|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2022 Киңәш-табыш
Бу 15 продуктны суыткычта сакларга ярамый
Белгечләр суыткычта сакларга ярамаган 15 продуктны санаган. Аңлатуларынча, салкында бу продуктларның тәм сыйфатлары үзгәрә һәм файдалылыгы кими. Суыткычта сакларга ярамаган продуктлар исемлегенә түбәндәгеләр кергән: туралмаган карбыз һәм кавын, бәрәңге, бал, каһвә, помидор, кыяр, суган, сарымсак, икмәк, шоколад, үлән майлары, авокадо, банан, җиләкләр (җир җиләге, малина, кара бөрлегән һәм башкалар), яшел тәмләткечләр (базилик, әнис, петрушка, кинза һәм башкалар).
Билгечләрнең әлеге киңәшләренә ышаныргамы, юкмы – анысын һәркем үзе хәл итә, әлбәттә. Шулай да сүзләрен мыек очына чорнап кую артык булмас, мөгаен.
Ә сезнең суыткычта әлеге продуктларның берсе булса да бармы? Экспертлар фикере белән килешәсезме?
Фото: Фрипик.ру
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|