|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Криминал
Аерылу газапларына түзә алмаганУфада 51 яшьлек ир аерылышканнан соң үзенең элекке сөеклесенең "Киа" автомобилен яндырган. Бу хакта 19 октябрьдә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Машина 31 яшьлек зыян күрүче шәфкать туташы эшләгән медицина учреждениесе территориясендә яндырыла. Бу көнне ул дежур булган. Хатын полициягә гариза язган һәм, ут төртүдә аның элек бергә яшәгән ире гаепле булырга мөмкин, дип әйткән. Элегрәк ул әлеге чит ил машинасын урлап киткән булган икән инде. Хокук сакчылары ирне оператив рәвештә тоткарлаган һәм тегесе 1 млн. сумлык зыянны тулысынча капларга вәгъдә иткән.
Шул ук вакытта полицейскийлар зыян күрүче белән һөҗүмче арасындагы конфликтның нечкәлекләрен ачыклый. Алар медицина учреждениесендә бергә эшләгән һәм узган елның сентябреннән бергә яшәргә булган. Сигез айдан соң пар җитди ызгыша, һәм ир, ни өчендер, сөйгәненең "Киа" машинасын алырга була. Ул чакта хатын урлау турында полициягә хәбәр итә. Хезмәткәрләр аңа каршы җинаять эше кузгата, ләкин бу хәл дә аларның мөнәсәбәтләренә нокта куя алмаган.
- Пар кабат бергә яши башлый, ләкин озакка түгел. Агымдагы елның сентябрендә гашыйклар янә аерылган. Шуннан соң ир машинаны яндырырга карар иткән.
Хәзер ирга карата, урлау турында җинаять эшеннән тыш, чит кеше милкен юк итү турындагысын кузгату хакында да сүз бара. Полицейскийлар шикләнелүчене кулга алган.
Фото: "МВД по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|