поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.10.2022 Җәмгыять

Шагыйрә Резедә Вәлиеваны Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр

Татар җәмәгатьчелеге бүген Казанда шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резедә Вәлиева белән хушлашты. Балалар шагыйрәсе Резедә Вәлиева 19 октябрь көнне 92 яшендә вафат булган иде.

Соңгы юлга озату мәрасиме Шуртыгина урамында – шагыйрә яшәгән йорт янында узды. Мәрасимне язучы Вакыйф Нуриев алып барды. «Без бөтенебез дә аның шигырьләрен укып үскән кешеләр. Ул күп еллар китап нәшриятында мөхәррир булып эшләде. Менә бүген соңгы тапкыр аның янына җыелдык. Бүген бездә ике кайгы. Унбиш ел элек бер көндә Рәшит Ягъфәр белән Мәгъсүм Хуҗин китеп барганнар иде. Бүген менә Резедә апа белән Нурмөхәммәт ага Хисамовны озатабыз», – диде Вакыйф Нуриев. 
 
Сүзне, беренче булып, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирделәр. «Резедә апа минем өчен бик якын кеше иде. Ул минем беренче китабымның редакторы булды. Аның шигырьләрен укып үстек бит. Аны күргәч: «Шундый итагатьле шагыйрәләр дә була икән», - дип шаккатып куйдым. Ул күңелне аңлый торган кеше, шагыйрә иде. Өлкәнәйгәч, безнең – язучыларның хөрмәтенә лаек булып, хөрмәтен казанып яшәде, иҗат итте», – дип сөйләде Ркаил Зәйдулла.
 
 
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Фоат Галимуллин да Резедә Вәлиева белән бәйле истәлекләрен сөйләде. «2004 елда Салават Юлаевның 260 еллыгы уңае белән Башкортстанда булырга туры килде. Шунда Резедә апаның туган ягының ни кадәр гүзәл икәнлеген күрдем. «Резедә апа, ничек бу матур җирне ташлап китә алдыгыз?» – дидем. Ул миңа: «Туган ягымны мин дә бик яратам, ләкин анда Казан университеты, татар теле һәм әдәбияты бүлеге юк, татар әдәбияты үзәге юк шул. Минем кыйблам – Казан, милләт булды», – диде. Шушы сүзләрдән соң мин аңа башкача карый башладым», – дип сөйләде Фоат Галимуллин.
 
Резедә Вәлиева белән хушлашырга туган ягы – Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәнбикә авылыннан якташлары да килгән иде, дип яза Татар-информ. «Илле елга якын мәктәбебездә Резедә апаның шигырьләре белән балалар укытабыз. Ул безгә шагыйрә генә түгел, дәү әби шагыйрә. Чөнки балаларның күңеленә дәү әниләрчә нур һәм моң сала иң күркәм, иң талантлы, иң кадерле шәхесләребезнең берсе ул. Башкортстанның барлык татар теле укытучылары исеменнән мин аның якыннарының, иҗатташларының кайгысын бүлешәбез», – диде Кыйгы районының татар теле укытучысы Җәмилә Хөрмәтуллина.
 
Шагыйрәне озатырга Казан балалар бакчасы тәрбиячеләре, укытучылар, шагыйрь, язучылар, җырчылар җыелган иде. Җеназа намазын «Мәрҗәни» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов укыды. Шагыйрәне Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.
Фото: Татар-информ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»