|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Хәвеф-хәтәр
1 миллионнан артык бурычы җыелган ике бала анасы югалганБашкортстанда балаларына 1 миллионнан артык бурычы җыелган ике бала анасын эзлиләр. Туймазы шәһәре һәм районы буенча суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаган улларын карау һәм тәрбияләү өчен акча түләмәгән 39 яшьлек Ямилева (Кондратьева) Ләйсән Зөфәр кызын эзлиләр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Дүртөйле районының Семилетка поселогында туып-үскән хатынның алимент буенча 1 миллион 150 мең сумнан артык бурычы җыелган.
"Хатын суд приставлары хезмәтенә килми, озак вакытлар яшеренеп йөри һәм соңгы яшәү урынында булмавы билгеле. Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлангычы белән аны эзләү игълан ителгән. Якынча мәгълүматлар буенча, ул Ставропольдә яшеренеп ята, бер ир белән яши”, — дип хәбәр итәләр Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бу хатынның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны ведомствоның кизү частенә: 8 (917) 796 48 43, 8 (347) 273-56-40 телефоннары аша хәбәр итүне сорыйлар.
Фото: ГУФССП России по Республике Башкортостан
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|