поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2022 Мәдәният

Җырчы Зифа Басыйрова: Мин бит “халык артисты” түгел…

Музыка белгече Дания Гыймранова “Халык артистлары” дигән китапка аның турында очерк язарга теләге барлыгын әйткәч, сөекле җырчыбыз Зифа Басыйрова шулай ди.

“…Шушы җавапны ишеткәч, Дания ханым, ачыргаланып, йөрәк әрнүе белән: “Зифа апа, ничек инде сез “халык артисты” түгел, хәтта Мәскәүдәге концертларыгызга да тамашачылар агылып йөри, залларда басып торырга да урын калмый иде бит”, -- диде. Аңа каршы Зифа апа: “И-и, үскәнем, бәхетсез йолдыз астында туганмындыр. Башта ятимлек ачысын татыдым. Аннан соң түрәләрнең гаделсезлеге хезмәтемне юкка чыгарды”, -- дип җавап кайтарды”. Бу юллар 1978 елда Зифа апа белән ял йортында бергә булган Әминә Камалетдинова истәлекләреннән алынды.   
 
…Моннан берничә ел элек безнең Татарстан радиосында берара музыкаль редакциядә эшләп алган талантлы журналист Ирек Нигъмәти миңа Флүр Баһаутдиновның  Татарстанның атказанган артисты, җырчы Зифа  Басыйрованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган китабын бүләк иткән иде. Рәхмәт аңа! 2011 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан бу китапта тупланган язмаларны, авторга чиксез рәхмәтебезне әйтеп һәм аның рөхсәте белән, алда да файдаланырбыз әле. Сәнгать белгечләре, язучылар, иҗатташлары һәм якташлары уртаклашкан истәлек-хатирәләрнең тагын берсе -- Зифа апаның авылдашы, милләте белән рус, әмма татарча Казан татарларыннан да остарак сөйләшкән П.Иванов шулай бервакыт Зифа Басыйроваларның Киров урамындагы фатирында чәй өстәле янында ике-өч сәгать утырып, байтак кына сөйләшкәннән соң җырчының иң авырткан җиренә -- йөрәк ярасына кагылышлы соравын да биреп ташлый:
-- Зифа апа, ни өчен сезгә әлегә кадәр “халык артисты” исемен бирмиләр соң, әллә бу мәсьәләне кузгатучы юкмы?
-- Бар, бар, үскәнем. Тик менә ике-өч ел инде документлар Обкомда ята. Кул куярга вакытлары юк, ахрысы. Мин болай да, Аллага шөкер, начар яшәмим. Пенсиям дә тормыш алып барырга җитә. Зарланмыйм. Кайгыртканың өчен рәхмәт, үскәнем. Синең кебекләр күбрәк булсын иде. Тормыш юлындагы сикәлтәләрне җиңелрәк узар идек, -- дип көлемсерәп куйды ул. 
-- Сезне болай да халык бик нык ярата, радиодан җырлый башласагыз, бөтен эшен ташлап, сокланып тыңлый. Бу бит үзе зур бәхет, халык мәхәббәте, -- дидем мин.
 
Зур ихтирамга лаек шәхес, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов җырчы иҗатына багышланган “Тылсымлы көч” дигән чыгышында (ул тапшыру рәвешендә Татарстан радиосының алтын фондында саклана) сөекле җырчыбыз хакында болай сөйли: “З.Басыйрова, замандашлары кебек үк, төрле тетрәнүләр белән, үлем-җитем белән тулган революциядә, сугышлы, хәвефле елларның җәфасын чиккән кеше. Яшьли ятимә калган бу Мөслим кызына бик күп кыенлыклар кичерергә, авыр тормыш мәктәбе узарга туры килгән. Аның ирен, беренче балалары тугач ук, “халык дошманы” дигән яман исем тагып, кулга алганнар. Шунда ул юкка да чыккан. Шул көннәрдә үк төнге машина -- “кара козгын” -- Зифаның үзен дә алырга килгән. Яшь ананың кулында сабые, күзләрендә яшь. Кая барып сыенсын? Кемнән ярдәм көтсен? Татар халкының булачак сөекле җырчысының язмышы коточкыч фаҗига белән тәмамланасы булган икән бит. Авыр, бик авыр хәлләр кичерә Зифа. Аны бу газаптан яхшы күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле күршеләре генә коткарып кала... Әгәр дә без Зифа ханым җырларында ачы сагыш аһәңнәрен ишетәбез икән, моны табигый хәлгә санарга кирәктер...”
     
Язучы Самат Шакир истәлекләреннән: “1941 елның көзе. Илдә аяусыз каты сугыш бара. Менә шул кайгылы көннәрдә радиодан артистка Зифа Басыйрованың җырлары яңгырый. Ул елларда кешеләр Татарстан радиокомитетына адресланган хатлары аша З.Басыйрованың җырлавын кабат-кабат сорыйлар. Фронтта яраланып кайткан бер сугышчы болай дип яза: “Без сугышка кадәр үк аның җырлавын бик яратып тыңлый идек. Ут эчендә булганда да аның җырлары көч һәм куәт бирде...”
   
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Хөсәенов: “Без, 1941 ел балалары, сугыштан соң “кара эшләпәле” радио тыңлап үстек. Аннан еш кына Г.Сөләйманова, М.Рахманкулова, У.Әлмиев, С.Садыйкова, З.Басыйрова кебек җырчыларның тавышын ишеткәндә, күңелдә әллә нинди өермәле хисләр уяна, җан үсенә, моңландыра-сагышландыра иде. Бигрәк тә Зифа апа Басыйрованың тавышы. Аның җыры ишетелсә, ул җырлап бетермичә радио яныннан китә алмый идем. Безгә, ул чактагы үсмерләргә, чын ярату хисе, Ватанга, ата-анага, хезмәткә, кешеләргә хөрмәт-мәхәббәт әнә шул җырлар аша да керде...”
   
Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева: “Халкыбыз күңелендә аеруча мәхәббәт казанган җырчы Зифа Басыйрованың тавышында үзенә генә хас ягымлы аһәңнәр, моңнар бар иде. Аның моңнары белән җырлаучы бүген юк һәм киләчәктә дә булыр микән?.. Зифа Басыйрова -- кабатланмас җырчы... Ул үз халкының сөеклесе иде. Хөкүмәт тә аның хезмәтләрен бәяләде. Ул орден, медальләр белән бүләкләнде. Аңа “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирделәр. Ләкин Зифа Басыйровага барыбер тиешле бәя бирелеп җиткерелмәде. Ул “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем алырга бик лаек иде. Кызганыч, бу исемне аңа бирмәделәр. Бүген кайбер артистларның “халык артисты” дигән исемне җиңел генә алып куюларын ишетәм дә, Зифа апаны уйлап, әрнеп куям. Халкыбыз аны барыбер “халык артисты” дип саный”.
   
Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов истәлекләреннән: “...Тормышыбызның иң авыр елларында үз-үзен аямыйча, шәхси тормышы турында уйламыйча бары тик сәхнәгә, милли сәнгатькә бирелгәнлеге, биниһая олы хезмәте, һәр җырны, һәр сүзне йөрәге аша уздырып башкарганы өчен Зифа апаны легендар, кабатланмас җырчы дип әйтер идем. Кызганыч, үзе исән вакытта намуслы хезмәтенең җимешләрен татып, кадер-хөрмәттә яши алмады. “Татарстанның атказанган артисты” исеме дә “З. Басыйровага мактаулы исем бирмичә килешмидер инде” дигән фикерләр йөри башлагач кына бирелә... Әле бүгенгә кадәр З. Басыйрованы алмаштырырлык җырчының күренгәне юк...” 
   
Зифа апа үзе сөйләгәннәрдән: “Мин 1958 елда ВТОда (Бөтенсоюз Театр җәмгыяте) очрашуда катнаштым. Бөтенесе европача костюмнарда, мин исә татар милли костюмында җырладым. Әлбәттә, “отлично”га үттем. Концерттан соң милли костюмны салдым, үземнең костюмымда калдым. Шул арада бүлмәгә бер озын буйлы кеше керде дә: “Милли костюмда сез чыгыш ясадыгызмы?” -- дип сорады. Мин: “Әйе” дигәч, ул: “Менә сез гәүдәгә нинди бәләкәй генә икән, ә тавышыгыз Лидия Русланованыкы кебек. Сездә татар Руслановасы барлыгы сизелә”, -- дип, миңа рәхмәт әйтеп чыгып китте. 
    
Ленин комсомолы театрында мине сәхнәдән төшермәделәр. Сәхнәдә ул вакытта министр да бар иде. Ул: “Туктатыгыз моны берәр ничек!” -- диде, тик халыкны туктата алмадылар...” Үзебездән шуны да өстик: 60-70нче елларда артистканың тавышы Бөтенсоюз радиосыннан да еш яңгырый. Зифа ханымның җырлавын сорап рус тапшыруларына да хатлар килә. Виктор Татарский әле бүген дә алып барган бик озын гомерле “Встреча с песней”  тапшыруына популяр татар җырчыларының язмаларын тапшыруны сорап килгән хатлар арасында Зифа Басыйрованың җырлавын сораганнары аеруча күп була. 
 
Истәлекләрне Татарстан радиосының элекке хезмәткәре, журналист Мөслимә Шәфыйкъ фикерләре белән тәмамлыйк: “...Кешелек тарихында атаклы шәхесләр язмышында булган төзәлмәс ялгыш-хаталар мисалларының күп булуын беләбез инде. Менә Зифа Басыйровага -- татар моңының сазы, газиз халкының сөекле сандугачына -- халкының иң саф хисләрен күңел түрләренә җиткерүче останың да иң остасына, талантның да иң талантлысына “Татарстанның халык артисты” исеме бирелмәве хатасын берничек тә кичереп, гафу итеп булмый... Җырның нинди изге җан авазы булуын -- кеше күңеленең актарылган сагышлары, татлы да, ачы да мәхәббәт газаплары, хыял-өметләре, теләкләре икәнлеген бөтен тирәнлеге, нечкәлеге белән аңлап, җырга гомерен, халкына тугры хезмәтен багышлаган Зифа апаларыбызга тиешле олылауны күрсәтергә тиешле бит без!” 
  
Әйе, сандугач сайрар өчен туган шикелле, Зифа Басыйрова да җырлар өчен дөньяга килгән. Татар халкында җырга карата тирән мәгънәле әйтем бар: “бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата”. Зифа Басыйрова да йөрәк түреннән дәрьядай ташып чыккан моңнары белән меңнәргә рухи байлык өләшә, җаннарын дәвалый, күңелләрендә якты хыяллар уята, яшәүгә көч өсти. Халкыбызның кайнар мәхәббәтен яулаган җырчының иҗаты белән балачагымнан ук бүгенгә кадәр рухланып, аннан илһам алып яшәвемне  бераз гына шәрехләп үтмәсәм, язмабыз бик үк тулы булмас кебек. Сүземне балачактан башлыйм әле. 
 
1960нчы еллар. Миңа 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Җәйнең иң матур ае -- август ахырлары иде. Бер кичне әти белән әни сөйләшәләр: “Әйдә әле, карт, иртәгә Уфаны урап кайтыйк. Балаларның укырга барыр вакытлары да җитә. Арзанрак бәягә мәктәп формалары очрамасмы, төпчегебезнең дә (бусы мин булам инде) аягына кияргә калмады. Өммелхәят түткәйнең дә күптәннән авылга кайтканы юк, бер барганда аның да хәлләрен белеп чыгарбыз”.  Шушы сүзләрне ишетүем булды, алар каршына килеп бастым да: “Мин дә сезнең белән Уфага барам, сездән калмыйм, ияртмәсәгез, артыгыздан кача-кача булса да барыбер барам”, -- дип, елап та алдым. “Ярар-ярар, шыңшыма, барырсың, түлке әйбер сорап теңкәгә тиясе булсаң, кара аны!..” -- дигән “шарт” белән әнкәй  ризалашты. Ә әткәйнең андый вакытларда һичкайчан авыз ачып сүз әйткәнен хәтерләмим. Көнозын базарларда, кибетләрдә йөреп арыгач, әни әйткән Өммелхәят апаларга киттек. Үз йортлары белән торалар икән. Нәкъ авылдагыча. Без бераз хәл алуга, түткәйнең самовары да кайнап чыкты, тәмле аш исләре дә таралды. Тамак туйдырганнан соң арыганнар бетеп, рәхәт изрәү басты. Шул вакыт аргы баштагы бүлмәдән йөрәк кылларын өзәрлек моңлы җыр ишетелде. Әти дә, әни дә, мин дә җыр ишетелгән шул бүлмәгә ашыктык. “Менә бу галәмәт патефон дип атала, туганкайларым. Күргәнегез юктыр әле. Шушы платмасс тәлинкәләргә әртисләрнең тавышлары язылган. Ә бу аппарат шул авазларны безгә ишеттерә инде”, -- дип аңлатты апабыз.
   
Йокларга яткач, башта бер генә уй булды: “И-их, биреп җибәрсен иде апабыз безгә шул “патефон” дигәннәрен!” Уянгач та беренче сүзем шул булды: “Әни, сорагыз әле, бирсен әле безгә шуны, сорагыз, зинһар өчен...”    “Әйберләр болай да күп җыелды, улым, бирсә, үзең күтәреп алып кайтасыңмы соң?” Кайтмыйммы соң инде! Бирсен генә! Ничек ризалаштырганнардыр, белмәдем, биргән бит, Аллаһның рәхмәте. Трамвай тукталышына кадәр дә, аннан соң да кулдан төшермәдем мин аны. Авылга кайтып җиткәннән соң да 3-4 чакрым җәяү атлыйсы бит әле, җитмәсә, бик көчле яңгыр явып үткән, һавасы да бик бөркү... Мин бернәрсәгә карамый, кызу-кызу адымнар белән атлыйм да атлыйм. Тизрәк өйгә кайтып җитәсе, теге “могҗиза”ның тавышын тыңлыйсы килә... Өйгә кайтып кергәндә шыбыр тиргә баткан идем. Менә шул көннән безнең өйдә дә күңелгә якын милли җыр-моңнарыбыз ишетелә башлады. 5-6 яшьтә генә булсам да, мин шул пластинкалардагы язуларны шартлатып укый идем.  Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Мәрьям Рахманкулова, Зифа Басыйрова... Авылыбызда, бәлки, бердәнбер патефонга куелган пластинкалардан җыр тыңларга дип, бала-чага, күрше әби-апалар безгә җыела иде. Бигрәк тә “Рамай”, “Шөгер”, “Озату”, “Шомыртым”, “Су буйлап” кебек халык моңын сыйдырган җырларны тыңлаганда өлкәннәрнең күзләре яшьләнүе әле дә хәтеремдә. Халык арасында зур популярлык алган ул көйләрнең күренекле җырчы Зифа Басыйрова репертуарыннан булуын соңыннан, үсә төшкәч кенә белдем. 
Укырга кергәч атнага бер тапкыр була торган җыр дәресләренә мин шул җырчыларның җырларын өйрәнеп бара идем. Җырга мәхәббәт миндә әнә шуннан башланды дип беләм. Үсә төшкәч, мәктәптә үткәрелгән барлык концертларда, кичәләрдә җыр белән катнаша идем. IX класста укыганда район күләмендә “Алло! Без талантлар эзлибез!” конкурсында катнашып, 1нче урынны алуым да истә. Студент елларында да бер генә концерттан да калдырмадылар диярлек. Еллар үткәч, нурлы да, дәртле дә Казаныбызга да, һичшиксез, әнә шул моңнар тартып китергәндер. Җыр сәнгатебезнең чишмә башында торган фидакарь җырчыларыбызга мин гомерем буе сокланып яшим, аларга рәхмәтем чиксез. Ни кызганыч, аларның күбесенә шул чорның авырлыкларын, алай гына да түгел, гаделсезлекләрен татырга туры килгән. Бүген сүз алып барган Зифа Басыйровага бигрәк тә! Радиода эшләгән елларымда Зифа Басыйрова язмаларыннан әзерләнгән концертларны күп алып барырга туры килде. Магнитофоннан агылган үзәк өзгеч бу моңнар безне ыгы-зыгылы тормыштан якты балачак елларыбызга, туган якларыбызга кайтара, яшьлектә сөйгән ярларыбызны хәтердә яңарта, ата-бабаларыбызның ерак үткәненә сәфәр кылдыра, милли хисләребезне, милли горурлыгыбызны уята. Шул вакыт, Тукайчалатыбрак әйткәндә, “шушы җырчының “халык артисты” дигән исемгә хакы юкмы?” дигән сорауны үз-үземә кат-кат бирә идем.
   
Дөрес, сөекле җырчыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән соңгы елларда шактый гына изге гамәлләр эшләнгән. Җырчының туган ягы Мөслимдә җыр конкурслары үткәрелә, район Мәдәният йортына һәм район үзәгендәге бер урамга аның исеме бирелгән. Башкалабызда да Совет районындагы яңа урамнарның берсе Зифа Басыйрова исемендә. Шулай ук Казанда ул яшәгән йортка Истәлек тактасы куелачак дигән сөенечле хәбәрне дә ишеттем. Бирсен генә Аллаһ! Әлбәттә, боларның һәммәсе дә ифрат дәрәҗәдә куанычлы гамәлләр! Инде шушыларга өстәп, халык әллә кайчан үзе биргән “халык артисты” дигән исемне рәсмиләштереп, иҗатының иң югары дәрәҗәгә ирешүен дәлилләп таҗ да киертеп куйсак Зифа апабызның башына!.. Моңа, беренчедән, мәрхүмәнең рухы шатланыр, икенчедән, талантлы кызының хезмәтенә, иҗатына халкыбызның олы ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүе булыр иде. Ә моңа җырчының оныклары -- газиз улы Рафаэльнең  (1938-1995) балалары (алар исән булырга тиеш) ничек сөенерләр иде, ә?!
     
Халык моңнары -- борын-борыннан килгән әманәт дибез. Әнә шул изге әманәтне зур саклык, хөрмәт белән, олылап, сәнгать югарылыгына күтәреп халкына тапшырган гүзәл җырчы, җыр сәнгатенең асыл йөзек кашы, ярлы батрак Габделбасыйр белән Фәрхинур кызы Зифаны еллар аша булса да, олылыйк-хөрмәтлик әле, милләттәшләр! Язмабызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Зифа Басыйрованың 100 еллыгы уңаеннан “Халык җырчысы” дигән мөрәҗәгате (ә ул инде башта ук телгә алынган китапны ачып җибәрә) белән нокта куйыйк: 
“Җыр -- кешенең гомерлек юлдашы” дип, халык юкка гына әйтмидер. Сөенеч килсә, җыр кешене уята, кайгы-хәсрәт килсә -- юата. Ләкин кем җырлый бит әле! Бик сирәкләрнең генә тавышына, язмышына халыкның бөтен тарихы сыя. Ерак гасырлардан килгән иңрәү дә, сабый бала беренче йөреп киткәндә чыккан шат авазлар да, сөйгән яр белән хушлашкандагы сагыш та гүя синең йөрәгеңә кагыла. Шуңа да һәркемнең күңелен биләп алган җырчыларны “халык җырчысы” диләр. Зифа Басыйрова шундый җырчы иде. Халык бәгыреннән өзелеп төшкән һәм озак елларга халык күңелендә калган җырчы. Бүген дә аның тавышы, аның моңы безне битараф калдырмый. Димәк, җырчы яши, татар җыры яши!” 
 
Боларга өстәп тагын ни диярсең?! Безгә кирәге, иң мөһиме әйтелгән бит! Җырчыбызның шигырь юлларына салган үз сүзләрен китерсәң генә инде!..
“...Җырлар миңа яшәү юлын күрсәттеләр, 
Артка таба чигенмәскә өйрәттеләр. 
Халкым мине җырчы итте, бирде урын,
Халык җырчысы итте мине сөйгән җырым!..”
 
Тәлгать ХАМАТШИН. 
Башкортстан, Бүздәк.
 

Тәлгать ХАМАТШИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.10.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»