поиск новостей
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Март
  • Илһам Шәриф - җырчы
  • Мөнир Якупов - җырчы
  • Әхмәт Рәшит (1936-2020) - шагыйрь
  • Гөлсем Камская (1901-1975) - актриса
  • Динә Гарипова - җырчы
  • Дмитрий Квартальнов - хоккейчы, тренер
  • Абдулла Әхмәт (1905-1976) - язучы
  • Таһир Нәбиуллин - язучы
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
24.10.2022 Спорт

Татарстанның иң көчле көрәш командасын ачыкладылар (РАЙОННАР ИСЕМЛЕГЕ)

Казанда Татарстанның иң көчле көрәш командасын ачыкладылар. Федерация Кубогы өчен узган бәйгедә Лаеш районы өчен бил алышкан егетләр җиңү яулады. Теләче командасы – икенче, Әлмәт көрәшчеләре исә өченче булды.

Көрәш дөньясында үзенә күрә бер яңалыкка әверелгән әлеге ярышның беренчесе узган ел оештырылган иде. Моңа кадәр күп еллар дәвамында уздырылган Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәйгесенең урынын алды ул. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, авыл егетләрен Казанга җыя иде министрлык ярышы. Әлеге турнирда көрәшчеләр үз категорияләрендә шәхси җиңү һәм командалар арасында беренче урынга чыгу өчен бил алышса, Федерация Кубогында уртак уңыш мөһимрәк. Хәтта үз ишләрең арасында бер мәртәбә отмыйча да, җиңүчеләр арасына керергә мөмкин. Иптәшләрең синең өчен дә тырышса, әлбәттә. Кыскасы, бердәмлек сорала. Җиде үлчәү авырлыгында оештырылган ярышта уңышка ирешү өчен командадагы ким дигәндә дүрт кешенең көндәшеннән өстен чыгуы кирәк. Эшнең ни белән бетәсе әле соңгы алышлар тәмамланганчы ук ачыкланса, ахырга таба бил алышып тормаска да мөмкин. Шимбә көнне узган бәйгедә андый хәлләр дә булды.
 
Ярымфиналда Әлмәт белән Түбән Каманы отып, Федерация Кубогы бәйгесенең финалына Лаеш һәм Теләче командалары чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, җыелма командалары. Теләче өчен хәзер Рәмис Хәйруллин, Мөхәммәд Хәбибуллин, Артур Зөлкәрнәев, Ренас Кәлимуллин, Айгиз Зәйнетдинов, Раил Нургалиев, Фәрхәт Фәйзуллин бил алыша. Яртысыннан артыгы тумышы белән башка район, хәтта төбәк егетләре. Лаешның беренче командасында исә барысы да читтән килгән көрәшчеләр: Алексей Абрамов (Алексеевск), Илназ Димиев (Мамадыш), Динар Кәримуллин (Теләче), Раил Сәлахетдинов (Киров өлкәсе), Ранис Галимуллин (Теләче), Муса Галләмов (Мари Иле), Радик Сәлахов (Зәй). Лаеш өчен халыкара класслы 6 спорт остасы тир түкте әлеге бәйгедә! Яхшы күренешме бу, әллә юкмы – һәркемнең үз фикере. Көрәшчеләргә келәм генә түгел, эш һәм аш та кирәк. Ләкин аларның бер командадан икенчесенә күчеп йөрүенә гади тамашачы гына түгел, хәтта хөкемдарлар да өлгерә алмый.
 
Соңгы елларның иң көчле көрәшчеләреннән саналган Раил Нургалиев, Муса Галләмов һәм Радик Сәлаховның бил алышуы һәр бәйгенең бизәгенә әверелә. Бу юлы тамашачыга андый бәхет тәтемәде. Муса белән Радик хәзер бер командада, төрле категорияләрдә көрәшәләр. Раил белән Муса исә финалда бил алышырга тиеш иде. «Травмасы бар аның», – диде Раил, авызын ерып. Шулай итеп, Нургалиев көрәшеп тә тормыйча, келәмнән җиңүче булып чыгып китте. Әмма батырлар исемлегенә керә алмады. Чөнки алдагы биш алышта Лаеш командасы 4:1 исәбе белән алга чыккан иде. Хәлиткеч очрашуда Ранис Галимуллин Айгиз Зәйнетдиновны отуга ук Федерация Кубогының быелгы иясе ачыкланды. Өченче урынны Әлмәт командасына бирделәр. Бирделәр, чөнки Түбән Кама егетләре келәмгә чыкса да, көрәшеп тормады. Мондый күренеш тамашачыга ошамады, билгеле, аның каравы фото һәм видеога төшерүчеләр рәхәтләнде. Җиңгән як «чиста алым»нарны шәп ясады чөнки.
 
…18–19 ноябрьдә көрәшчеләр Татарстан чемпионатына җыела. Монысында шәхси җиңү өчен дә көрәшәчәкләр. Аңа кадәр исә Әлмәттә яшь егетләр арасында бәйге булачак. 29 октябрьдә алар нефтьчеләр башкаласына җыелып, татарның танылган батыры Ильяс Галимов истәлегенә бил алышачак.
 
Лаеш
Теләче
Әлмәт
Түбән Кама
Теләче 2
Чаллы
Зәй
Биектау
Балтач
Кукмара
Фото: «Татар-информ»

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar