|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2022 Җәмгыять
"Юк, җәмәгать, сагынмыйм": Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) балачак фотосын күрсәтте«Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары, «Бәллүр кеше» диагнозы белән яшәүче Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) кечкенә чактагы фотосын күрсәтте. Социаль челтәрдә ул үзенчәлекле шигырь дә урнаштырган: «Сагынмыйм.
Сагынасыңмы нәни чакны?
Юк, җәмәгать, сагынмыйм.
Сызлану тулы тәүлекләр, –
Ничек итеп сагыныйм?
Сагынасыңмы үсмер чакны?
Юк, дусларым, сагынмыйм.
Барлык дуслар күңел ачты, –
Шунымени сагыныйм?
Сагынаммы яшьлегемне?
Ә ул һәрчак йөрәктә.
Бу – балачакның сурәте,
Калсын ул истәлеккә.
Монда мин – уникедә.
Балачакның беткән чагы
Әле дә исләремдә», – дип уртаклаша Лилия.
Фото: Лилия Сәлахетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
--- |
Иң күп укылган
|