поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2011 Язмыш

Бөек шагыйрьнең борчулы уйлары...

16 февраль – якташыбыз, күренекле татар шагыйре Гакыйль Сәгыйровның туган көне. Исән булса, быел аңа 73 яшь тулган булыр иде. Тик мәрхәмәтсез үлем 2009 елның 29 июлендә татарның бөек шагыйрен (аны шулай дип бернинди шик-шөхбәсез әйтергә мөмкин, минемчә) арабыздан алып китте. Без аның дуслары, күпсанлы укучылары менә икенче ел инде туган көнен үзеннән башка билгеләп үтәбез.

Үлем бер кешене дә аямый, яшен дә, картын да, авыруны да, аттай тап-тазаны да. Ә ачы язмыш тарафыннан илле елдан артык гомерен бер хәрәкәтсез түшәк өстендә ятып торырга дучар ителгән Гакыйль Сәгыйровның үлеменә һаман ничек тә ышанасы килми. Ул чираттагы туган көне алдыннан Татарстан хөкүмәте биргән “жигули” машинасына утырып, редакциягә үзе килеп керер, йә булмаса телефоннан шалтыратып, хәл-әхвәлләребезне сораша башлар кебек.

 

Менә мин хәзер шагыйрьнең якташы, Татарстанның Нурлат районындагы Бикүле авылында туып үскән егет (Гакыйль дә биредәге күрше Әхмәт авылында дөньяга килгән бит), “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе, танылган журналист һәм язучы Илдус Диндаров язган “Гомер фасыллары” дип аталган китапны актарып утырам. Анда “Гакыйльнең офыклары” исемле каһарман шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы язма да бар. Шуннан түбәндәге юлларны укыйм:

 

“Кайдандыр басу капкасы ягыннан, ындыр артларыннан кузгалып, авыл урамына йөгереп кергәч, күңелле генә челтер-челтер акканнан соң, пәйда булганы кебек үк, кинәт кенә гаип булган язгы гөрләвекне күз алдына китереп карагыз әле. Табигать уянып килгән иртәләрдә ул китергән куанычны берни белән дә алыштырырлык, чагыштырырлык түгел. Дөрес, икенче көнне аның тыйнак кына, сабыр агымына күнегә төшәбез. Әмма ул үтеп киткәч, нидер җитешмәвен тоябыз һәм аны һәр яз саен сагынып, көтеп алуыбыз хак.

 

Алтмышынчы еллар ахырында татар әдәбиятына шагыйрь Гакыйль Сәгыйров та нәкъ әнә шулай - үзенчә җырлап, үз моңы белән килеп кергән иде. Хаста түшәгендә бер хәрәкәтсез яткан килеш, тешләренә карандаш кабып иҗат итүче, искиткеч нык ихтыярлы бу кешене ишетмәгән, белмәгән берәр татар баласы калдымы икән хәзер!? Рәхимсез язмышка баш бирмичә, үч итеп, каләмен теш арасына кыстырып, ярсу, тынгысыз хисләрен кәгазьгә төшерә ул. Эч пошканнан түгел - язмыйча түзә алмаганга, күңелендә тормышны, кешеләрне чиксез ярату тойгылары ташып торганга иҗат итә. Шуңа күрә шигырьләре бик тә самими, садә, җылы, рәсемнәре һәркемне сокландырырлык нәфис, гүзәл.

 

... Сөекле әнисе Хәбибҗамал апа исән булганда, җәйләрен Самара өлкәсендәге Иске Җүрәй авылына кайтып яши торган иде алар. Ә ул йортта караваты янындагы тәрәзәдән яшел чирәмле, тузанлы урам, инеш, тирәкләр күренеп тора. Бары шулар гына ләбаса. Әмма чын шагыйрь йөрәге тар тәрәзә өлгесеннән дә дөнья матурлыгын, олылыгын күрә белә, яшәү шавын, саф җилләрнең куәтле агышын бөтен җаны-тәне белән тоя. Ул, үзе язганча, «таныш түгел юлларны» да, «пәрәвез шарына тотынып» ерак сәяхәткә кузгалган «бәләкәй үрмәкүч баласы»н да күзәтеп тора, яңгырга тилмергән басуларга карап, бәгыре бәргәләнгән игенченең борчу-кайгыларын үз йөрәге аша үткәрә. Ифрат каты тән газапларын, җан әрнүен җиңеп, бөтен күңеле белән туган халкына игелек кылырга, фанилыкта үз урынын яуларга омтылган олы җанлы кеше генә шулай яза ала. Аның күңел офыкларын һични белән үлчәп булмый. Бу - иҗатында, шигырьләрендә чагыла. Аларда - керсез тойгылары, якты өметләре, ышанычы, яшәү мәгънәсе...”

 

Гакыйль Сәгыйровның нәкъ туган көнендә Димитровград шәһәренең “Восход” Мәдәният йортында үткәреләчәк 70 яшьлек юбилеенда автор үзенең бу китабын миңа бүләк иткән иде.

 

Шагыйрь турында бик күп язылды һәм бик күпләр язды инде. Ә менә Илдус Диндаров кебек, аның иҗатын төптән аңлап бәя бирүчеләр артык күп түгел.

 

Мин үзем дә күңелем тынычлык табалмаган чакларда Гакыйль Сәгыйровның шигырь китапларын кулыма алам һәм аның шигырьләрен укыганнан соң ниндидер илаһи көч тоя башлыйм кебек, чөнки ул язган һәр юлда диярлек ниндидер фәлсәфәле фикер салынган.

 

Менә мисал өчен шагыйрьнең 2006 елда Казанда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Йөрәк сере” исемле җыентыгыннан “Уйларым” дигән шигырен генә алыйк:

 

УЙЛАРЫМ...

 

 ...берсе — әрем,

берсе — борыч, —

әйтеп тора йөзкәйләрем,

яшькә тулы күзкәйләрем...

 

Үзәннәргә төтен

 җәелгәнме, —

Офыкларым төссез,

 томанлы;

Тойгыларга сизгер

 йөрәгемдә

Илем дигән тойгы югалды.

Өстем-астым, алдым-

 артларымда

Тулы төсле төрле хәшәрәт:

Чага, тешли, суя, аса, ата, —

Белмим ничек кирәк яшәмәк.

Бабам китте илне

 бүлешкәнче,

Имин чакта үлем эләкте...

Туктатырга кыргый

 вәхшилекне

Ходайның да җитмәс

 кодрәте.

Тракторлар, буразналар

 ярып,

Буйдан-буйга гөрләп

 барырмы;

Иксез-чиксез яткан

 басуларым

Үкенечкә генә калырмы?..

Эчем пошып карыйм

 киләчәккә:

Җимерәбез һаман, ватабыз;

Тиздән-тиздән җыен

 килмешәккә

Газиз җиребезне сатарбыз?..

...Мин яратмыйм көзне:

 сагыш... сары...

Черек исе... көчкә тын

 алдым.

Алмагачның кызыл

 яфракларын

 Алмалары диеп алдандым.

 

Әйе, сиземләү хисе шундый көчле булган шагыйрь үзенең туган Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылының киләчәк ачы язмышын бик яхшы күргән. Биредәге күмәк хуҗалыкның таркалуына, җирләрнең эшкәртелмичә, чәчелмичә калуына, яшьләрнең эшсезлектән иза чигеп авылдан китүләренә, сабый балалар юклыктан мәктәпнең ябылуына бөтен тәне-җаны белән әрнеп язып калдырган ул бу юлларны.

 

Менә икенче ел инде дөнья үзенең бөек шагыйрьләренең берсеннән - Гакыйль Сәгыйровтан башка яши. Без аның якташлары, авылдашлары, фикердәшләре, гомумән, үзебезне татар кешеләре дип санаучылар шигырьләре аша шагыйрь васыять итеп калдырган әманәтләрне тормышка ашыра алырбызмы икән?

 

Иске Җүрәй-Фәйзулла кырлары, басуларындагы шаулы уҗымнар өстендә язлар килгәч яңадан тургайлар сайравын тыңлап хозурланырбызмы? Туган авылларына әйләнеп кайткан яшь игенчеләрнең балалары, сабыйларның кулга-кул тотынышып, яңадан ишекләрен ачкан мәктәпкә баруларын күрербезме? Моңа бик тә ышанасы килә.

 

Әйдәгез, бөек якташыбызның туган көненә багышлап үткәрелүче кичәләрдә аның шигырьләрен укып (ә аларның татарлар яшәгән күп урыннарда үткәреләчәгенә шик юк), нәкъ шушы турыда сөйләшсәк, уйлансак иде.

 

Ә язын, Татарстан хөкүмәтенең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, бөек шагыйрьнең Иске Җүрәй авылындагы зираты өстенә мәрмәрдән эшләнгән истәлек ташы куелачак, Аллаһы боерса.

 

Тора-бара, бәлки, уртак тырышлыгыбыз белән шагыйрь яшәгән йортта аның музеен ачып җибәрүгә дә ирешербез әле.

 

“Әйткән иде: бүген алып

 кайтып

Кинәндерсен әле бабасын,

Кабат-кабат шушы

 башакларны

Кулларына тотып карасын,

Бер суласын әле

Гомер сөргән

Кырларының иркен һавасын.

 

 

Рәсемдә: Гакыйль СӘГЫЙРОВ (уртада) туксанынчы еллар башында Самарада аның иҗатына багышлап үткәрелгән кичәдә дуслары, фикердәшләре (сулдан уңга) Айдар ХӘЛИМ, Равил ЯҺУДИН, Зиннур ХӨСНИЯР, Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Рөстәм МИНГАЛИМ, Мидхәт ӘМИНОВ белән.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»