поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2011 Мәдәният

Җырчы түрәме, түрә җырчымы?..

Безнең Хәйдәр... Җырчы Хәйдәр... Күпләр яратып аны әнә шулай гади генә атый. Сәхнәдәш дуслары да, талантына, җырларына гашыйк тамашачылар да. Минем дә аның белән иң беренче танышуым җырчы Хәйдәр Гыйлфановтан башланды. Сәхнәгә чыгып баскан сомгыл буйлы бу ирнең һәр җырны үзенчәлекле итеп башкаруы, аларны аерым бер тамашага әйләндерә белүе мине бик тиз үзенә әсир итте.

«Төнбоек бүләк итмә», «Аккан сулар, искән җилләр», «Милли моңнар», «Дулкын», «Зимфирәкәй»... Тормышны сөюне, мәхәббәт тулы йөрәк тибешен, сагыш-ярату тулы күңел кичерешләрен шулкадәр йөрәге аша үткәреп аңлата белә, шуңа күрә бу җырчыны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Сокланудан өнсез калып, милли аһәңнәргә күмелеп, соклану катыш гаҗәпләнү белән: «Кем бүләк иткән аңа шул кадәр моңны, хисси кичерешләрне? Елап түгел, җырлап тугандыр бу адәм баласы...», – дип уйландым.

 

Һичшиксез, моңлы татар халкы талантлы җырчыларга бай кавем. Әмма җырларны аның кебек башкару өчен Хәйдәр булып туарга, Буралы Чишмәнең суларын эчеп үсергә кирәктер, күрәсең...

 

Тумышы белән Татарстаннан, Сарман районының Буралы Чишмә авылыннан, авылның яртысын тәшкил иткән Гыйлфановлар нәселеннән ул. Мәсләхетдин абзый белән Саҗидә апа суык декабрь аеның соңгы көнендә дөньяга аваз салган дүртенче балаларына исемнең дә матурын – Хәйдәр дигәнен сайлыйлар. Һәр авыл баласына хас булганча, хисчән, моңлы булып буй җиткерә ул. Табигатьнең һәр авазын – кошлар җырын, чишмәләр моңын, чалгы тавышын җаны-тәне белән кабул итә, җир сулышын, җилләр елавын йөрәге аша үткәрә. Тормышка гашыйк үсмер тора-бара уй-хисләрен, кичерешләрен көйгә салып җырлый башлый. Ә беренче тамашачылары – урман-таулар, болын-чишмәләр тын гына тыңлый да тыңлый үзен.

 

Талант Ходайдан бүләк ителсә, кеше үз-үзеннән ерак китә алмый. Хәйдәр белән дә шулай була. Үз авылы мәктәбеннән үсмер егет Камил Камалов, Фәйрүзә Исхакова, Шәмсия Җиһангирова, Люция Хәсәнова, Фирая Әкбәрова кебек танылган шәхесләрне тәрбияләгән уку йортына – Казанның 10 нчы интернат-мәктәбенә (бүгенге 2 нче татар гимназиясе) килә. Монда Хәйдәр өчен яңа тормыш башлана – Фәйрүзә Исхакова җитәкләгән балалар театрында чыгыш ясаулар, радиоспектакльләрдә, республика телевидениесендә балалар тапшыруларында катнашулар, баянчы һәм җырлар авторы Геннадий Максимов белән бергә зур сәхнәгә чыгып җырлаулар – берсе дә эзсез үтми. Сәнгатьне җаны-тәне белән тойган Хәйдәргә сәхнә юлында булырга Ходай үзе кушкан, күрәсең. Ә инде урта мәктәптән соң Казан мәдәният институтын тәмамлавы, озак еллар Свердловский өлкәсенең Түбән Салда мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, мәдәният йорты директоры булып эшләве сайлаган юлының дөреслеген тагы да раслый.

 

Халык җырчы Хәйдәр Гыйлфановны яратып кабул итә. Иҗатына лаеклы бәясен бирә. Бүген үз тамашачыларын, иҗатына гашыйк фанат җаннарны булдырган җырчы Хәйдәр – Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган сәнгать эшлеклесе.

 

Иҗат җимешләре дә байтак. «Якты сәфәр», «Дәрдемәнд дәфтәре», «Аккан сулар, искән җилләр» аудиоальбомнарын сәнгать сөючеләр яратып тыңлый.

 

Соңгы бер дистәдән артык ел эчендә түрә кәнәфие белән сәхнә арасында яши ул. Мәйданнар төрле, тик ул мәйданнарның гамьнәре уртак. Икесендә дә Хәйдәр Гыйлфанов «татарым» дип яна. Аның белән сөйләшү дәвамында үзе хакында да, юлында очраган кешеләр, эшләнгән һәм әлегә көтеп торучы, тик һичшиксез эшләнәсе эшләр хакында да сөйләштек. Унөч ел буе түрә кәнәфиендә утыручы җырчының рәхмәтләре, борчу-шатлыклары, өметләре дә сезнең хөкемгә, хөрмәтле укучылар!..

 

Укытучылары турында:

 

...Җырчы һәм шәхес буларак формалашуыма мәдәният институты көчле йогынты ясады. Сәхнә теле, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, режиссура дәресләре алуым халык белән эшләгәндә үземә зур булышлык итте. Укытучыларыма бик тә рәхмәтлемен. Тормыш мәктәбендә алар белән очрашмасам, хезмәт юлын үткәндә алар биргән тәҗрибәгә таянмасам, белмим, бүгенге уңышларга ирешә алыр идемме икән?..

 

Яшь җырчылар һәм «заманча» сәхнә теле турында:

 

...Кызганычка, җырчыларны әзерләүче уку йортларында сәхнә теленә игътибар җитми. Дикция өстендә күнегүләр аз. Җырчыларны сәхнәдә үзләрен тотарга өйрәтмиләр. Югыйсә, эстрада җырчысы актер да булырга тиеш. Тамашачыга һәр җырны кечкенә бер спектакль итеп тәкъдим итү дә зарур.

 

Халык бу җырны ошата, монысын яратып кабул итми, дип кенә, күңелеңә якын булмаган, йөрәгең аша үтмәгән җырларны башкару үз-үзеңә хыянәт итү дип саныйм. Без халыкка түгел, ә халык үзе безгә ияререгә тиеш – шулай дөресрәктер...

 

Артист фикеренчә, сәнгать дөньясында бер генә тел – әдәби тел генә бар. «Җырчы, типтәрме ул, мишәр яисә керәшенме – җырын саф әдәби телдә башкаруны максат итеп куярга бурычлы», – ди Хәйдәр.

 

Халык җырлары турында:

 

...Татар халык җырлары – халкымның борынгы мирасы, ата-бабаларыбызның буыннардан буыннарга тапшырылып килгән чиксез бай хәзинәсе. Үзем яраткан «Әллүки», «Узган гомер», «Озын су өсте», «Сахралар» кебек җырларда милли аһәң, туган телнең нәфис бизәкләре бүгенге көнгә кадәр сакланган. Шуңа да татар халык иҗатының матур үрнәкләре белән горурланырга тулы хакыбыз бар. Хәзер инде дәүләт эшлеклесе күзлегеннән чыгып әйтәм, аның тәрбияви әһәмияте дә бик зур. Яшь буынны халык җырлары белән киңрәк таныштыру, аларга музыка дәресләрендә күбрәк урын бирү балаларыбызны матурлык дөньясына алып керер. Иманым камил, дөнья матурлыгын, ямен җыр-моң аша кабул иткән бала чын шәхес буларак тизрәк җитешә...

 

Вәкиллек турында

 

...Унөч ел Татарстан Республикасының Свердловский өлкәсендәге Даими вәкиленең җаваплы урынбасары булып эшләү дәверендә күп кенә матур эшләр эчендә кайнарга туры килде. Икътисад, сәүдә, фән, мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау, төрле милләтләрне берләштерү өлкәсендә төбәкләр арасында ныклы бәйләнеш булдыру, Татарстанның яшь рәссамнары күргәзмәләрен ачу, татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар, Казан театрларының гастрольләре, өлкәнең татар мәктәпләрен, балалар йортларын ана телендә чыккан матур әдәбият, уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итү – Даими вәкиллек башкарган эшләрнең тулы булмаган исемлеге шундый.

 

Яшьләрнең иҗади сәләтен үстерү мәсьәләләре бүгенге көндә бик тә актуаль. Биш-ун елдан шулкадәр зур үзгәрешләр көтелә, мәгариф өлкәсенә яңалыклар кертмичә эшләү мөмкин түгел. Бу турыда сөйләгәндә, һичшиксез, үсеп килүче буынны шәхес буларак ачу, аның мөмкинлекләрен, сәләтен үстерү, аларны яңа тормышка әзерләү беренче урында торырга тиеш.

 

Икенче мәсьәлә – сәләтле яшьләр белән эшләү. Сәләтле, креатив кешеләр дәүләт, икьтисад, җәмгыять үсешен билгели. Шундый яшьләрне эзләп табып, университетларда, институтларда көндезге бүлекләрдә белем  алу мөмкинлекләрен тудыруны үзебезнең беренчел бурычыбыз дип саныйбыз...

 

Татар теле турында:

 

...Бүген барыбыз алдында да бөек Тукай телен – татар телебезне саклап калу, аны камилләштерү, киләчәк буыннарга бай һәм матур мирас итеп калдыру бурычы тора. Туган теленә битараф булган, туган теленең аһәңен югалткан буын килү белән дөнья йөзеннән татар дигән халыкның юкка чыгуы да мөмкин. Бүгенге көндә Свердловский өлкәсендә кырыкка якын татар авылы булып, аларның унбишендә генә ана теле фән яки факультатив дәрес буларак бер сәгать укытыла. Телнең шундый хәлдә булуын мин ата-аналарның татар теленә булган мөнәсәбәтеннән күрәм. Ни генә димә, ана теленә хөрмәт гаиләдән башлана. Балалар әти-әниләре үрнәгендә туган телдә сөйләшсә, ана теленә караш, һичшисез, башка булачак. Әмма гаилә башлыклары «татар теле авыл капкасын чыкканчы гына кирәк», дип уйлаганда, телне саклау, аны камилләштерү турында хыяллану кыен...

 

Ышанам, киләчәгебез бүгенгесенә караганда күпкә өметлерәк булыр. Татар уллары-кызлары арасында Сарман егете Хәйдәр Гыйлфанов кебек тел, милләте турында уйланучылар, «милләтем» дип, гамәли эшләр башкаручылар, шөкер, әле бетмәгән.


Энҗе СӘЕТОВА
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»