|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2022 Фаҗига
Иркутскида торак йортка самолет төшүгә бәйле җинаять эше кузгатылдыБүген Иркутскида торак йортка төшкән Су-30 очкычы белән бәйле вакыйгага карата Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Самолет хәрби комплектларсыз сынау очышы барышында фаҗигагә юлыккан. Җинаять эше әлеге очкычның авиапредприятиесенә карата ачылган. Эш «Самолетны эксплуатацияләү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча карала. Вакыйга урында җирле тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Россия Тикшерү комитеты рәисе ведомствоның үзәк аппараты хезмәткәрләрен дә урынга җибәрде. Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр ителә. «Татар-информ» Иркутскида сынау очышы вакытында самолетның торак йортка төшүе турында хәбәр иткән иде. Очкычның аска төшү мизгеле видеога эләккән.
Пилотның икесе дә фаҗигадә үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халык арасында корбаннар булмавын белдерделәр.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|