|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2022 Фаҗига
Авариядә ике кешенең гомере өзелгәнБүген, 19 октябрьдә, Башкортстанның Иглин районында коточкыч авария булган. Бу хәл М-5 автоюлының 1502нче чакрымында теркәлгән. Трассада "ВАЗ-2112" һәм "Хендай Гретта" бәрелешкәннәр. Төнге юеш юлда көчле бәрелештән соң "Лада"ның 20 яшьлек водителе һәм пассажиры һәлак булганнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, егетнең машина йөртү хокукы булмаган.
Табибларның ярдәме безнең ил машинасының ике пассажирына, шулай ук "Хендай"ның водителенә һәм 55 яшьлек пассажирына кирәк булган. Аларны дәваханәгә озатканнар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|