|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2022 Шоу-бизнес
3 бала әтисе Зөлфәт Зиннуровка дәүләт бүләге бирелде (ВИДЕО)Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан тагын бер сөенче. Әле күптән түгел өченчегә әти булган, көтеп алган уллары туган шоуменга дәүләт бүләге тапшырганнар. Зөлфәт Зиннуров «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. «Бу бүләкне злеге бәйгедә тапшыру – минем өчен аерым бер дәрәҗә. Мин бик шат! Җитәкчеләребезгә эшемне бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Хезмәтеңне күрә белгәндә тагын да эшлисе, яшисе килә. Өйдә дә, гадәти тормышта да шул хәл. Ашарга пешердең, сиңа рәхмәт әйтәләр, синең күңелең була, тагын пешерәсең килә. Балаларыңны мактап, «акыллым» дип башыннан сыйпадың, алар тагын да яхшырак булырга омтыла. Эштә дә шулай... Зур рәхмәт! Сезнең дә хезмәтегезне бәяләсеннәр! Матур итеп бергә-бергә эшләргә язсын!» – дип видеомөрәҗәгать яздырган Зөлфәт Зиннуров бу уңайдан.
--- |
Иң күп укылган
|