|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Мәдәният
Бүген Георгий Ибушевка 65 яшь тулды (ТАРИХИ ФОТОЛАР)Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториенең моңлы тавышлы олпат җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевка 65 яшь тулды. Аны ихлас котлап, "Матбугат.ру" укучылары игътибарына тарихи фотолар тәкъдим итәбез. Пионерлар бәйрәмендә чыгыш ясаганда. Мамадыш. 1970 еллар Мәктәп еллары. Георгий – беренче рәттә (сулдан беренче) Г. Ибушев, А.И.Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры Г.Ибушев, Ә. Заһидуллина, В.Архипова.1985 ел Солистлар: Георгий Ибушев, Венера Ганиева. С. Сәйдәшнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган концерт. 2000 ел С.Сәйдәшев исемендәге конкурсның гала-концертыннан соң. Түбән Кама.2000 ел Туган авылында Георгий Ибушев гаиләсе белән Георгий Ибушев, рояльдә – Роман Чуйнов. 2001 Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов бөек җырчы Илһам Шакировның туган көн концертында. 2011 ел Нью-Йорк шәһәрендә оештырылган сабантуйда чыгыш ясагач. АКШ. 2008 ел Сулдан: Резидә Галимова, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев, Георгий Ибушев. Америкада Сабантуйда чыгыш ясагач. 2008 ел Сулдан уңга: Регина Вәлиева, Владимир Васильев, Анатолий Шутиков, Лилия Апакова, Резидә Галимова, Георгий Ибушев. Дәүләт зур концерт залы. 2016 ел
--- |
Иң күп укылган
|