поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.10.2022 Шоу-бизнес

Данир Сабировка: “Давай, снимай штаны, все нормально будет"

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзенең тормышындагы кызыклы вакыйгаларны барлаган. Аппендициттан операция ясауларын искә алып, җырчы болай дип яза:

"Мине операциягә әзерлиләр. Килеп керде палатага медсестра апа, бер кулында моның “Спутник” бритва станогы, ә икенчесендә – кер сабыны белән помазок. Рус апасы: “Тааак, сейчас подготовимся к операции...” – ди. Куркуымнан кайда качарга белмәдем, ул бритвасы гына ни тора?!
 
...Авыртулар Миләүшәнең туган көнендә, табын артында утырганда башланды (2016 ел). Үтәр әле дип, артык игътибар да бирмәдем. Икенче көнне Актанышта концерт. Авырту басылмый. Әмма, бернигә карамый, чыгып киттек юлга. М7 трассасы буйлап барабыз, һәрвакыттагыча, яраткан “У самовара” кафесына тукталдык. Ашау керми. Шунда вокалистка кызыбыз: “Синең аппендицит бугай”, – диде. Миләүшә кайтыйк ди, янәсе мин концерт куя алмыйм.
 
Мамадыш районының главасы малае белән таныш мин, аңа шалтыраттым. “Хәлем начар. Әлеге вакытта Мамадышны узып барабыз, табибка күренеп алырга иде”, – дим.
 
Ул: “Булат Мөдәрисовичка керергә кирәк сиңа”, – диде. М7 трассасыннан борылдык Мамадышка. Имеш, юл уңаеннан гына кереп чыгабыз да, дальше китәбез Актанышка.
 
Кердек. Әле бит, үземчә, хәзер керәм дә, мине танып алалар да, барысы да ярдәм итәргә тотыныр дип уйлыйм... Кергән идем, ә анда мине эт тә белми.
 
Табиб килгәнче, бер ханым анализлар бирергә кирәк икәнен әйтте. Дәваханәдә ремонт бара... Шул сәбәпле ул тикшеренүләрне: берсен – бер корпуста, икенчесен – әллә ничәнче этажда үтәргә туры килде. Ә бер адым атларга да хәлем юк...
 
Булат Мөдәрисович мине кабул итте дә, АППЕНДИЦИТ бу синең дип вердикт чыгарды. “Анализы получим и на стол!” – ди. Мин инде, башкалада медицина яхшырактыр дип уйлап: “Бәлки Казанга больницага барырмын?” – дим. “Юлда шартлавын теләсәң, пожалуйста”, – ди бу. Тәәәәк... Алай булуын бер дә теләмим. Аха, аннан язарлар барлык газета-журналларда: “Данир Сабировның сукыр эчәге шартлап үлгән”, – дип. Тәүбә-тәүбә. Ризалаштым.
 
Мине операциягә әзерлиләр. Килеп керде палатага медсестра апа, бер кулында моның “Спутник” бритва станогы, ә икенчесендә – кер сабыны белән помазок. Рус апасы: “Тааак, сейчас подготовимся к операции...” – ди. Куркуымнан кайда качарга белмәдем, ул бритвасы гына ни тора?! Мин бит гастрольгә дип өйдән чыгып киткән, үзем белән бар жайланмалар да бар. “Апа, җаным, я сам все сделаю”, – дим. Тарткалаша, тәки үзенекен сөйли. “Давай, снимай штаны, все нормально будет. Нам надо чтоб идеально чисто было, ты так не сможешь”, – ди. Уф. “Не переживайте, все чисто будет, если что-то останется, то жена уберет. А по сути, там и так чисто”, – дим. Чыгып китте бу. Үзем кирәк җирләрне җайлап кырдым шунда.
 
Миңа наркоз ясадылар да, сүндем. Уянсам, күз алдымда: филләр оча, бакалар җырлый, күгәрченнәр хат ташый...
 
Өнемә кайтып бетмәдем әле. Фәнни басмаларда укыганым бар, кеше өнсез чагында дөресен сөйли, барлык хыялларын, максатларын әйтә икән. Видеоны карасагыз, анда аңлашыла: “Матурым, мин сине яратам”, “Кеше буласы килә”, “Балалар исән-сау булсын”...
 
Мамадышны икенче туган ягым да дип йөртәм. Анда исән калдым бит! Аппендицитым анда җирләнгән", - дип яза җырчы.
Фото: соцчелтәрләр
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»