поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2022 Җәмгыять

«Батырлык ордены» иясе Тимур Заһитов:«Татар солдатлары хәйлә һәм зирәклек белән алдыра»

Ватанны сакларга сүз биргән офицер ничек читтә калсын инде? Зәйдә туып-үскән, Кырым, Сүрия һәм менә хәзер Украинадагы хәрби операцияләрдә катнашучы Тимур Заһитов әнә шулай ди. Хәрби һөнәр сайлау – кан тартуымы? Илне ташлап киткән ир затларына карашы нинди аның? Татар солдатлары кайсы сыйфатлары белән аерылып тора? Без батыр егет белән әнә шулар турында сөйләштек.

Тимур Заһитов – иҗади гаиләдә тәрбияләнгән, Зәйдәге татар гимназиясен тәмамлаган егет. 2009 елга кадәр, армиядә хезмәт итеп кайтканчы, хәрби булу турында уйлап та карамаган ул.
 
– Ләкин хәрби хезмәтемне контракт нигезендә дәвам иттерергә карар кылдым. Тик ниндидер ашыгыч, кисәк кенә кабул ителгән карар булмады ул. Ватанны саклау – уен эш түгел бит, – ди әңгәмәдәшебез. – Патриотик тәрбия, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган фильмнар тәэсир итте. «Шундый һөнәр бар: Ватанны саклау» дигән гыйбарә аеруча йогынты ясады. Һәм бүгенгәчә шушы юлны сайлавыма үкенгәнем юк.
 
Егетнең әти-әнисе улларының теләгенә каршы килмәгән. Бүген дә рухын күтәреп, ярдәм итеп торалар икән.
 
– Билгеле, курка, борчыла инде алар. Тормышыма куркыныч янаганын аңлыйлар бит. Шул ук вакытта минем фикеремне дә беләләр, кабул итәләр. Үз көчеңә ышансаң, бар да яхшы булыр, диләр. Үземнең дә гаиләм бар бит. Хатынга да күнәргә туры килде. Күнми кая барсын инде ул (көлә)? Барысы белән дә аралашып торырга тырышам. Хәрби операция дигәч тә, XXI гасырда яшибез бит, якыннарыңа хәбәр салырга мөмкинлекләр җитәрлек, – дип сөйләде Тимур Заһитов.
 
 
Совет сугышчыларыннан беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасы өстенә Кызыл Байрак элгән Гази Заһитов турында ишетмәгән татар юктыр ул. Зәй батыры Тимур исә – аның бертуганының оныгы.
 
– Бабаларымның батырлыгы һәрчак исемдә. Гази бабам турында кечкенә чакта әти-әни сөйләгәннәрдән ишетеп кенә белә идем. Мәктәптә укыганда, аның исемен тарих китабында күрдем. Шундук горурлык хисе биләп алды. Шуннан соң тәрҗемәи хәле, сугыштагы батырлыклары турында кызыксына башладым. Минем хәрби уңышларымда нәселебездә шундый батырлар булуның да өлеше бардыр, – ди ул үзе.
 
Бу елның 24 февраленнән бирле Тимур Заһитов Украинадагы хәрби операциядә катнаша. Аның өчен беренче генә операция түгел бу. 2014 елда – Кырымны кайтару буенча хәрби операциядә, ә 2019 елда Сүриядәге хәрби операциядә катнаша. Бүген ул гвардия десант-штурм бригадасында капитан званиесендә хезмәт итә. Күптән түгел генә иң югарылардан саналучы дәүләт бүләге – «Батырлык ордены»на лаек булды.
 
– Украинага бармый калырга да мөмкинлек бар иде. Ләкин мин бу вариант турында уйлап та карамадым. Мин бит – үз кулларым белән хәрби контракт төзегән, Ватанны сакларга ант биргән кеше. Ничек инде мин илемә кирәк чакта читтә кала алыйм? Тыныч чакта офицер булып йөреп, илне сакларга кирәк булганда артка чигенү – егет эше түгел. Илдән качкан егетләрне дә аңламыйм. Аңламыйм гына түгел, алар турында бик тискәре фикердә мин. Дөньялар тыныч чакта монда рәхәт тормыш күрәсең, үзең яшәгән илеңне «Ватаным» дип атыйсың. Ә шул Ватаныңа кирәк чакта беренче булып чабасың. Юк, чын ир-атлар болай эшләми инде, – ди «Батырлык ордены» иясе.
 
Тимур Заһитовтан якташлары – татар солдатлары турында да сораштык.
 
– Татар солдатлары, Татарстаннан килгән егетләр күп анда. Аларны күргәч, сөенеп куясың. Хәрбиләр арасында бердәмлек бик мөһим бит. Милләтләре, туган һәм торган җирләре уртак булган егетләр, кагыйдә буларак, нәкъ менә бердәмлекләре белән аерылып тора. Аннан соң, татар халкын хәйләкәр һәм зирәк, диләр бит. Татар солдатлары әнә шул сыйфатлары белән алдыра, – ди ул.
 
Шушы көннәрдә Тимур Заһитов туган ягы Зәйгә кайтты. Үзе укыган мәктәпкә барып, укучылар, укытучылар белән очрашты.
 
– Туган якка кайтуны һәрвакыт көтеп алам. Кайтканда, күңелне биләп алган хисләрне әйтеп кенә аңлата торган түгел инде. «Кайда тусаң – шунда ярдәмең тияр» дигән гыйбарәнең гаять актуаль чагы хәзер. Башкалар да онытмасын иде шуны, – ди Зәй батыры.
 
Мобилизациягә эләккән егетләргә һәм аларның якыннарына да әйтер сүзе бар аның.
 
– Егетләр, хәрби уставта язылганнардан чыкмагыз. Алар – кан белән язылган таләпләр. Устав таләпләрен, куркынычсызлык таләпләрен үтәсәгез, бар да яхшы булачак. Ә инде әти-әниләргә бары яхшыга гына юрарга, бар да яхшы буласына ышанырга киңәш итәр идем. Адәм баласы иманы белән көчле. Алла боерган булса, бар да яхшы булачак, – ди Тимур Заһитов.
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»