннәр. Сәбәбе билгеле: 1941 - 1945 һәм сугыштан соңгы елларда күп нәрсәләр булмаган һәм алар, үз авызыннан өзеп, балаларын ашатканнар, киендергәннәр һәм, нәтиҗәдә, эгоистлар үстергәннәр.  
 
Минемчә, бу традицияне үзгәртергә кирәк. Иң яхшысы - өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы булу. Бу яшьләрнең бурычы. Олылар хөр¬мәткә лаек, чөнки заманында бик авыр шартларда эшләгәннәр, балаларын үс¬тер¬гәннәр, кеше булсыннар дип тырышканнар. Әйе, яшьләргә дә җиңел түгел - мал артыннан куалар, эш, балалар, ипотека арасында бишкә ярылалар, аннары, рәхәтен дә күрә алмыйча, бакыйлыкка күчәләр.  
 
Нишләргә, ничек яшәргә, нәр¬сәгә ышанырга дигән сорау туа. Баксаң, мөселман бәндәсе өчен матди җитешлек максат түгел икән. Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръән китабында бө¬тен сорауларга да җаваплар язылган, яшәү рәвеше ачык тасвирланган. Тормыш һәр буын алдында да хәзерге кебек кискен сынаулар куя. Үз юлыңны билгеләү - гади эш түгел шул. Соңгы утыз елда табыш, алыш-биреш, танылу - уңышның төп күрсәткечләре булып саналды. Ә хәзер тагын да үзенчәлеклерәк вакытка керәбез, бу - чынбарлыкны аңлау чоры. Үсеш вакыты. Мин барысы да яхшы буласына ышанам.
(“Татар-дуслык” сайты)
 

Айгөл МИНАСТИНОВА
Бердәмлек
№ --- | 25.10.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»