поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2022 Шоу-бизнес

Блогер Илнар Идрисов: «Хәзер юморның кешегә иң кирәк чагы»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсенең кунагы – танылган блогер Илнар Идрисов. Аны социаль челтәрләрдә дистәләгән мең кеше күзәтеп бара. Өйдән түбәтәйсез чыкмый торган егетнең хыялы – «татарча юмор» дигән аерым төшенчә булдыру. Социаль челтәрләрдәге татар юморы ни хәлдә? Блогерларны, эшсезләр, дип атаучыларга Илнарның җавабы нинди? Без шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?
 
– Мәрхүм укытучым Роберт абый (Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» халык театры сәнгать җитәкчесе Роберт Галиев. – Авт.) әйтмешли, «хәлләр требуют детальләр». Бар да бер көйгә инде. Социаль челтәрләр өчен төрле кызык видеолар төшереп мәш киләбез. Шул ук вакытта аграр университетта аспирантурада укыйм.
 
– Блогер булу хыялың идеме?
 
– Юк, андый уй бөтенләй юк иде. Мин ике ел буе университетыбыздагы «Тургай» театрында уйнадым. Без җәй буе гастрольләрдә йөри идек. Шунда минем Фидәил һәм Айсылу исемле дусларым бер-берсенә гашыйк булды. Гәрчә Роберт абый, гастрольләрдә гыйшык-фәлән булырга тиеш түгел, дисә дә. Менә шулар миннән үзләрен видеога төшерүемне, ул видеога монтаж ясавымны үтенделәр. Ризалаштым. Һәм шул видеоны социаль челтәрләрдәге битләремә урнаштырдым. Күпмедер вакыттан соң карыйм: берничә кеше фикерен калдырган. Менә бит, популярлык шушы буладыр, мин әйтәм (көлә). Шуннан соң мин үземне төшерә башладым. Әкренләп фикер калдыручылар да, язылучыларым да арта башлады. Аннары Татарстан районнарының үзенчәлекләре турында шаян формада видеолар төшерергә тотындым. Гастрольләргә шактый йөргәч, һәр районның тел үзенчәлекләрен чамалый идем. Ул видеоларны бик яраттылар. Һәрберсен диярлек дистә меңнән артык кеше карады. Реклама тәкъдим итеп язучылар барлыкка килде. Менә шунда гына мин үземне блогер буларак таныдым.
 
– Илнар, син бит элек видеоларыңны татар телендә төшерә идең. Рус теленә күчүеңнең сәбәбе нидә?
 
– Татар аудиториясе юморымны аңлап җиткермәде. Видеоларымның барысы диярлек – үзебезнең хакта. Мин татарлар турындагы ниндидер стереотиплар турында шаян формада видеолар төшерәм. Мине караучылар шуны күңелләренә бик якын ала иде. Имеш, мин татарларны мыскыл итәм. Кыскасы, татар телле аудитория минем видеоларымны кабул итмәде. Шуңа мин шул ук видеоларны рус телле аудитория өчен рус телендә төшерә башладым һәм бу үз нәтиҗәсен бирде – видеоларымны күбрәк карый башладылар. Күпчелеге – татар телен начар аңлый һәм начар сөйләшә торган татар кешеләре.
 
– Язылучыларың арасында татар телле аудитория калгандыр бит инде?
 
– Рус телендә төшерә башлагач, язылучыларымның яртысы диярлек юкка чыкты. Мине моның өчен гаепләп язучылар да шактый булды.
 
– Үзең дә әйттең, видеоларыңның күпчелеге – татарлар турында. Бу темага алынып, әле дә шул хакта төшерүеңнең ниндидер сәбәбе бармы?
 
– Татарлар турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белүен телим. Аннан соң, мин бит видеоларымны түбәтәй киеп төшерергә тырышам. Кем белә, бәлки, миннән күреп, көндәлек тормышта да түбәтәйдән һәм, гомумән, милли киемнән йөрүчеләр артыр. Тагын бер максатым – «татарча юмор» дигән аерым бер төшенчә булдыру. Казахлар әнә шулай танылды бит, «казахча юмор» төшенчәсен кайда да беләләр. Бездә дә шул дәрәҗәдә танылыр өчен җирлек, үз юморыбыз бар. Әйтик, русча сөйләшкәндәге акцентыбыз. «Ч» авазын үзебезчә әйтүебез генә дә ни тора бит!
 
– Татарча юмор, димәктән, бер интервьюда син: «Әлегә татар юморының һәм аның социаль челтәрләрдә бирелешенең дәрәҗәсе түбән», – дигәнсең. Дүрт ел элек булган бу. Синеңчә, шушы вакыт эчендә ни дә булса үзгәрдеме?
 
– Үзгәрде. Күп кенә татар блогерлары «Тик Ток»та активлашты. Һәм нәкъ менә шунда үзебезнең «тренд»лар барлыкка килә башлады. Мисал өчен генә әйтәм, минем «Тик Ток»ка урнаштырган бер видео 30 млн карау җыйды. Гомумән, татар блогерлары да, алар тәкъдим итә торган продуктның сыйфаты да артты, минемчә. Алай да, язылучылары бик күп булган, иң популяр татар блогерлары дип саналган кайберәүләргә сыйфат мәсьәләсендә сорауларым бар минем.
 
– Игътибар итәсеңме икән син: татар блогерлары татарларны күбесенчә авыл белән бәйләп күрсәтә. Популяр видеолардагы төп геройлар – гади авыл кешесе. Бу начар түгел инде. Ләкин артыкка китмәдеме? Тагын бер стереотип барлыкка килгәнче, үзебез турында башка яссылыкта да сөйләргә була бит.
 
– Килешәм. Блогерларның күбесе – авылда туган егет-кызлар бит инде. Шуңа да иң җиңеле – авыл турында сөйләү, шәһәр белән авыл арасындагы контрастны күрсәтү. Караучыларга да шул ошый. Тормышчан бит. Син дөрес әйтәсең, моның стереотипка әйләнүе бар. Имеш, татар һаман авылдан чыга алмый.
 
– Синең күп видеоларыңның алыштыргысыз «герое» – тылсымлы түбәтәе булган чиксез куәтле татар егете. Аны ничек уйлап таптың?
 
– «Брюс Всемогущий» (реж. – Том Шедьяк. – Авт.) фильмы илһамландырды. Шуңа күрә ул героемның исеме дә – «Татарин Всемогущий». Ә аның көч-куәт чыганагы – түбәтәй. Моны без дустым белән ниндидер видео төшергән вакытта уйлап таптык.
 
– Түбәтәйне гел үзең белән йөртәсеңме?
 
– Әлбәттә! Аннан башка өйдән чыкмыйм. Берсе машинада йөри, берсе өйдә тора. Нәкъ менә шул түбәтәй һәм тырышлыгым ярдәме белән танылдым дип әйтә алам.
 
– Тырышлык, дигәннән. Блогерларны, эшсезләр, дип гаепләргә яраталар.
 
– Әйе шул. Бигрәк тә авылдашлар. Блогер да – һөнәр бит инде ул. Һәр һөнәрнең авырлыгы булган кебек, безгә дә җиңел димәс идем. Мин, мәсәлән, көн дәвамында 14 сәгать буе телефонда утырам. Күзләр арый. Аннан соң, һәрвакыт ни дә булса уйлап табарга, ничек тә кешене кызыксындырырга кирәк бит. Бу шулай ук зур көч һәм тырышлык таләп итә.
 
– Илнар, бүгенге вазгыятьтә кешене көлдерү авырайдымы?
 
– Көлдерү генә түгел, үзеңне җиңеп, шаярып, көлеп видеолар төшерү күпкә авыррак хәзер. Ләкин юмор – онытылу чарасы. Хәзер кешегә аның иң кирәк чагы. Мин моны язылучыларымның миңа язган хат-хәбәрләреннән чыгып әйтәм. Тормышыбызда тискәре хәбәрләр болай да күп. Социаль челтәрләр дә шулар белән тулды. Кеше арыды, аңа онытылырга кирәк. Шуңа да мин видеолар төшерүемне туктатмадым.
 
Блиц-сораштыру
– Йөрәгең бушмы?
 
– Юк.
 
– Үзең өчен кумир булган блогерлар бармы?
 
– Юк. Үзем блогер булгач, «эчке кухня»ны яхшы чамалыйм. Башка блогерлар да миннән әллә ни аерылмый. Алар да – шул ук кешеләр.

– Татар телендә, татарлар турында видеолар төшергәндә, иң авыры нәрсә?
 
– Кабатланмау.
 
– Иң зур хыялың?
 
– Казанда фатир сатып аласым килә.
 
 
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»