|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2022 Җәмгыять
"Манзара" тапшыруында - яңа алып баручыКүптән түгел ТНВ каналында “Манзара” тапшыруы алып баручысына кастинг узган иде. Шулай итеп, тапшыруның яңа алып баручысы билгеле булды. Ул – Г.Камал театрында диктор-тәрҗемәче булып эшләүче Зөлфия Шәмсуарова. Зөлфиянең “Манзара”дагы пары – шулай ук Г.Камал театры хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев.
“ТНВ игълан иткән кастингны үттем. ТНВның зур гаиләсенә рәхмәт. Һәр дүшәмбе Алмаз белән “Манзара” тапшыруында без бергә. Ә театрдагы микрофон-колакчыннарымны ташламыйм! Чөнки мин аларны бик яратам”, - дип язган Зөлфия.
Шуны да әйтергә кирәк, Алмазның да, Зөлфиянең дә хәләл җефетләре шулай ук Камал театры артисты булып эшли.
Фото: ТНВ
--- |
Иң күп укылган
|