|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Гөмбәгә барган 87 яшьлек әби адашып, 10 көн буе кайтыр юлны эзләп йөргәнКалининград өлкәсендә яшәүче 87 яшьлек пенсионерка гөмбәгә дип киткән дә урманда адашкан. Әби 10 көн буе урманда өйгә кайту юлын эзләп йөри. Аны коткару кадрлары белән «Известия» басмасы уртаклаша.
Хатын-кызны 9 октябрьдә эзли башлыйлар. МЧС, волонтерлар кушыла. Бу тарихның ахыры да гаҗәп.
10 көн буе урманда адашып йөргән әбине очраклы рәвештә генә үзләре дә адашкан башка гөмбәчеләр тапкан. Ашыгыч хезмәтләргә шалтырата алганнар үзләре тагын. Менә шулай котылганнар. Урманнан әбине коткаручылар кулларына күтәреп кенә алып чыкканнар. Хәзер аның хәле яхшырган инде дип билгеләп үтелә.
Фото: Известия
--- |
Иң күп укылган
|