|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2022 Могҗиза
Ейск фаҗигасендә югалган мәче хуҗасына кайтканЕйскида Су-34 самолеты торак йортлар ихатасына төшкәч исән калган мәче 5 көннән соң хуҗабикәсе янына кайткан. Бу хакта бүген үзенең Телеграм-каналында район башлыгы Роман Бублик сөйләгән. “Фаҗига вакытында күпләр балаларын һәм йорт хайваннарын эләктереп котылырга тырышты, шулай да кайсыбер песи-маэмайлар куркышларыннан я яшеренгән, я качканнар. Һәм менә шуларның берсе бүген иясенә кайткан”, – дигән чиновник, аккаунтында мәче фотосурәтен урнаштырып.
Бәхеткә, мәченең хуҗасын да тиз тапканнар. Ул шул йортта яшәүче олкән яшьтәге хатын булып чыккан.
Су-34 хәрби самолеты Ейскидагы күп катлы йорт янында 17 октябрьдә фаҗигагә тарый. Соңгы мәгълүматлар буенча, 14 кеше һәлак булган, 43 кеше каза күргән. Русиянең Оборона министрлыгы самолет төшүнең сәбәбен очып киткәндә двигательләрнең берсенә ут кабу дип атады.
Фото:Telegram-канал «Роман Бублик Ейск»
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|