|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2022 Шоу-бизнес
Һинд киноларында уйнаучы татар кызы Ләйсән Кәримова: Ике дә уйламыйча чыгып киттем!
Милләттәшебез Ләйсән Кәримова — һинд кинофильмнарында һәм сериалларында уйнап, зур уңышка ирешкән талантлы актриса. — Ләйсән, һинд фильмнарында уйнармын дип уйлап та карамагансыңдыр...
— Андый хыял булды дип әйтә алмыйм. Әнием Лиана, әтием Искәндәр — табиблар. Гомумән, дәү әтиләрем һәм бер дәү әнием дә — табиб. Мин А.Н.Туполев исемендәге техник университетның менеджмент факультетын читтән торып тәмамладым. 18 яшем тулгач, чит илгә киттем. Дүрт ел Мисырда аниматор, соңрак кунакханәдә менеджер булып эшләдем. Аннан соң туристлык компаниясенә эшкә урнаштым һәм үз-үземә: “Нишләп Россиядә калыйм әле? Дөнья гизим!” — дидем дә, Азия илләрен күреп кайтырга булдым. Таиланд, Индонезия, Шри-Ланкага сәяхәт иттем. Гоада (Һиндстанның бер штаты) яшәүче дустымда кунак булдым. Аның дус кызы Мира фильм массовкаларында катнаша икән. Мине дә Мумбай шәһәренә чакырды.
— Ике дә уйламыйча чыгып киттең, димәк?
— Әйе! Мин бик позитив, тормышны яратам! Тышкы кыяфәтем, буй-сыным кастинг агентларына бик ошады. “Син кара чәчле һинд кызына да тартым, ә үзең ак тәнле!” — дип сокландылар. Клипларда төштем, зур булмаган рольләр уйнадым. Иҗатым алга тәгәрәгәч, актерлык осталыгы курсына язылдым. Балачактан сәхнәдә чыгыш ясый, төрле чараларда уйный идем, әмма актерлык белемем булмау үзен сиздертте. Ярты елдан Казанга — әти-әнием, энем Данияр янына кайтырга булдым. Чемоданымны тутырган гына идем, яңа сериалда роль бирелгәнен әйттеләр. Шулай итеп, Һиндстанда дүрт еллык актерлык эшчәнлегем башланды. Төп рольле беренче сериалым “Чахул”да аксыл чәчле чит ил кызын уйнадым. Экранда инглизчә генә сөйләштем.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|