|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Фаҗига
Татарстан юлларында бер-бер артлы фаҗига (ФОТО)Татарстанның Яңа Чишмә районында кичә 16.30 сәгать тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләгәнчә, юлда Ford һәм Renault автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң, беренче автомобиль юл кырыена төшеп киткән, икенчесе юлда аркылы борылган.
«Ford йөртүчесе имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. Моннан тыш, өч зыян күрүче — ике хатын-кызны һәм бер яшүсмер кыз баланы хастаханәгә алып киткәннәр», - ди һәлакәт шаһитлары.
Шулай ук Чаллы шәһәре тирәсендә кичә төнлә булган юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган.
«Лада» автомобиле йөртүчесе юл кырыена төшеп киткән, машина агачка бәрелгән һәм түбәсенә әйләнеп капланган. Бәрелгәннән соң, ир-ат салоннан «чыгып очкан».
Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат иминлек каешын эләктермәгән булган.
«Юл-транспорт һәлакәтендә машина белән идарә итүче 24 яшьлек егет шунда ук үлгән. 23 яшьлек пассажирның башы имгәнгән, умыртка баганасы һәм аяклары сынган, ул хастаханәгә китерелгән», - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.
--- |
Иң күп укылган
|