поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.10.2022 Медицина

Фельдшер Луиза Юнысова: «Кеше үлеменә күнегеп булмый»

Ашыгыч ярдәм бригадасы белән бер көн: язмабыз станциянең эчке дөньясы, тырыш хезмәткәрләренә багышлана

Иртә. Сәгать 6:40. Башкалар татлы төшләр күреп яткан арада ашыгыч ярдәм станциясендә смена алышына.  
Гаҗәп, бар кешенең йөзендә елмаю, яхшы кәеф күренеп тора. Беренче мизгелләрдә, табиблар әллә бәйрәмгә җыена инде, дип уйлап куйдым. Ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләре сумка тутыра. Алар кырмыскалар кебек, ярдәмләшеп, бүлешеп, авыр эш көненә әзерләнә. Монда һәркемнең үз шөгыле һәм бер генә минутка соңга калуны да кичереп булмый. 
 
Эш көне сәгать 7дә башлана. Мине, бу хезмәттә 10 елга якын эшләүче,  тәҗрибәле фельдшер, Луиза Сафина-Юнысова каршы алды. Ул Казан медицина көллиятен тәмамлап, хезмәт юлын РКБда башлап җибәргән. Аннан ашыгыч ярдәм бригадасына эшкә урнашкан.
 
– Менделеевск районында туып-үстем. Әтием ветеринар булып хезмәт итте. Элек шприцларны күп тапкыр кулланалар иде. Әти аларны дезинфекцияләгәнен күзәткәнем хәтеремдә. Медицина белән кызыксыну шуннан башлангандыр. Безнең һөнәр җиңел түгел. Тәүлек буе эшләргә кирәк. Бригадалар тулы булырга тиеш. Безнең филиалда 12 бригада эшли һәм берсенең дә буш вакыты юк, – диде Луиза Юнысова.
 
Эш көне башланып 12 минут кына үтте, ә өлкән фельдшер Луиза Юнысованың планшетына беренче чакыру килде дә: берәүнең кан басымы югары, берничек тә төшереп булмый... Кешенең ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгате дә бригадага килеп эләккәнче шактый юл үтә икән.

 – Ашыгыч ярдәм чакырткан кешеләр үзәк подстанция диспетчеры белән сөйләшә. Ул мөрәҗәгатьне район подстанциясенә җибәрә. Казанда барлыгы 9 ашыгыч ярдәм станциясе бар. Аннан мөрәҗәгатьнең төренә карап эш оештырыла. Ашыгыч чакырулар чиратсыз китә. Бу категориягә: аң югалту, йөрәк авырулары һәм башка симптомлы авырулар керә. Юл йөрү һәлакәтенә, йөкле хатын-кызлар янына бригада иң беренче чиратта җибәрелә. Аннан соң эч-ашказаны тракты авырулары булган пациентларга, соңгы чиратта температура күтәрелгәннәргә ярдәм күрсәтелә, – дип аңлатты Луиза Юнысова.
 
Ашыгыч ярдәм машинасында да бер генә буш урын да юк. Бар җиһазлар билгеле тәртипкә салынган. 
 
– Смена башланыр алдыннан барлык җиһазларны тикшерәбез. “Ашыгыч ярдәм”дә “әйберләрне онытып калдырдым” дигән сүзләр, гомумән, яңгырамый. Кеше язмышы өчен көрәшәбез. Эштә җавапсызлык күрсәтү, үлемгә китерергә мөмкин, – дип аңлатты фельдшер Зилә Батталова. 
 
Чакыру яңгырады. Фельдшерлар сумкаларын тотып, кирәкле документлар алып, кешегә ярдәмгә чыгып китте. Аларга җыенып бетәр өчен, бары 2 минут кирәк булды. Сәгать 7:18 – ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре пациент янына килеп тә җитте. Ишекне өлкән яшьтәге ир-ат ачты. Фельдшерлар эшкә кереште. Беренче эш итеп, авыруның хәлен сораштылар, сулышны тикшерделәр, кан басымын үлчәделәр, ЭКГ ясадылар. Аларның хәрәкәтләре артыннан карап өлгереп булмый. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре нәрсә эшләргә кирәк икәнен төгәл белә. Пациентның кан басымы күтәрелгән. Дүрт ай элек аның әнисе үлгән икән. Шул вакыт кичергән стресс, кан басымын рәттән чыгарган.
 
Авыруның ире дә үзенә урын таба алмый. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бу хәлне абайлап, аны тынычландыра башлады. Бер мизгел эчендә бүлмәдәгеләрнең кәефе яхшы якка үзгәрде. Алар моны ничек эшләде, дисезме? Гади генә – барлык сорауларына җавап биреп һәм ярдәм күрсәтеп. 
 
Әнә бит – авыру фельдшерга бер капчык дару алып килде. Боларның кайсын ничек кулланырга икән генә белми. Әмма бу мәсьәләне Луиза ханым җиңел чиште. Һәр даруның ничек, кайчан һәм нәрсә өчен кулланылганын әйтеп бирде. Аяклы энцеклопедия диярсең! 
 
– Ашыгыч ярдәм хезмәткәре барысын да белергә тиеш. Без һәр чакыруда төрле табиб ролен башкарабыз. Авыруга ашыгыч ярдәм вакытында күрсәтелсә, аның гомерен саклап калу ихтималы да арта. Кызганыч, чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр ашыгыч ярдәмне чакырмаска да мөмкин шул, – диде Луиза Юнысова. 
 
Бу сүзләрнең хак булуын үз күзләрем белән күрдем. Ашыгыч ярдәм бригадасына чираттагы чакыру килде. Фатирга кердек. Диванда өлкән яшьтәге авыру ята. Фельдшерлар үз эшен башлады. Тикшерү барганда Луизаның күз карашы үзгәрде. Инсульт... “Авыру кайчаннан үзен начар хис итә?” – дип соралды. Ир-атның хәле кичтән үк үзгәргән икән. Ул хәрәкәтсез калган, күз алдында берничә сурәт күрә башлаган. “Ни өчен ашыгыч ярдәм чакырмадыгыз?” – диде Луиза. Чыннан да, ни өчен? Иреңнең хәле начар булуын күреп булмыймы? Ир-ат 75 яшькә җитеп, бер тапкыр да медосмотр үтмәгән икән. Бер дару да эчмәгән, флюрография дә узмаган, шуңа күрә  якыннары бабайның хәле үзгәрүен сизмәгәндер дә. Алар ир-атның авыру булуын күз алдына да китерә алмаганнар. Бу бабайны күрү белән тын кысылды. Аны беренче тапкыр гына күрсәм дә, язмышы өчен кайгыра башладым. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә шундый хисләр тоя икән.

–  Авыруга ярдәм тиз арада чакырткан булсалар, хәле яхшырак булыр иде. Инсульт булган кешегә 3 сәгать эчендә булышсаң, паралич суккан өлешләрне кире үз хәленә кайтару ихтималы арта. Һәр пациентыбызның гомере белән кызыксынабыз. Аны хастаханәгә илтеп бирдек тә, оныттык түгел. Авыру терелә алса, шатланабыз. Эшкә яхшы яктан карамасаң, ашыгыч ярдәмдә эшли алмаячаксың. Әмма эштә булганны өйгә алып кайтырга, һәрвакыт күңел түрендә йөртергә ярамый, – диде Луиза ханым. 
 
Авыруны хастаханәгә тапшырдык. Луиза ханым документларны калдырырга китте. Без аны машина янында көтеп тордык. Луизаның күз карашлары үзгәргән, анда сүз белән аңлатып булмаслык хисләр катнашкан иде. Башка бер бригада алып килгән авыруны коткарып кала алмаганнар. Бер карасаң, бу бит Луизаның пациенты да түгел. 
 
– Кеше үлеменә күнегеп булмый. Бәхетем – 10 елдан артык тәҗрибәмдә ашыгыч ярдәм машинасында үлгән пациентларым булмады. Кешегә күрсәткән ярдәмдән файда күрәсе килә, – диде Луиза Юнысова.
 
Луиза ханым белән чакырулар арасында гына сөйләшергә җитешсәк тә, күңелдә бу һөнәргә һәм кешеләргә соклану хисе уянды. Хәзер барысы да аңлашылды. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә: “Сез кайда йөрисез, без сезне ничә сәгать көтәбез инде”, – дип әйтмәгез. Үз туган көннәрен дә, башкаларга багышлый алар. Чәй эчеп, телефонда яңалыклар тикшереп тә утырмыйлар. Ашыгыч ярдәм тәүлек буе үлем белән узыша. Бу ярышта аларга һич җиңелергә ярамый. 
 
Бер белмәгән кешенең язмышы өчен көрәшә аласызмы? Ә ул начар булса? Бу сораулар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен борчымый. Алар кешеләрне ярата. Нинди генә булсалар да, исерек яки наркоманмы – бригада ярдәм күрсәтмичә китмәячәк. Кайвакыт әҗәл  дә, бу кешеләргә сокланып бер адым артка чигенергә әзердер. 
 
– Луиза ханым, башка кешеләргә нинди киңәш бирер идегез? – дим.
 
– Гомер бик кыска. Кеше язмышы нечкә җеп төсле, теләсә кайсы мизгелдә өзелә ала. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Диспансеризация үтәргә курыкмагыз. Авырта икән, түзеп йөрмәгез. Кайбер авырулар кеше организмында симптомнарсыз бара, моның турында онытмагыз. Ярдәм сораган кеше, аны табачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Сәламәт булыгыз! –диде ул җавапка.
 
КИРТЛӘП КУЙ
Ашыгыч ярдәм чакырту буенча белешмә:
1.    Төгәл адрес әйтергә: урам, йорт, фатир, этаж, подъезд. Домофон, лифт эшләмәсә алдан хәбәр итәргә. 
2.    Ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итү сәбәбен төгәл әйтергә. Симптомнарны курыкмайча әйтү, төгәл мәгълүмат бирү, ашыгыч ярдәм бригадасына тиешле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтергә булыша.
3.    Ашыгыч ярдәм бригадасы килешкә документларны – паспорт, полис һәм СНИЛСны әзерләп куярга кирәк. 
 
СҮЗ УҢАЕННАН
“Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренең фатирга аяк киемен салмый керүенә аптырыйсызмы? Бу өстәмә вакыт алачагын онытмагыз. Алар бер чакыруда 2 сәгатьтән артыграк булса, аңлатма язарга тиеш икән.
 
САН
“Ашыгыч ярдәм” машинасы һәмфельдшерларның бригада сумкасында җиһазлар саны 162гә җитә
 
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»