|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Җәмгыять
«Ышанасым да килми...» - көрәшче Илмир Сафиуллин вафатЮгалту арты югалту. Эшмәкәр һәм көрәшче Илмир Сафиуллин вафат. Күңелсез хәбәрне популяр җырчы, Илмирнең дусты Айрат Сафин җиткерде. «Ышанасым да килми… Урының оҗмахта булсын, Илмир», – дип уртаклаша ул.
Әле быел җәй аенда гына Илмир Сафиуллин Сочида узган Сабантуйның абсолют батыры булып калган иде.
«Дуслар белән ял итәргә дип килгән идек. Көрәшеп карарга булдым. Бу үзенә күрә туган көнгә бүләк тә булды. Иртәгә минем туган көнем», – дип уртаклашкан иде ул Татар-информ хәбәрчеләре белән.
--- |
Иң күп укылган
|